САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарманда Асия һәм Илгизәр Хәйруллиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр

14 марта 2017, 05:07

696

0

0

Сарманда Асия һәм Илгизәр Хәйруллиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр

Сарман авылында яшәүче Асия һәм Илгизәр Хәйруллиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Гаилә башлыгы Илгизәр абый барлык хезмәт юлын - авыл хуҗалыгына, тормыш иптәше Асия апа халыкның сәламәтлеген саклауга багышлыйлар. Асия апа - Татарстан Республикасынын атказанган табибы. Алар бер кыз һәм ике ул тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә оныклар куанычы белән яшиләр. Хәйруллиннар районның иҗтимагый тормышында, ветераннар хәрәкәтендә актив катнашалар. Һәркайда, һәрвакыт бергә алар. Табигатькә гашыйклар, һәр ел фасылын якын күрәләр.

Юбилейлары уңаеннан аларны район ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголов, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, ветераннар советы Президиумы әгъзасы Нурсинә Хәйруллина котладылар, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын тапшырдылар. Юбилярларга парлы юллар, бәхетле еллар, ныклы сәламәтлек, балаларының һәм оныкларының хөрмәтен тоеп яшәүләрен теләделәр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев