САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Җирдә калыр якты эзең бар

04 апреля 2012, 05:57

841

0

0

Кеше кайда гына яшәмәсен, нинди генә югарылыкка ирешмәсен, аның язмышына балачактан алган тәрбиясе, якыннарының матур үрнәге зур йогынты ясый. Сүзем - Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Минһаҗев Рөстәм Хаҗетдин улы хакында. Аның, кайчан гына очратсаң да, йөзе якты, күңеле көр булыр, әллә кайдан кычкырып сәлам бирер, хәлеңне сорашыр.
Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Әти-әнисе, хәзер инде мәрхүмнәр, Мөзәянә апа белән Хаҗетдин абыйны да авылдашлары гел мактап телгә ала. Мөзәянә апа гомере буе колхозда сыер сауса, Хаҗетдин абый ат белән авылларга товар ташый. Тырыш, эшчән, тату гаиләдә 5 бала үсә. Кызлары Әнисә, Әлфия бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә яши. Ни кызганыч, Түбән Камада яшәгән өлкән кызлары бу фани дөньяда юк инде. Рөстәм гаиләдә өч кыздан соң көттереп туган дүртенче бала. Бишенчесе - Мәҗит. Аларның һәркайсы бу тормышта үз юлларын, үз урыннарын тапкан. Моның өчен Рөстәм әти-әнисенә мең рәхмәтле.
Мәктәпне тәмамлау белән, ул Яр Чаллы шәһәрендәге автомобиль төзүчеләр техникумына укырга керә. Автомеханик белгечлеге алган Рөстәм туган авылына эшкә кайта. Бераздан армия сафларына алына. Өч ел Владивосток шәһәрендә хезмәт итә. Кайту белән Әлмәт шәһәрендәге УТТ-4 оешмасына куркынычсызлык техникасы буенча инженер булып эшкә урнаша. Туган як дигәнең барыбер үзенә тарта. Колхозга эшкә кайта. Ферма мөдире, механик булып эшли. Нинди генә тармакта хезмәт куйса да, тапшырылганны җиренә җиткереп башкаруы белән хөрмәт казана. 2003 елда авылдашлары аңа зур ышаныч күрсәтеп, авыл җирлеге башлыгы итеп сайлап куялар.
Иске Кәшер җирлегенә 6 авыл керә. Шактый хуҗалыгы, күп проблемасы булган авылда җитәкче булып эшләү, әлбәттә, җиңел түгел. Күпме тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр үткәргәнен ул үзе генә белә. Тырыш, тынгысыз, тәвәккәл була белгән Рөстәм монда да сынатмый. Халык та ихтирам итә.
Бүген авыл кешесенең яклау эзләп барырдай бердәнбер урыны - авыл җирлеге. Ниндидер эш башларга уйласа да, берәр проблемасы туса да, киңәшкә дип, ул Советка бара. Әле тагын теге яки бу белешмә сорап килүчеләре күпме?! Барысын тыңларга, төпле киңәшеңне бирергә кирәк.
Ул эшли башлаган чорларда су линияләре тузган иде. Аның тырышлыгы белән 9 километр су торбасы алыштырылды, зиратлар тәртипкә китерелде, юллар өлешчә каралды: Яхшыбайда - 500 метр, Иске Кәшердә - 1 километр, Баткак авылында 1,5 километр юл ремонтланды. Буалар, елга буйлары, юл кырлары, җәмәгать урыннары даими тәртипкә китерелә, чүплекләр чистартылып торыла. Авыл тирәсенә ел саен агачлар утыртыла. Болар хакында сөйләгәндә, ул мәдәният йорты, китапханә, мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләренә, гомумән, авыл халкына рәхмәт әйтеп туя алмый. Әлбәттә, куйган фидакарь хезмәт эзсез үтми. 2006 елда авыл җирлекләре арасында үткәрелгән конкурста Иске Кәшер авыл җирлеге җиңеп чыга һәм җиңел машинага лаек була. 2011 елда Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хатын алуы да - куйган намуслы хезмәтнең куанычлы нәтиҗәсе. Бүгенге көндә җирлек башлыгы матур планнар белән яши: авылда янгын депосы ачу уе белән йөри, инде эш башланган.
Рөстәм Хаҗетдинович гаиләдә дә үрнәк. Тормыш иптәше Минзәлә кызы Илфирә белән алар ике бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары да үзләре кебек эшчән, тәртипле. Кызлары Гөлнара Яр Чаллы педагогия институтын тәмамлап, бүгенге көндә реклама агентлыгында хезмәт куя. Уллары Ирек КамПИның 4 курсында укый, ул - булачак төзүче.
Язның матур бер көнендә - 6 апрельдә хезмәттәшем үзенең юбилеен билгеләп үтә. Яз кебек аның күңеле дә көр, кылган гамәлләре матур, уйлары изге. "Инде гомер яртысы узылган, "көзләргә" кереп барасыз, күңелсезләнмисезме?" - дим аңа. Ә ул: "Бүгенге көнгә килеп җитә алуым, яраткан эшем, гаиләм, газиз балаларым булу белән мин бик бәхетле", - дип җавап бирде. Әйе, авыр, катлаулы хезмәтегезне һәркем белән килешеп, уртак тел табып башкара алуыгызны беләбез. Инде алга таба да уңышлар юлдаш булсын. Сезне юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Ныклы сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, җан тынычлыгы телим. Киләчәктә дә тормыш иптәшегез белән тигезлектә, балаларыгызның ихтирамын тоеп яшәргә язсын. Үзегез тудырган бәхетнең чишмәсе саекмасын.
Кайгыртып гел кеше кайгыларын,
Безнең янәшәдә эшлисез.
Ходай Сезгә озын гомер бирсен,
Рәхмәт Сезгә, чып-чын
кеше Сез!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X