САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәхмәт Сезгә, Укытучым!

04 апреля 2012, 05:55

1220

0

0

Рәхмәт Сезгә, Укытучым!

Кулыма янып торган, кып-кызыл гладиолуслар бәйләме тотып, беренче сентябрь көнне 4 сыйныфка укырга барганымны бүгенгедәй хәтерлим. Безне бик җитди, таләпчән карашлы укытучы каршы алды. Моңа кадәр минем аны мәктәптә күргәнем юк иде әле. Яңа мөгаллимә булса кирәк, дип уйладым. Гәрчә ул район халкы өчен күптән үз кеше булган. Кабинетка кереп утырдык. Безне үзе белән таныштырды. Укытучыбыз русча сөйләшә, үзенең рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән укытачагын әйткәч, безне дә кисәтеп куйды: "Барыбыз да бары тик рус телендә генә аралашачакбыз. Татарча сорауларга җавап бирмим", - диде. Һәм сүзендә торды. Без үзара да, дәресләрдә дә гел русча сөйләшергә тырыштык. Язмам - сыйныф җитәкчем, бөек Пушкин теленә мәхәббәт тәрбияләгән укытучым Лидия Александровна Шәйхразыева хакында. Чыннан да, бик белемле, көчле, сәләтле, төгәл булды мөгаллимәбез. Бездән дә шуны таләп итте. Исемдә: ул елларда урып-җыю вакытында колхозларга чөгендер, бәрәңге алышуда ярдәм итү бар иде. Бездән - 4 сыйныф укучыларыннан тыш барысы да эштә, шул исәптән - фән укытучылары да. Көннәр буе рус теле белән әдәбияты укыйбыз. Булды менә шул вакытта могҗизалар! Әйтүе генә ансат. Ничек эшкә чыгасы килгәннәрне белсәгез икән?! Соңыннан, югары классларга күчә-күчә генә, без әлеге дәресләрнең кыйммәтен аңладык. Ә бит, белемнең төп нигезе кайчандыр авыр тоелган шул беренче дәресләрдә булды. Тырышлыгыбыз бушка китмәде. Безнең класс һәрвакыт алдынгылар рәтендә барды. Дәрескә әзерләнми килгәнебезне хәтерләмим. Укытучыбыз өй эшләренә дә гадәти күнегүләр бирмәде, ул безне иҗади уйлап, мөстәкыйль фикерләү сәләтенә өйрәтте. Класстан тыш чараларда актив катнашырга да ул өндәде. Бердәм, тату булуыбызда да укытучыбызның роле зур булды. Мәктәптә, класста үтүче һәр чарага, кичәгә ныклап әзерләнә идек. Безнең чыгышлар аерылып торыр иде. Украин халкы җырларына кадәр өйрәндек. Үзе музыкант та, дирижер да, сценарий авторы да... Күпме тырышлык, хезмәт ята болар артында. Барысы өчен зур рәхмәт аңа! Бик күп нәрсәнең асылына төшендерде безне Лидия Александровна. Үземнең әлеге укытучыда белем алуым белән чиксез горурланам мин. Тел белгече һөнәрен сайлавымда сыйныф җитәкчемнең өлеше зур. Югары уку йортында укыганда да, хезмәт юлымда ирешкән уңышларым өчен дә мин укытучыма бурычлы. Сәнгатьле итеп чыгышлар ясарга, шигырьләр сөйләргә дә безне ул өйрәтте. Рус теле һәм әдәбияты фәнен үз иткәннәр, бүген дә лаеклы алмаш булып, аның эшен дәвам итәләр, аның хәер-фатихасы белән педагог һөнәрен сайлаучылар да укытучыбызга зур рәхмәтле.
Инде шаулы мәктәп елларыбыз артта калды. Белем йортының бусагасын атлап чыкканга, быел 23 ел була. Һәрберебезнең үзенең тормышы, хезмәте. Очрашулар гына күңелдәге хатирәләрне яңарта. Ә бит укырга, язарга өйрәткән, безгә төпле белем һәм тәрбия биргән укытучыларыбыз алдында барыбыз да бурычлы. Сыйныф җитәкчебез Лидия Александровна да - иң зур хөрмәткә, ихтирамга лаек зат. Гомерен яраткан хезмәтенә багышлаган укытучыма - 75 яшь. Ул мәңге олыгаймас кебек тоела иде. Андагы энергиягә, ихтыяр көченә, сабырлыкка сокланырлык, өлге итеп алырлык булды. Әгерҗе якларыннан язмыш чакыруы белән килгән яшь мөгаллимә Сарманны үз итте һәм бөтенләйгә шушында калды. Тормыш иптәше Марс Солтанович гел җаваплы эшләрдә генә хезмәт куйды. Аңа ныклы терәк, киңәшче булуны ул үзенең бурычы дип санады. Гаиләдә бер ул, бер кыз үстеләр. Балалар да әти-әниләре кебек тырыш, укымышлы булдылар, һәрберсе тормышта үз урынын тапты. Инде лаеклы ялларга чыгып, тынычлыкта, бер-берсенең кадерен белеп яшәр вакытта гына канатларны каерып сынады язмыш. Сабырлык белән анысын да уздырды. Язмышлардан узмыш юк, диләр. Укытучымның инде кечерәеп калган иңнәренә авырлыклар җитәрлек төште. Яраларына кагыласым килми, күңелен җәрәхәтләрмен дип куркам. Бала хәсрәтеннән тәмам боекты укытучым. Ходай үзенең яраткан кешеләрен күбрәк сыный, ди. Бу тормышта кара белән ак бил алыша. Җитәр, язмыш, сынама укытучымны. Чәчләренә чал төшсә дә, атлап йөрешләре бераз салмакланса да, ул әле дә безнең өчен кадерле, хөрмәтле зат. Кызына, оныкларына ныклы терәк булып, саулыкта-сихәтлектә, алдагы көннәрен бәхетле уздырырга аның тулы хакы бар.
... Ямьле язлар җиткәч, туган ягыма кошлар кайта. Хөрмәтле укытучым, алар, канат җилпеп, Сезнең яннан узганда, йомшак җилләре чәчләрегездән сыйпап, битләрегезне иркәләп узса, төрле җирләрдә гомер кичерүче Сез укыткан укучыларның сәламе дип кабул итегез. Сезгә тиеш әле бик күп язлар, бик күп җәйләр!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев