САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Юбилеегыз белән, Гөлия Габдулловна!

15 июня 2012, 04:51

825

0

0

Юбилеегыз белән,  Гөлия Габдулловна!

17 июньдә элекке хезмәттәшебез Вәлиева Гөлия Габдулла кызына 60 яшь тула.
Дөньяга килгән һәр кеше тормышка үз сүзен әйтергә тели. Кемдер аны - җыр, кемдер кылган гамәлләре аша халыкка җиткерә. Ә безнең Гөлия Габдулловна күпләр күңелен радио, газета аша үзенең кызыклы, үтемле мәкаләләре белән яулады. Эшләгән дәверендә тырыш, тынгысыз, эзләнүчән, тапшырылган һәр эшкә җаваплы карый белүе белән без - хезмәттәшләренең ихтирамын казанды. Булган авырлыкларны шаян сүзе белән җиңә алуы да аны күркәм итә. Аның янәшәсендә күңелсезләнергә урын юк: җор сүзе белән җай гына кызык ясар, кәефне күтәрер. Ул - әле оста бакчачы да. Нинди генә культуралар белән мавыкмый да, ниләр белән генә шөгыльләнми ул: бер елны хәтта җир чикләвегенә кадәр үстерде. Гаиләсендә ул - сөекле хатын, яраткан әни һәм әби. Һәммәсен барлап, кайгыртып яши. Без аны юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф, гаилә бәхете, балалар, оныклар куанычы телибез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев