САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Илексазда Бөек Ватан сугышы ветераны Әхнәф Сәләхетдиновка 90 яшь тулды

11 апреля 2017, 08:45

660

0

0

Илексазда Бөек Ватан сугышы ветераны Әхнәф Сәләхетдиновка 90 яшь тулды

- Миннән дә бәхетле кеше юк икән. Аллага шөкер, бу көнне дә күрергә насыйп булды, - дип каршы алды безне Илексаз авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхнәф Сәләхетдин улы Сәләхетдинов.

Аңа бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм изге теләкләр белән истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл ветераннар советы рәисе Рәмзия Харисова да матур теләкләрен ирештерделәр.

- Дөньяларыбыз тыныч булсын, җитәкчеләргә миһербанлык бирсен, - дип тели ветеран. - Без күргәннәрне яшь буын күрмәсен.

Бүгенге көндә дә аек акыллы, зиһенле Әхнәф абый шулай шөкерана кылып яши. Тормыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Ветеран улы Фирдәвес гаиләсендә гомер кичерә. Тырыш хезмәттә үткән елларын искә төшерә-төшерә, куяннар карый, талын җыя. Җәй көннәрендә мотоциклына утырып, печәнгә дә барып кайта. Хәрәкәттә - бәрәкәт, дигәннәр борынгылар. Бәрәкәтле озын гомер, җан тынычлыгы, ныклы саулык насыйп булсын үзенә.

Тулырак язма - газетабызның алдагы саннарында.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев