САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлаулар

Ләшәү Тамакта 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Хөсникамал апа Хафазетдинова Элина Быстрицкая белән бер көнне туган

04 апреля 2017, 10:12

680

0

0

Ләшәү Тамакта 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Хөсникамал апа Хафазетдинова Элина Быстрицкая белән бер көнне туган

Ләшәү Тамак авылында гомер кичерүче Хафазетдинова Хөсникамал Хабибулла кызына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән аны муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды. Ихлас теләкләрен авыл җирлеге башлыгы Ринат Насыйров, "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл ветераннар советы рәисе Гөлмира Ситдыйкова да җиткерделәр. Балалары, якыннары да ветеранны хөрмәт итеп, истәлек көнендә шатлыгын уртаклаштылар.

Җор телле, шаян, искиткеч позитив, шат күңелле Хөсникамал апа янында кунакта булу барыбызга да яшәү дәрте, оптимизм, рух ныклыгы өстәде. Нинди генә авырлыклар кичереп, сугыш михнәтләрен, ачлык-юклык елларын үз җилкәсендә тойса да, күңел матурлыгын югалтмаган, төшенкелеккә бирелмәгән ул. Бүгенге көндә дә җитезлеге күп кенә яшьләрне уздыра. Кунакчыллыгы, тормышны яратуы таң калдырды. Һәр әйткән сүзе, яттан сөйләгән шаян шигырьләре белән дә безне гаҗәпкә салды юбиляр. Аллаһы Тәгалә язган гомерләрне тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, сабырлык белән якыннарының янәшәсендә уздырырга язсын аңа.

Тулырак язманы газетабызның алдагы саннарыннан укыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев