Сарманда яшәүче элекке хезмәттәшебез Рәмзия Гәрәева 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Сарман авылында гомер итүче, озак еллар район газетасы редакциясендә баш хисапчы булып эшләгән элекке хезмәттәшебез Гәрәева Рәмзия Габделәхәт кызының 27 гыйнварда - 70 яшьлек юбилее.
Рәмзия апа! Сез - үз эшен бөтен нечкәлекләре белән белүче, аны күңел биреп, җиренә җиткереп башкаручы белгеч булдыгыз. Район газетасы редакциясенә утыз дүрт ел гомерегезне багышладыгыз. Үзегезнең төгәллегегез, компетентлыгыгыз белән күпләргә үрнәк булдыгыз. Олыларга ихтирам, кечеләргә хөрмәт белән карау да - Сезгә хас күркәм сыйфатлардан. Сез безгә кирәк чакта киңәш белән ярдәмгә килдегез, шатлык, борчуларыбызны бүлештегез.
Бар җиһан ап-ак карга күмелгән мәлдә дөньяга килгәнсез. Сезнең алдагы тормышыгыз да шундый аклыклардан гына торсын. Олы юбилеегыз белән чын күңелдән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, бәрәкәтле имин көннәр телибез. Рәис абый белән тигезлектә, балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтләрен күреп, озак яшәгез. Туар таңнар Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен, һәр көнегез бәхетле үтсен.
Хөрмәт белән, «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» коллективы.
Нет комментариев