САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлаулар

Көзләрдә дә язлар кабатлана

23 марта 2012, 04:13

810

0

0

Көзләрдә дә язлар кабатлана

Авыл читендәге өйләрнең бакча башыннан ук Минзәлә елгасы башлана. Әрәмәлектәге тал ботакларының чыклы яфракларына кагылып, талгын гына җил исеп куя. Су, кояш нурлары белән шаярып, дулкынланып, күзне камаштыра, көзге сыман ялтырый.
Менә шул хозурлыкта авылның барлык бала-чагасы көннәр буе елга буенда чыр-чу килеп, ярыша-ярыша, суда йөзә.
Күр, араларында, кояшта чуен кебек янып, ап-ак тешләре генә ялтырап торган бер чая кыз да бар. Ул җитез хәрәкәтләре белән ярдан суга сикерә дә, күз иярмәс тизлектә елганың икенче ярына йөзеп чыга, малайлар белән узышып, алга атыла…
Балачак - кеше гомеренең иң гүзәл чоры. Әти-әни исән, туганнар янәшәдә. Өстәвенә, авылның табигате дә хозурланырлык. Альфира үзенчәлекле тавышка да ия әле. Клубта узган мәдәни чараларда җырлап, өлкәннәрнең күзләрен чылата.
Альфира, гаиләдә малай көткәндә, өченче кыз булып туса да, Хәлимә апа белән Хөсәен абзый бер дә күңелләрен төшермиләр. Ә Альфира малайлар белән уйнап, ир-атлар кулыннан гына килә торган эшләрне дә башкарып, тәвәккәл булып үсә. Мәктәптә яхшы билгеләргә укый, бигрәк тә математика кебек төгәл фәннәр аңа җиңел бирелә. Укытучысы кем бит аның? Ядкарь Шәфигуллович. Азалак мәктәбен тәмамлаучыларга «Кормаш мәктәбе» дигән төшенчә юкка ияреп йөрми.
Мәктәпне тәмамлап , үзенә хисапчы һөнәрен сайлавы да очраклы түгел. Альфираның алга таба укырга исәбе дә була, әмма каты авырудан әтисе Хөсәен абзый якты дөньядан китеп бара. Хәлимә апа дүрт бала белән тол кала. Авыр минутларда кызлар әниләренең төп таянычлары булалар. Әкренләп йөрәк яралары төзәлә, яшәү дәвам итә. Балалар, канат чыгарып очып киткән кошлар кебек, тормышта уз урыннарын табалар. Олы апасы Үзбәкстанга барып төпләнгәч, яшь кызда аның янына китү теләге туа. Анда баргач, аның тормышында тагын бер мөһим вакыйга була. Ул монда үзенең булачак тормыш иптәшен очрата. Башкорт егете Идрис белән тормыш корып җибәрәләр. Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип тикмәгә әйтмәгәннәр. Өч ел яшәгәч, җирсү аларны туган якларга алып кайта. Тормыш ямен арттырып, бер-бер артлы уллары Эдуард, кызлары Алсу, тагын бер малайлары Раушан дөньяга киләләр. Сарман үзәгеннән ике бүлмәле фатир алалар. Хәлимә апа балаларының бәхетенә сөенеп бетә алмый. Аның кызык итеп әйтә торган сүзләре бар иде: « Дүрт киявем бар, дүртесе дүрт милләт вәкиле ( үзбәк, татар, башкорт, рус)".
Сарманга кайтып яши башлагач, хезмәттәшем үзенең язмышын балалар бакчасы белән бәйли. « Кояшкай» балалар бакчасында кастелянша, кече тәрбияче, тәрбияче хезмәтләрен башкара. 1984 елда яңа - 3 нче санлы «Ләйсән» балалар бакчасы ачылгач, шунда балалар бакчасы мөдиренең хуҗалык эшләре буенча урынбасары булып күчә.
Инде тормышта барысы да җайга салынып, матур гына гомер кичергәндә, Альфираның пар канаты каерыла, тормыш иптәше Идрис вафат була. Әмма нәрсә эшлисең, бу - яшәү кануны, тормыш дәвам итә, балаларны зур тормышка чыгарасы бар. Кешене өмет яшәтә. Альфира да яхшыга өметен югалтмыйча, балалары, туганнары, хезмәттәшләре белән барлык кайгы-шатлыкларын уртаклашып яши. Бүгенге көнгә кадәр «туган» бакчасында хезмәт куя.
Ә Минзәлә суы тормыш сукмаклары кебек боргаланып-боргаланып ага бирә. Альфираның да шул суларда чыныгып, ярларында кызынып үскән чая кыз чагы күптән артта калган, бүген ул - кадерле әни, хөрмәтле әби, якын хезмәттәш. Гомер буе җанына ял тапкан Минзәлә буйларына әле дә кайтып, әти-әни, әби-бабай, бакыйлыкка күчкән туганнары рухына зират кылып килә.
25 мартта хезмәттәшем үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтәчәк. Ул март ахырында туып кына калмаган, үзе безгә язны алып килгән. Шул язлардай аның күңеле көр, кылган гамәлләре матур, уйлары изге. Үткән елларның күңелгә якын хатирәләре белән яши, тормыш мәшәкатьләре күп булса да, дөнья матурлыгын тоя белә.
Хезмәттәшемә: «Гомерләр узды диеп, күңелсезләнмисеңме?" - дигәч: «Яшьлегемдә дә бәхетле идем, бүгенге көнгә килеп җитүем белән дә бик бәхетлемен: яраткан эшем, газиз балаларым, оныкларым бар», - дип җавап бирде.
Әйе, егерме сигез ел көн саен, иңгә-иң куеп хезмәт итү дәверендә мин авылдашым, яшьтәшемнең һәркем белән килешеп, хезмәтен яратып эшләвен генә күрдем. Аның күркәм гадәте бар: сүзне сабыр гына тыңлау һәм «ярар» диеп җавап бирү.
Ел фасылындагы көз айларында сары, куе сары, ут янып торган кызыл төсләр булган кебек, гомер көзләрен дөрес кабул итсәң, анда да матур ачык төсләр күп. Мин беркайчан да күңел көрлеген югалтмаучы, тормыш кадерен белеп яшәүче хезмәттәшемне юбилее белән тәбрик итәм. Сәламәтлегең һәрвакыт нык булсын, һич кимемәсен. Алдагы көннәреңдә уңыш тугры юлдашың булсын. Юбилеең белән, Альфира.
Ак бәхетләр белән атсын
таңнар,
Кояш көлсен тормыш
күгеңдә.
Теләкләрнең изге,
кайнарларын
Юллыйм әле юбилееңа.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев