Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Халыклар бердәмлеге көне белән котлый

4 ноябрьдә без Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәбез. Әлеге бәйрәмнең тарихы, белгәнебезчә, 1612 елгы вакыйгаларга барып тоташа. Төрле милләт вәкилләренең, бергәләшеп, Мәскәүне илбасарлардан азат итүе халыклар арасындагы бердәмлекнең көчен ачык чагылдыра. Без, бүгенге чор буыны, күпмилләтле Россия халкының югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм батырлыгы илебезгә төрле чорда тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткәнен яхшы беләбез.
Татарстан - Россия Федерациясендә тугандаш халыкларның үзара ышанычына һәм хөрмәтенә нигезләнгән милли бердәмлек үрнәге булган төбәге. Районыбызда да төрле милләт вәкилләре үзара дустанә мөнәсәбәттә, ярдәмләшеп, бәйрәмнәрне уртак итеп яшиләр.Чөнки беләләр: бердәмлектә - көч, уңыш нигезе. Без, үткәнебез кебек, киләчәгебезне дә туган республикабызның һәм илебезнең киләчәгеннән аерып карый алмыйбыз. Халыклар бердәмлеге көне безгә тынычлыкта, татулыкта бергәләп эш иткәндә генә көчле булуыбыз турында искәртеп торсын. Эшләребез матур, теләкләребез бер булсын.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев