САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Җәлилдә яшәүче Өлфәт апа Нуриәхмәтовага 90 яшь тулды

04 апреля 2017, 11:19

659

0

0

Җәлилдә яшәүче Өлфәт апа Нуриәхмәтовага 90 яшь тулды

Нуриәхмәтова Өлфәт Газиз кызына бүген 90 яшь тулды. Юбилярны олуг бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Ринат Насыйров, "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина тәбрикләделәр. Гүзәл Рифкатовна, изге теләкләр җиткереп, ветеранга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды.

Колмәт авылында туып-үскән, гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Өлфәт апаны укучысы Мансур Зиннәтуллин да тәбрикләде, ихлас рәхмәт сүзләрен әйтеп, истәлек бүләге тапшырды. Балалары, оныклары, туганнары да юбилярга зур хөрмәт күрсәттеләр. Александровка балалар йортында укыткан, Сарман балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, Ләшәү Тамак мәктәбендә мөгаллимлек иткән - кыскача хезмәт баскычлары шуннан гыйбарәт. Тормышын, яшәешен яраткан хезмәтенә багышлаган ветеранны укучылары бик зурлыйлар, һәрвакыт хәлен белешеп торалар. Өлфәт апа бүгенге көндә улы Айрат гаиләсендә Җәлилдә яши.

Юбилярыбыз турында тулырак язманы газетабызның киләсе санында укыгыз.

Шулай ук укыгыз:

Ләшәү Тамакта 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Хөсникамал апа Хафазетдинова Элина Быстрицкая белән бер көнне туган

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев