$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Задать вопрос редакции


Click on me to change image   
* Нажмите для обновления картинки

Контакты Газеты

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420097, г.Казань, ул.Академическая, 2.

 

Татмедиа
Intertat
ИА Татар-информ
Редактор

Редактор

Шулай бервакыт, Интернет челтәреннән яңалыклар караганда, бик матур чәчәкле бакча рәсемнәренә тап булдым. Кызыксына башлагач, аның Татар Карамалысы авылында яшәүче Людмила Хафизованың тырышлыгы җимешләре икәнен ачыкладым. Килене Айсылу каенанасы үстергән гөлчәчәкләрне үзенең шәхси битенә кертеп, дуслары белән уртаклашкан. Бу гүзәллекне үз күзләрем белән күрәсе килү теләге, авылларына баргач, Хафизовлар яши торган йортка китерде.

Урам яктан гадәти генә кебек күренгән йортның капкасын ачып керүгә, үзеңне оҗмах бакчасына аяк баскандай хис итәсең. Бәбкә үләнле ихата аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Шушы гүзәллек белән хозурланырга атынгыч-утыргычы да куелган. Өй, лапас алды, мунча каршы – барысы да зәвык белән бизәлгән. Без килгәндә, хуҗабикә гөлләре арасында, шулар белән “сөйләшеп”, “хәлләрен белешеп”, су сибеп йөри иде.

-       Бу авылда яшәүче бердәнбер рус хатын-кызы мин. Тормыш иптәшем Рафис исән чакта бакчаны бергәләп төзекләндереп башладык. Хәзер шул матур традицияне дәвам итәм. Теләгәч, күңелеңә һуш килгәч, шөгыльлән, ярдәм итәм, дигән иде ул. Чыннан да, чәчәкләр үстерергә, бакча эшен бик яратам, - ди һәвәскәр бакчачы.

36 ел гомерен балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Людмила Игнатьевна элек балалар тәрбияләсә, хәзер чәчәкләр тәрбияләп, җанына тынычлык, күңеленә рәхәтлек алып яши. Ә бакчасында чәчәкләрнең ниндие генә юк: исең китмәле! Һәрберсенең исемен, үстерү шартларын белә ул. Эхинацея, гейхера, гайлардия, төрле очитоклар белән бергә будлея, астильба, спирея, дерн, лапчатка кебек куаклар да бакчага ямь биреп утыралар. Дуслары, танышлары җылы яктан алып кайтканнары да бар. Зәңгәр чыршылары да 4 ел эчендә шактый үскәннәр. Бакчасында күбрәк күпьеллыклар үсә. Хоста, туя, лилия, гортензия, роза, хризантемаларның берничә төрлесе бар. Иртә яздан салкын көзләргә кадәр, бер-берсен алмаштырып, гөлләре чәчәк ата. Уңган хуҗабикә аерым чәчәклекләрдә матур композицияләр тудырган, күллек ясаган.

Яшелчә бакчасы да үзенчәлекле оста бакчачының. Кыяр-помидорлары, кишер-суганы мул уңыш вәгъдә итәләр.

Матурлык тудырыйм, дисәң, үз бакчаңда да чит ил табигате, башка бер җиргә дә алмаштырмаслык ял урыны ясарга була. Шәһәр кешесе хәзер авылга, аның шифалы һавасын суларга кайта. Мондый гүзәллек дәрьясында күңел дә, җан да, тән дә ял итә.

        

До 1 ноября Министерство труда, занятости и социальной защиты РТ будет принимать в дар издания для социальных учреждений республики.

(Казань, 20 сентября, «Татар-информ», Оксана Романова). В Министерстве труда, занятости и социальной защиты РТ стартовала акция по сбору книг для домов-интернатов Татарстана. Об этом сообщила сегодня на пресс-конференции в ИА «Татар-информ», посвященной выставке для людей старшего возраста «Активное долголетие», министр труда, занятости и социальной защиты РТ Эльмира Зарипова.

«Мы объявили отдельную акцию по сбору книг в дома-интернаты в целях пополнения библиотечного фонда наших учреждений. Проводим ее с 15 сентября по 1 ноября», – сказала спикер.

«Обращаемся к нашим коллегам из других министерств и ведомств, к представителям предприятий и организаций: если у вас есть дома книги, которые, может быть, сегодня неактуальны для вас, может быть, кто-то переезжает, то мы, конечно, с удовольствием выедем, примем и передадим их в дар в пользу того или иного нашего стационарного учреждения», – добавила глава ведомства. 

Фото и видео можете проссмотреть по этой ссылке:

http://www.tatar-inform.ru/news/2017/09/20/573456/

 

 

 

Без – барыбыз да балачак иленнән. Бакчага йөргән чаклар күңелдә матур хатирәләр калдырган. Бүгенге көндә үзебез балалар үстерәбез, оныклар тәрбиялибез. Һәркемнең яраткан тәрбиячесе бардыр. Аларга рәхмәт сүзләрен җиткерергә, хөрмәт күрсәтергә җай чыга. 27 сентябрьдә тәрбиячеләр көне билгеләп үтелә.

Хөрмәтле райондашлар! “Сарман” газетасы аша, яки сайтка котлау язып, сез тәрбиячеләрегезгә булган ихтирам сүзләрен әйтә аласыз. Киләсе елга “Сарман” газетасына яртыеллык подписка да бүләк итәргә мөмкин.    

Әзер лавашны җәеп салырга, кетчуп, майонез сыларга, кыздырылган тавык түшен турарга, кәбестә белән кишерне ваклап, тоз борыч сибәргә, помидор һәм кыяр турап салырга, угычтан каты сыр уарга, яшелчәләр өстенә кетчуп майонез агызырга һәм җайлап төрергә.
Аз гына май салынган табада ике ягын кыздырып алырга. Аны кыздыргач лаваш ачылмаячак һәм кетердәп торачак, ә эчендәге сыр эреп тагын да тәмлерәк булачак.

"2017 нче ел - Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы". Карашай Саклау авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Матурлыкны эзлим табигатьтән" дигән исемдә кургәзмә ясалды. Табигатьнең 4 фасылының берсе - көз вакыты. Кургәзмә - шул алтын көзнең мул уңышларына таяна.

Әстерхан кешесе яшь ярымлык кыз баланы үтерүдә шикләнелә, дип хәбәр итә “Российская газета”. Элек хөкем ителгән 42 яшьлек ир-ат үзенә туган булган яшь ярымлык кыз балага һәм аның әнисенә пычак белән берничә тапкыр җәрәхәт ясаган.
Әни кеше хастаханәгә озатылган, бала үлгән, дип яза Татар-информ.
 
Әлеге кешене тоткарлау өчен, полиция хезмәткәрләре корал кулланырга мәҗбүр булган.
 
Нәтиҗәдә, ир-ат яраланган. Хәзер аңа медицина ярдәме күрсәтелә. Булган хәл буенча өстәмә мәгълүматлар ачыклана.

Сарманда үзара салым акчаларына башкарыла торган эшләрнең берсе – сиртмәле, чылбырлы коеларны төзекләндерү. Шушы көннәрдә аларның тагын берсенә – Вахитов урамындагысына яңа сулыш өрелде. Шәйми коесы дип йөртелгән бу коеның суы Сарманда иң тәмлеләрдән санала икән. Ремонт барышында аның суы да чистартылды. Эшләрне Рәис Кәлимуллин, Илгиз һәм Илфат Нурмиевлар башкарды. 
Рәис Кәлимуллин, коега багышлап, шигырь дә язган. 
Шәйми коесына 
Күпме хезмәт иттең син халыкка, 
Күпләр булган сиңа рәхмәтле. 
Синең гомер – инде бер гасырлап 
Һәм суың да синең хикмәтле. 
«Шәйми коесы» дип аталасың, 
«Хәнифнеке» дип тә йөртәләр. 
Тарихыңны барлап карадым да 
Исем китте… күпме киртәләр! 
Тарих төпләрендә күмелеп калган 
Даулы еллар, күпме бураннар. 
Шәйми, Хәниф еллар буе сине 
Тазартып һәм карап торганнар. 
Нинди заманалар булган элек, 
Йөрәкләрдә булган миһербан. 
Саран булып яшәмәгән байлар, 
Күңелләрдә күпме нур булган! 
Имеш, сине җирле Мортаза бай 
Казыткан ди кызына бүләккә. 
Әллә шуңа инде синең суың 
Дәва биргән бик күп йөрәккә. 
Урамнарда колонкалар хәзер… 
Ныклап атлый яңа замана. 
Һәрбер йортта торба аша гына 
Челтер-челтер көмеш су ага. 
Синдәй коеларның авызларын 
Бик күптәннән каплап куйганнар. 
Сулар тынчуланып, ярдәм сорап, 
Йөрәкләргә яра уйганнар. 
Я Илаһым! Сине ишеткәннәр, 
Коеларга арткан игътибар. 
Бер-бер артлы алар яңартыла, 
Ә коелар бик күп, күп алар. 
Шәйми коесы да дәшеп алган 
Нечкә күңел, рухи җаннарны. 
Япь-яшь егет кое төпләренә 
Төште, чистартты да, аннары 
Бизәкләгән чардуганнар ясап, 
Матур утыргыч та куелды. 
Миһербанлы безнең Сарман халкы, 
Ташламаслар сине бу юлы. 
Син кызганма гына суларыңны 
Юлаучыга, кыз һәм кыркынга. 
Тулып торсын һәрчак синең суың, 
Кара аны, берүк корыма. 
Бүген исә төзек хәлдә кое 
Бар шатлыкны җыйган үзенә. 
Суын эчсәң, җыр-моң, сөю туа 
Синең янда һәрбер кешедә. 
Юлларгыз төшеп, шул коеның 
Сез суларын эчеп карагыз. 
Сихәтләнеп китәр тәннәрегез 
Һәм төзәлер йөрәк ярагыз. 
Шунда чамаларсыз изге суның 
Исраф булып качып ятканын. 
Чишмәләрнең, бәлки, сез сизәрсез, 
Ничек сезне көтеп акканын.

https://e.mail.ru/cgi-bin/getattach?id=15059101840000000367%3B0%3B1&x-email=sarmangazetam11%40mail.ru&bs=2474&bl=7121198&ct=video%2Fmp4&cn=VID-20170920-WA0016.mp4&cte=binary&notype=1&file=VID-20170920-WA0016.mp4&mode=attachment&channel

 

Переменная облачность. Без осадков. Ветер северо-западный, северный 5-10 м/с, местами порывами до 14 м/с. Минимальная температура воздуха ночью +5..+9˚. Максимальная температура воздуха днем +11..+15˚.

Пенсионный фонд Российской Федерации

Отделение по Республике Татарстан

Дата рассылки: 7 сентября 2017 года

 

Внимание! Новые формы мошенничества

 

В Республике Татарстан зафиксированы случаи мошеннических действий, посредством телефонных звонков, с целью получения персонифицированных данных граждан.

«Отделение Пенсионного фонда России по Республике Татарстан предупреждает, что сотрудники Государственного Пенсионного фонда не совершают телефонных звонков, с целью уточнения страхового номера индивидуального лицевого счета (СНИЛС) гражданина, реквизитов банковских карт либо иных данных», - отметил Управляющий Отделением ПФР по Республике Татарстан Эдуард Вафин.

Также напоминаем, что работники Пенсионного фонда России не посещают граждан на дому и не совершают поквартирных обходов и не ведут никакую работу по принуждению граждан к выбору способа формирования пенсионных накоплений.

Напомним, что прием граждан осуществляется в клиентских службах Управлений Пенсионного фонда России в городах и районах Республики Татарстан и на выездных приемах специализированного автомобиля «мобильной клиентской службы». Все сотрудники имеют удостоверение работника Пенсионного фонда России и обязаны предъявить его по требованию гражданина.

 

 

Горячая линия ПФР 8 800 302 2 302

Контакт-центр Отделения ПФР по РТ (843)279-27-27

Онлайн консультация в Telegram +7 (927)419-27-27 Интернет-сайты www.pfrf.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN telegram.me/opfr_rt Пресс-служба ОПФР по РТ (843)279-25-13, 279-25-11, Бу e-mail адрес спам-ботлардан сакланган, аны карар өчен Javascript кушылган булырга тиеш.

<< Беренчесе < Артка 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Алга > Соңгысы >>
Страница 1 из 1154

Бүген 20.09.17

Котлыйбыз!

Смотреть все новости

Безнең төркем

 

Яңалыклар

« Сентябрь 2017 »
Дш Сш Чш Пш Җм Шб Яш
        1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30  

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа» 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS