Кечкенә чагында очучы-конструктор булырга хыялланган егет ул Фәнис абый. Табигатенә гашыйк туган җирне биек күктән күзәтәсе, аның болын-кырларын, урман-тауларын күрәсе, сокланасы килә. Бу хыялын чынга ашырырдай очкычны да үз куллары белән ясыйсы килә егетнең.
Ә куллары әтисенеке кебек: нәрсәгә тотынсалар, шуны булдыралар. Алтын куллы Мисхәт абыйны туган авылы Урыссуда хөрмәт итмәгән кеше булмагандыр да. 1955 нче елларда бөтен өйләрне утлы иткән электрик та, слесарь да, балта остасы да булган ул. Улын да бу тормышта югалып калмаслык итеп тәрбияләгән, үзе белгән бар һөнәргә өйрәткән. Өйрәткән, дип, "Кил, улым, мин менә моны эшлим, хәзер болай итәм", - дип сөйләнеп утырмаган анысы, тик улы үзе гел аның янында бөтерелгән, күзәткән, эшләп караган, кирәк чакта ярдәмгә килгән. Калганына тормыш үзе өйрәткән. Башкорт якларына китеп, Октябрьск шәһәрендәге техникумда уку чоры мөстәкыйльлеккә бер өйрәтсә, совет армиясе сафларында хезмәт итү икенче бер тормыш мәктәбе булган.
Әтисеннән күчкән осталык, әнисе Сәгыйдә ападан бирелгән сабырлык тормыш юлында нык булыша Фәнис абыйга. Шуңадыр, Ютазы районының Иске Урыссу урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, балачак хыялын тормышка ашыру нияте белән, Казандагы авиация институтына килүе, тик конкурстан үтә алмавы егетнең канатларын сындырмый, үз-үзенә ышанычын киметми. Малайлар белән бергә бар күңел җылысын биреп ясаган очкыч модельләрен, сызым, макетларны басу-кырларыбыздагы бораулау скважиналары, алар тирәсендә йөрүче нефтьче егетләребезнең хезмәте белән кызыксыну алыштыра. Бу кызыксыну аны һәм аерылмас дусты Әгъләм Хәсәновны Октябрьск нефть техникумына алып килә. Бүген инде Фәнис Мисхәт улы Шакиров - 30 еллык хезмәт тәҗрибәсе булган мастер, 7 нче промыселның иң хөрмәтле хезмәткәрләренең берсе. Аның бригадасында 7 кеше. Алар 92 скважинага хезмәт күрсәтәләр. Бүген скважиналарның 86сы - эш халәтендә. Бер-берсен хөрмәт итеп, дус яши бригада. Яшьләр булуы бер куандырса, бүген төрле цехларда мастерлар булып эшләүче күпләрнең хезмәт юлларын шушы цехта башлаулары тагын сөендерә. Хәлил, Рәис Сәйфуллиннар, Каюмов Роберт - Фәнис абыйларының кул астында канат ныгыткан егетләр. Кайчандыр Фәнис абый әтисеннән тормыш итү серләренә өйрәнгән кебек, кеше белән яхшы мөгамәләдә булуга, үзең белән эшләүчеләрне ярты сүздән аңлауга, эшне оештыру сәләтенә алар остазларын күзәтеп өйрәнгәннәрдер, бәлки.
Ә Фәнис абый өчен бу - тормыш девизы, яшәү мәгънәсе. Яхшылыкның яхшылык булып әйләнеп кайтуына ышанып яши ул. Гомумән, һәр яңа көнгә куанып, йокыдан уянуын, яраткан эшенә барып-кайтуын, гаиләсенең исән-сау аны каршы алуын иң зур бәхеткә саный бу ир-егет, калган хезмәт юлын да лаеклы үтеп, әле моңарчы нефть табу планын уңышлы үтәп килгән, төп икътисади күрсәткечләре югары булган, зур аварияләр, бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән бригадасын ышанычлы кулларга калдыру теләге белән яши.
Хезмәт коллективында үз урыныңны табу, эшеңнең остасына әверелү җиңел генә бирелми. Андыйлар халкыбызда гомер-гомергә хөрмәт уяткан, искә алырлык итеп яшәүнең якты үрнәге булган.
...Зәңгәр күкләр иңләнмәгәнгә уфтаныргамы бүген? Юк, кирәкми. Һаваларны иңләгән самолет, вертолетларны, хәтта космик ракеталарны иксез-чиксез галәмгә җир маен табучы шушы егетләребезнең намуслы хезмәте күтәрә түгелме? Шуңа да аның күңелендә уфтану һәм үкенүләргә урын юк.
Нет комментариев