$itemmenu= ExamplePages
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =item

Иң күп укыла

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
Intertat
ИА Татар-информ

Сарман пляжлы булачак

26.07.2017 11:10 | Иминлек Принтерга

Сарман пляжлы булачак

Районда, бигрәк тә Сарманда махсус су коену урыны булмау күңелне күптән тырнап тора иде инде. Нишлисең, пляж юк дип торып булмый, плотинага барып су коенган, һичьюгы, кичке прогулкага чыккач, аякны чылаткалап кайткан чаклар булгалады. Ә малай-шалай – аеруча түземсез халык. Элекке елларда кырыкка җитәрдәй булып кыздырган чакларда алар плотина янындагы сулыктан көннәр буе чыкмыйча коендылар. Санкцияләнмәгән урында су коенырга ярамый-яравын, әмма бит җәйге эссе көндә ничек түзеп ятмак кирәк – суга чумасы килә!

Һәм менә көннәрдән-беркөнне – гаҗәеп яңалык. Яңалыкның да ниндие әле – Сарманда пляж ясаганнар!

- Плотина буе танымаслык булып үзгәргән, бик матур пляж төзеп куйганнар – дип кайтып сөйләде бер танышыбыз.

Мондый үзгәрешне үз күзең белән барып күрмәскә мөмкин түгел. Чыннан да, Минзәлә елгасы буе, инде эш сәгате чыккан булуга карамастан, кайнап тора, дисәң дә була. Ком кайтарып җәелгән, җәяүлеләр өчен әкиятләрдә сурәтләнгәнчә челтәрле күперләр пәйда булган, сукмаклар, машиналар өчен стоянка ясалган, бәдрәф төзелгән, корылмалар, беседкалар, балалар мәйданчыгы ясалып ята. Эш инде төгәлләнүгә таба бара икән. Әһә, менә берәү балыктан кайтып килә.

- Балыкка еш йөрим. Пляж төзелеше тәмамлангач, бирегә килүе, балык тотуы тагы да күңеллерәк булачак, - ди яңа танышым Антон.

- Минзәлә елгасы ярындагы пляж “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы су хуҗалыгы комплексының үсеш программасы” кысаларында сафка бастырыла. Бүгенге көндә Минзәлә елгасы чистартылды, ярлары төзекләндерелде. Биредә шулай ук агачлар, пирамидаль тирәкләр утыртылачак, - диде бу уңайдан  район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы Илсур Сәлимгәрәев.

Редактор

Уртаклаш:

Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту

Бүген 20.09.17

Котлыйбыз!

Смотреть все новости

Безнең төркем

 

Яңалыклар

« Сентябрь 2017 »
Дш Сш Чш Пш Җм Шб Яш
        1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30  

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа» 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS