Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Татарстан Конституциясе көне белән котлый

1992 елның 6 ноябрендә төп законыбыз - Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителде. Ул сәяси, икътисади, социаль һәм мәдәни тормышның барлык өлкәләрендә гражданнарның тигез хокукларын гарантияли. Республикабызда барлык гражданнар да тигез хокуклы һәм тигез бурычлы. Дәүләт аларның тормышын, сәламәтлеген, шәхси иреген яклый. Республика гражданнары хезмәткә, ялга, медицина ярдәменә, чиста табигать мохитенә, торакка, дәүләт уку йортларында түләүсез белем алуга һәм башка хокукларга ия. Алар шулай ук Конституцияне һәм барлык законнарны үтәргә, башка гражданнарның намусын һәм милли горурлыгын хөрмәт итәргә, закон тәртибендә салымнар түләргә һәм хәрби хезмәт үтәргә, дәүләт чыгымнарында катнашырга, табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булырга, мәдәни хәзинәләрне һәм тарихи истәлекләрне сакларга, башка илләрнең халыклары белән хезмәттәшлекне үстерергә, бөтен дөньяда тынычлыкны ныгытырга бурычлы.
Бүген һәркайсыбыз Татарстан Республикасында гомер кичерүе белән хаклы рәвештә горурлана һәм көндәлек тырыш хезмәте белән җөмһүриятебез иминлеген ныгытырга омтыла. Күптән түгел Дәүләт Думасына узган сайлауларда райондашларыбызның бердәм катнашуы да шуның бер дәлиле булып тора. Хөрмәтле сарманлылар! Бу бәйрәмнәр көннәрендә барыгызга да бәхет-сәгадәт, ныклы сәламәтлек, хәерле-бәрәкәтле гомер телим! Барлык эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңыш юлдаш булсын, гаиләләрегездә тынычлык һәм татулык хакимлек итсен!
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев