САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарманлыларны бәйрәм белән Балык Бистәсеннән котлыйлар

08 марта 2017, 07:03

681

0

0

Сарманлыларны бәйрәм белән Балык Бистәсеннән котлыйлар

Бәйрәмегез белән!

Сез бит безнең очар канатыбыз

Гомеребезнең зәңгәр күгендә.

Хисләрегез безнең йөрәкләргә

Ләйсән яңгыр сыман сибелә.

Бакчадагы гөлләр яңаралар

Сезнең елмаюлы караштан.

Мәхәббәтнең серле урманына

Без түгелме кереп адашкан?

Сезнең белән генә булдыклыбыз,

Шәҗәрәнең сездә дәвамы.

Сезнең белән генә без бәхетле,

Карап үтә күрсен калганы.

Күңелләр шат, йөзләр балкып тора

Дөрләгәндә гомер учагы.

Тормыш дигәнебез бик катлаулы,

Матур булсын аның һәр чагы.

Сез бит безнең сакчы фәрешәбез

Гомеребезнең кадер күгендә.

Сезнең белән атсын таңнарыбыз,

Сез бик кирәк безгә һәр көндә.

Олуг бәйрәмегез белән котлап

Кояш кадәр кояш шатлана.

Яңа таңны бүләк иткән ул

Сез илаһи изге затларга.

Миннур Сафиуллин.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев