САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бәйрәмегез белән!

18 мая 2012, 04:45

893

0

0

Бәйрәмегез белән!

19 майда без Республика матбугаты көнен билгеләп үтәбез. Интернет челтәре, электрон гаммәви мәгълүмат чаралары зур үсеш алуга карамастан, бүгенге заман кешесенең тормышын, басма газета-журналлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. «Сарман» - районда иң күп укыла торган газета. Ул үзенең гадилеге белән дә, бер үк вакытта зәвыклылыгы белән дә җәлеп итә. Редакция коллективы үз укучыларына район, республика яңалыкларын түкми-чәчми җиткерүдә, көн саен үзгәреп торган вакыйгаларны дөрес итеп чагылдыруда, газета, радио аша гуманлылык, кеше хокукларына хөрмәт, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүдә армый-талмый хезмәт итә. Матбугат чарасы хакимият белән халык арасында тере диалог тудыра, районның һәр тармагы үсешенә үз өлешен кертә.
Хөрмәтле «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» хезмәткәрләре, матбугат ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлап, үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек, туган телгә карашыгыз, укучыларыгызга һәм тыңлаучыларыгызга булган хөрмәтегез өчен рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең каләм көче район, республика үсешенә алга таба да үз өлешен кертер, дип ышанам. Сезгә иҗат уңышлары, укучылар һәм тыңлаучылар мәхәббәте, яңа җиңүләр, куанычлы имин тормыш, сәламәтлек телим.
Н.Закиров, муниципаль район башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев