САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район автомобильчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

30 октября 2016, 05:31

763

0

0

Район автомобильчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Ок­тябрь­нең соң­гы як­шәм­бе­сен­дә Ав­то­мо­биль­че­ләр кө­не бил­ге­ләп үте­лә. Бы­ел ул 30 ок­тябрь­гә ту­ры ки­лә.

Бәй­рәм­нең бе­рен­че исе­ме Ав­то­мо­биль транс­пор­ты һәм юл ху­җа­лы­гы хез­мәт­кәр­лә­ре кө­не бу­ла. Ул 1996 ел­да бил­ге­ләп үте­лә. 2000 ел­дан баш­лап Рос­си­я­дә юл ху­җа­лы­гы хез­мәт­кәр­лә­ре кө­не ок­тябрь­нең өчен­че як­шәм­бе­се­нә кү­че­ре­лә, Ав­то­мо­биль­че­ләр кө­не дүр­тен­че як­шәм­бе­гә ка­ла.

Әле үзем кеч­ке­нә­рәк ва­кыт­ны хә­тер­лим: ке­ше­дә бу ка­дәр ма­ши­на юк иде. Хә­зер исә Сар­ма­ны­быз да шә­һәр­гә ох­шап ба­ра - инф­раст­рук­ту­ра үсе­ше бе­лән бер­гә юл­лар да ях­шы­ра, ма­ши­на йөр­тү хо­ку­кы­на ия бу­лу­чы­лар са­ны да кү­бәя. Шәх­сән үзем мо­ны бер дә на­чар дип са­на­мыйм. За­ман бе­лән бер­гә ат­лау на­чар тү­гел бит!

Ра­йон хал­кы ара­сын­да го­ме­ре­нең күп өле­шен ма­ши­на йөр­тү­гә ба­гыш­ла­ган һө­нәр ос­та­ла­ры - шо­фер­лар да бар. Без алар­ның эш­чән­ле­ген, уңыш­ла­рын га­зе­та бит­лә­рен­дә да­и­ми як­тыр­тып ба­ра­быз. Әти­ем Ра­мил­нең дә бө­тен аң­лы тор­мы­шы ма­ши­на йөр­тү бе­лән бәй­ле. Ә сез­не Сар­ман­нан Фир­дә­вис Вә­ли­ев (фотоларда - авт.иск.) бе­лән та­ныш­ты­рып ки­тә­сем ки­лә. Ул ин­де 41 ел ма­ши­на йөр­тә. Хә­зер­ге ва­кыт­та Сар­ман аг­рар көл­ли­я­тен­дә про­из­водст­во­га өй­рә­тү мас­те­ры бу­лып эш­ли. 25 ок­тябрь­дә Фир­дә­вис абый 60 яшь­лек юби­ле­ен бил­ге­ләп үт­кән. Ди­мәк, 19 яшь­тән - ул руль ар­тын­да...

- Бө­тен хез­мәт юлым ма­ши­на йөр­тү бе­лән бәй­ле, - ди ул. - Рай­по­да 23 ел шо­фер бу­лып эш­лә­дем, мон­да эш­лә­ве­мә 17 ел бу­ла. Бар­лык төр ка­те­го­ри­я­ләр­гә дә укы­та­быз. Егет­ләр дә, кыз­лар да, хәт­та әби­ләр дә укыр­га ки­лә­ләр. Мең­нән ар­тык ке­ше­не укы­тып чы­гар­дык. Кү­ңел өчен иң рә­хә­те шул - ар­ми­я­дән кайт­кан егет­ләр, әти-әни­лә­ре бе­лән ки­леп, ма­ши­на йөр­тер­гә өй­рәт­кән өчен рәх­мәт әй­тә­ләр. Ал­ла­га шө­кер, уку­чы­ла­рым­ның ава­рия ясау­ла­ры ту­рын­да ишет­кә­нем юк. Без­нең көл­ли­ят­нең җи­теш­те­рү ба­за­сы бик көч­ле, ди­рек­тор Зө­бә­ер Әһелт­ди­нов бик ос­та оеш­ты­ра. Чит тө­бәк­ләр­дән дә без­гә тәҗ­ри­бә алы­шыр­га ки­лә­ләр. Әти-әни­ләр­гә ки­ңәш би­рә­се ки­лә: ба­ла­ла­ры­гыз­ны яшь­тән үк ма­ши­на йөр­тү неч­кә­лек­лә­ре­нә өй­рә­те­гез. Ал­да­гы тор­мыш­та бу бик ки­рәк.

Фир­дә­вис абый­ның ул­ла­ры Ра­дик һәм Ай­дар да әти­се эз­лә­ре бу­ен­ча кит­кән­нәр. Ай­дар хә­зер­ге ва­кыт­та ерак юл­да - Ха­ба­ровск шә­һә­рен­дә.

Ге­ро­е­быз үзе­без­гә дә да­и­ми бу­лы­шып то­ра. Өмә­гә ча­кыр­саң, бер­кай­чан да ки­ре как­мый, Ка­мА­Зын ка­бы­зып, ки­леп җи­тә. Ме­нә шун­дый уң­ган шо­фер ул Фир­дә­вис абый!

Мин та­гын кеч­ке­нә ча­гы­ма кай­тыр­га мәҗ­бүр. Ул ва­кыт­та руль ар­тын­да ха­тын-кыз утыр­га­нын кү­рү ми­нем өчен га­дә­ти хәл тү­гел иде. Хә­зер бу кү­ре­неш бе­рәү­не дә га­җәп­лән­дер­ми. Ма­ши­на йөр­тү­че ха­тын-кыз­лар ту­рын­да мә­зәк­ләр йөр­сә дә, алар бе­лән ки­ле­шеп бе­тә ал­мыйм. Үзем ма­ши­на ал­ган­чы, шак­тый гы­на «по­пут­ка»­да йө­рер­гә ту­ры кил­де. Ха­тын-кыз­лар да утырт­ка­ла­ды­лар. Алар­ның бер­се ту­рын­да да на­чар сүз әй­тә ал­мыйм. Бәл­ки, бе­раз кур­ку­дан­дыр, бәл­ки, ка­гый­дә­ләр­не тө­гәл үтә­гән­гә­дер, алар нык игъ­ти­бар һәм сак­лык бе­лән ма­ши­на йөр­тә­ләр. Үзе­без­нең Сар­ман мәгъ­лү­мат-мө­хәр­ри­ят үзә­ген­дә эш­ләү­че ха­тын-кыз­лар­ның да өч­тән бе­ре - дүр­те­се ав­то­мо­биль йөр­тә­ләр.

Ре­зе­да Га­ри­по­ва, Сар­ман, 32 яшь:

- Мин һәр­ва­кыт ма­ши­на йөр­тер­гә кы­зы­га идем. Шу­ңа кү­рә, ки­рәк дип ке­нә тү­гел, ярат­кан­га кү­рә укы­дым. Йөр­тү ста­жым - 6 ел. Та­нык­лык алу бе­лән, руль ар­ты­на утыр­дым. Күп­тән­ге хы­я­лым иде бит! Юл­да төр­ле хәл­ләр бул­га­лый, шу­лар­дан чы­гып та өй­рә­нә­сең. Баш­та­рак кур­кыт­са да, ан­на­ры ия­лән­дем, хә­зер шә­һәр­гә дә үзем ба­рам. Кы­зым Ил­ла­ри­я­не һәм улым Бу­лат­ны мәк­тәп­кә йөр­тәм, эш­кә ма­ши­на бе­лән ки­ләм. Ма­ши­на йөр­тә бе­лү һәр­кем өчен дә ки­рәк, дип са­ныйм.

Руль ар­ты­на утыр­ган­да, уңай­лы аяк ки­е­ме ки­яр­гә ты­ры­шы­гыз. Бу биг­рәк тә яңа йөр­тә баш­лау­чы ха­тын-кыз­лар­га ки­рәк. Үк­чә­ле аяк ки­е­ме бе­лән ма­ши­на йөр­түе бик чи­тен!

Сез яз­ма­быз ге­рой­ла­ры­ның сүз­лә­ре­нә ко­лак са­лыр­сыз, дип ыша­нып ка­ла­быз, хөр­мәт­ле ав­то­мо­биль сө­ю­че­ләр! Якын­ла­шып ки­лү­че бәй­рәм­нәр бе­лән сез­не. Юлларда исән-имин йөрергә язсын!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев