САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Поздравления

Сарысаз Тәкермәндә яшәүче Сәлимә Гыйләҗевага 90 яшь тулды

23 октября 2017, 10:35

808

0

0

Сарысаз Тәкермәндә яшәүче Сәлимә Гыйләҗевага 90 яшь тулды

Сарысаз Тәкермән авылында яшәүче Гыйләҗева Сәлимә Фәрвәй кызы узган шимбәдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Истәлекле көне белән ветеранны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, Иске Имән авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, авыл ветераннар советы рәисе Наилә Миннемөхәммәтова да юбилярга изге теләкләр теләделәр. Сәлимә апаны хөрмәт итеп кайткан кунаклар бу көнне бик күп иде. Үзе әйтмешли, "орчык чаклы карчык" янында кечесеннән алып олысына кадәр бөтерелде. 6 бала, 16 онык, 17 оныкчыкның барысы да диярлек кадерле кешеләрен хөрмәтләделәр. Йорт эче күңеллелек белән тулы торды.

Гомере буе терлекчелектә хезмәт куйган Сәлимә апа, лаеклы ялга чыккач та, эшсез тора алмый. Бүгенге көндә дә ул үзе белән бергә яшәгән улы гаиләсендә күпләп тавык-чебиен, үрдәк-казын үстерешә. Хәрәкәттә-бәрәкәт, ди ветеран. Алдагы көннәрендә дә Аллаһы Тәгалә сихәт гомер, җан тынычлыгы, балалар, онык-оныкчыклар куанычы насыйп итсен.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев