САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Поздравления

Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Рәшидә Миннехуҗа кызы Миңнехановага бүген 90 яшь тулды

20 октября 2017, 07:50

946

0

0

Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Рәшидә Миннехуҗа кызы Миңнехановага бүген 90 яшь тулды

Аны олуг юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде. Ул Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгының истәлек бүләген тапшырды. Гомерен яшь буынга төпле белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәтле шәхескә мәгариф бүлеге, авыл җирлегеннән дә зур игътибар булды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, авыл җирлеге башлыгы Әлфинур Мияссарова, авыл ветераннар советы рәисе Ленар Мөхәммәтҗанов, аның тормыш иптәше - Рәшидә апада квартирада торып, аның янәшәсендә педагоглык хезмәтен башлаган Әлфия апа, юбилярның укучысы Илдар Әшрафуллин, күршесе - хезмәттәше Әминә апа, иң җылы ихлас тзбрик сүзләре җиткереп, ветеранга сихәтлек, бәрәкәтле гомер теләделәр, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Рәшидә апа бүгенге көндә кызы Фәридә тәрбиясендә яши. Ике оныгы, өч оныкчыгы да аны бик яраталар.

Салкын Аланда - балалар йортында, Иске Минзәләбашта укытучы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән ветеран чын мөгаллимнәргә хас асыл сыйфатларны әле дә җуймаган. Аны хөрмәт итеп килгән, гомумән, аны искә алган һәркемгә рәхмәтле ул. Аның һәр сүзен өлге итеп алырлык. Хөрмәтле укытучыны укучылары онытмыйлар, һәрвакыт хәлен белеп торалар. Балалар йортында тәрбияләгән балалары да аны якын итеп, кайтып, хөрмәт күрсәтәләр.

Тулырак язма - газетабызның киләсе санында.

Фото һәм мәкалә авторы Альбина Сабирова

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев