САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарманда яшәүче Әминә апа Ширияздановага 90 яшь тулды

10 апреля 2017, 08:52

699

0

0

Сарманда яшәүче Әминә апа Ширияздановага 90 яшь тулды

Сарман авылында яшәүче Шириязданова Әминә Ширияздан кызына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән аны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Николай Сахуриев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйльметдинова тәбрикләделәр. Гүзәл Рифкатовна юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның изге теләкләрен җиткереп, истәлек бүләген тапшырды.

Әминә апа бүгенге яшенә җитүенә сөенә дә, гаҗәпләнә дә. Балачагы, үсмер чаклары ачлык, дәһшәтле сугыш елларына туры килүе аның нинди михнәтләр күреп үсүен дәлиллиләр. Шулай да күңел матурлыгын, йөз аклыгын җуймаган ул. Авырлыкларда сыналып үскән буын бүгенге көннең кадерен белеп, шөкерана кылып яши. Сигез яшеннән трактор иярләп, гомерен тырыш хезмәте белән бизәп яшәгән ветеран лаеклы ялга киноучреждение оешмасыннан чыга.

- Аллага шөкер, бик нык тәрбиялиләр, киленем Фәйрүзәгә зур рәхмәт. Дөньялар тыныч булсын, миңа күрсәткән хөрмәтегез үзегезгә игелек булып кайтсын, - дип, изге теләкләрен ирештерде улы Мөдәррис гаиләсендә яшәүче Әминә апа.

Фикерләве дә яхшы, зиһене дә әйбәт Әминә апаның. "Кесә" телефоны шалтыраган иде, бик иркенләп, ашыкмый гына шалтыратучыга җавап бирде, үзен тәбрикләргә килүләрен әйтеп, шатлыгы белән уртаклашты ул. Аллаһы Тәгалә ныклы саулык, җан тынычлыгы биреп, әле куанычлы гомерләр насыйп булсын үзенә.

Тулырак язма - газетабызның алдагы саннарында.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев