САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Геройлар юллары буйлап

18 мая 2012, 04:28

835

0

0

Геройлар юллары буйлап

ДОСААФның Республика советы карары нигезендә, Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан, республика буенча Автомотоэстафета уздырылды. Ул "Геройлар юллары буенча " дип аталды һәм ике этаптан торды. Беренче этабы районнарда 1 нче майдан 5сенә кадәр узды. Икенче этабы 6 нчы май көнне Казан шәһәрендә тәмамланды.
Төп максаты яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү булган автомотоэстафетада Сарман РОСТО (ДОСААФ) оешмасы да катнашты. Аны Мөслим ДОСААФыннан кабул итеп алып, Зәй шәһәре ДОСААФына тапшырды.
Анда ителгән конвертка эшләнгән эшләрнең отчеты тупланган, фотолар теркәлгән. Чара барышында Сарман гимназиясе укытучысы Нәфыйкова Алсу Ясир кызы җитәкчелек иткән 4 нче "А" сыйныфы укучылары сугыш ветераны Нәкыя апа Фәрукшина белән очраштылар (рәсемдә), якташыбыз - Советлар Союзы Герое Александр Казаковның Азнакай районыннан Александровка авылына күчерелеп җирләнгән каберенә чардуган урнаштырылды, призывниклар көне уздырылды, Георгий тасмалары таратылды.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев