САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Поздравления

Югары Әхмәттә яшәүче Рәйсә Салихова 90 яшенә үзе бәлеш пешергән

25 октября 2017, 12:16

965

0

0

Югары Әхмәттә яшәүче Рәйсә Салихова 90 яшенә үзе бәлеш пешергән

Рәйсә апа - авылыбызның бик хөрмәтле кешесе. Озак яшәвенең сере - ачык күңелендә, яшьтән догалар укып, булганына канәгать булып, шөкерана кылып яши белүендә, - диде аның юбилеенде авыл ветераннар советы рәисе Гөлүсә Ризатдинова.

Югары Әхмәт авылында гомер кичерүче Салихова Рәйсә Салих кызына кичә 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды. Аның матур теләкләренә район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамира Сәрварова да кушылдылар.

Бөек Ватан сугышы вакытында почтальон булып эшли ветеран, аннан соңгы еллары терлекчелектә үтә. Аның алдынгы тәҗрибәсе белән хезмәттәшләре бик теләп уртаклашалар. Тормыш иптәше Мирсәет абый белән 55 ел гомер кичерәләр, ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. 5 онык, 6 оныкчык хөрмәте дә күрә Рәйсә апа. Бүгенге көндә ул төп йортта улы белән яши. Йорттагы бар эшне үзе башкара ул: ашарга да пешерә, ипиен дә сала. Юбилее көнендә пешергән бәлеше белән без дә сыйландык.

Юбилее көнендә үзен хөрмәт итеп килүгә бик сөенде ветеран. Мин тумасам, болай күңелле итеп күрешә дә алмас идек әле, дип шаяртты. Сихәт гомер, күңел тынычлыгы киләчәктә дә шундый шатлыклы очрашуларга алып килсен, Рәйсә апа.

Тулырак язманы газетабызның киләсе санында укыгыз.

Альбина Сабирова.

Фотолар - автордан.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев