САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Язмыш сынауларына бирешмичә

12 мая 2012, 04:54

924

0

0

Язмыш сынауларына бирешмичә

Җиңү бәйрәмен билгеләп үткән көннәр Тимерхан абый Сәгъдәтов өчен икеләтә куанычлы, чөнки 13 майда - аның туган көне дә.
Югары Чыршылы авылында Шакирҗан абый белән Хәмдекәй апаның беренче балалары булып туа ул. Бер-бер артлы тагын дүрт бала туып, гаилә ишәя. Тик тулы, бәхетле гаилә булып яшәү генә язмый аларга. Шакирҗан абыйны, халык дошманы дип, алып китәләр. Хәмдекәй апа биш баланы ялгызы тәрбияли. Баш бала буларак, Тимерхан бик иртә колхоз эшенә керешә. Шулай да уку теләге көчле булган үсмер 7нче класстан соң Алабуга педагогия училищесын тәмамлый. Аның укуын Казанда дәвам итү уе да була, тик сугыш башлануы һәм Хәмдекәй апаның авырып китүе планнарын тормышка ашырырга мөмкинлек бирми. Әнисе каты авырудан бакыйлыкка күчә. Туганнары кече булу сәбәпле, Тимерханны сугышка соңрак алалар. "Мине язмыш бар яктан да сынады, - ди ул. - Фронтта иң алгы сызыкта булдык. Берлинга кадәр барып җиттек. Җиңү турындагы хәбәрне ишетүне исә аңлатып бирә торган түгел".
Фронттан кайткач, туганнарына әти дә, әни дә була ул. Тоткынлыктан чыккан әтисе, озак тормый, вафат була. Тимерхан абый колхозда бригадир булып эшли. Читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлый. Гаилә корып җибәрә, уртак бәхетләре булып, кызлары туа. Тик язмыш сынаулары бетмәгән икән әле: хатыны, авырып, мәңгелеккә күзләрен йома. Баланы үстерергә кирәк. Нишләсен ир-ат, өйләнергә була. Хатыны әйбәт булып чыга, кызны да якын итә. Гаиләдә тагын өч бала туа. Дөньялар түгәрәкләнде, дигәндә, язмыш тагын сынау алдына куя: бу хатыны да якты дөньядан китеп бара. Ике никахка дүрт бала белән Тимерхан абый тагын ялгызы кала. Бу юлы Сарайлы авылыннан Гыйлембаян апаны алып кайта. Ул балаларны үз балаларыдай якын күреп үстерә. Аларны укытып, олы тормыш юлына чыгаралар. Тимерхан абый - мәктәп директоры, Гыйлембаян апа укытучы булып эшли. Гомерләре шул хезмәттә үтә. 1990 елда Сарманга күчеп киләләр.
Лаеклы ялга чыккач та, Тимерхан абый актив тормыш алып бара. Ул бик озак еллар район ветераннар советын җитәкләде. Сарманда ветераннар клубын булдырды, ветераннарның "Сөембикә" ансамблен оештырды. Өлкәннәр өчен бик күп чаралар үткәрде. Ул - бик таләпчән, туры сүзле, шул ук вакытта ярдәмчел кеше.
Тимерхан абыйның күңелендә калган бер үкенеч бар. "Әтиемне халык дошманы дип рәнҗеттеләр. Күпме еллар безне дә кыерсыттылар. Без ул кара таптан чистарындык, ә әтиләр аны күрә алмады", - ди ул.
Тимерхан абый белән Гыйлембаян апа балаларының хөрмәтләүләренә куанып бетә алмыйлар. Гел кайтып, хәлләрен белеп, ярдәм итеп торалар балалары. Тимерхан абый майның 13ендә 91 яшен тутыра. Мин аңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, Гыйлембаян апа белән пар канатлар булып, әле озак яшәүләрен телим.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев