Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлый

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Мәдәният өлкәсе иҗатка гашыйк, үз эшен яратучы, һәрберсе үз урынында алыштыргысыз кешеләрдән тора. Сезнең мәдәни мираска һәм халык иҗатын үстерүгә керткән көндәлек өлешегез кешеләргә гүзәллек дөньясы белән аралашу шатлыгы бүләк итә. Үзегезнең намуслы хезмәтегез белән музей, китапханә, кинотеатр һәм мәдәният йортларының уңышлы эшләвен тәэмин итәсез; сәнгать, музыка мәктәбе укытучылары җәмгыятьнең әхлакый торышын яхшырту һәм шәхес булып формалашуга ярдәм итә. Сез хезмәтегез белән буыннан-буынга күчүче кыйммәтләрне - туган тел һәм әдәбиятны, гореф-гадәт, йолаларны һәм мирасны саклыйсыз, безнең кече Ватанның мәдәни һәм рухи көчен үстерүгә ярдәм итәсез. Сезгә һөнәри осталыгыгыз, матурлыкны ярата белүегез һәм шул гүзәллек дөньясына яшьләрне дә алып керергә тырышуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Җырларда җырланган Сарман данын данлауда, Илһам Шакиров, Зөһрәләр салган якты, моңлы сукмактан атлаучылар санын тагын да арттырырсыз, дип ышанам.
Барлык мәдәният хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, бәхет, зур иҗади җиңүләр, саекмас дәрт, бетмәс-төкәнмәс илһам, барлык башлангычларда һәм иҗатта уңышлар телим!
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев