САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әй, гомер агышлары... (Яхин Расих Муса улына – 60 яшь)

03 августа 2012, 04:53

730

0

0

Әй, гомер агышлары... (Яхин Расих Муса улына – 60 яшь)

Заманында иярләдең
"ГАЗик", "КамАЗ", "ЗиЛ"ләрен,
Шулар белән күп гиздең син
СССРның илләрен.
РТС "блатнойлары" -
Расих, Фәнис, Гамирлар.
Алар булды юл яручы,
Һәрчак алдан бардылар.
Шулай бергә булган чакны
Сагынып искә алам,
Хатирәләр чылбырымны
Шигырь юлына салам.
Барып кайттым алар белән
Украинага кадәр.
Бүген тагын китәр идем,
Мөмкинлек булса әгәр.
Дөнья буйлап сәяхәттә
Күпме гомерләр үткән.
Расих Муса улы менә
60ка килеп җиткән.
Корыч ат җигүчеләргә -
Корычтай сәламәтлек.
Куанып яшә, Расих дус,
Бу дөнья - галәмәт бит.
Мәдинәң белән бергәләп,
Тигез гомер итегез.
Балалар баласын сөеп,
100гә кадәр җитегез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев