САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Якташыбыз Фәридә Сафинага 60 яшь тулды

20 марта 2017, 07:24

741

0

0

Якташыбыз Фәридә Сафинага 60 яшь тулды

Бүген якташыбыз - Татарстан Республикасының атказанган һәм Халык артисткасы, Казанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театры артисткасы Фәридә Сафинаның гомер бәйрәме. Ул 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Без Фәридә апага ныклы сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телибез.

Фәридә Сафина 1957 елның 20 мартында Сарман авылында туа. Аның әтисе Мирхафизан Сафин - күренекле тарихчы, әнисе Зәйтүнә Нуртдинова - безнең актив хәбәрчебез.

1978 елда юбилярыбыз Казан мәдәният институтын тәмамлый һәм Җәлил бистәсендә Нефтьчеләр техника йортында (хәзерге Мәдәният сарае) сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. 1985 елда Фәридә апа Казан театраль училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрының труппасына кабул ителә. Ул анда бүгенге көндә дә хезмәт куя. Хезмәт юлы дәверендә бик күп төрле исемнәргә һәм призларга лаек була.

Сезгә Фәридә Сафинаның шәхси архивыннан төрле еллар фотоларын тәкъдим итәбез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев