$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Иң күп укыла

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
Intertat
ИА Татар-информ

По словам Аделя Вафина, во время развития телемедицины в Татарстане уже реализован проект «единый рентгенолог».

(Казань, 17 августа, «Татар-информ», Валерия Белова). Первые дистанционные консультации врача и пациента станут доступны в Татарстане уже с 1 января 2018 года. Об этом министр здравоохранения РТ Адель Вафин рассказал журналистам на Международном конгрессе молодых ученых в медицине «RE:Search», который проходит сегодня в Иннополисе.

«Направление телемедицины очень актуально. Я думаю, что дистанционные консультации "врач-пациент" будут возможны уже с 1 января 2018 года по тем результатам, которые будет иметь сам больной. Скажем так, просто не имея никаких результатов первичных анализов, нужно будет все равно пройти их. В законе же прописано, что первая консультация должна быть очно. Первично больного нужно будет осмотреть», – отметил министр.

По словам Аделя Вафина, во время развития телемедицины в Татарстане уже реализован проект «единый рентгенолог».

«Это когда снимок, сделанный на КТ или МРТ, может быть описан врачом-рентгенологом, который находится на дежурстве, вне зависимости от времени дня и ночи. За 2,5 месяца у нас прошло 2000 таких описаний. Где бы ни находился больной, его снимок в течение 30 минут описывается нужным специалистом. Многое в мире сделано для телемедицины. Существуют девайсы, которые меряют давление, уровень сахара, уровень холестерина. Все это можно вписать в информационную систему, после чего удаленно врач проконсультирует пациента. В будущем, я думаю, все эти устройства будут интегрированы в наш смартфон. Очень много наработок. Я думаю, что в ближайшее время будет прорыв в этом направлении», – подчеркнул министр.

Напомним, в конце июля Президент России Владимир Путин подписал закон о телемедицине, предусматривающий выписку электронных рецептов и возможность оказания медицинской помощи дистанционно. Документ опубликован на официальном портале правовой информации.

Согласно тексту закона, выдавать рецепты на лекарства, в том числе содержащие наркотические средства или психотропные вещества, справки и рецепты на медицинские изделия можно будет в форме электронного документа.

Закон вступает в силу с 1 января 2018 года, отдельные положения – с 1 января 2019 года.

Басылган: Здравоохранение

16 августта район ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан Салкын Чишмә-Александровка юлының 5-6 километрларында 16.30 сәгатьтән 17.30га кадәр “Тоннель” профилактик чарасы үткәрелде. Барлыгы 12 юл хәрәкәте кагыйдәләре бозучыга беркетмә төзелде. Иң күп кагыйдә бозу – 7 – куркынычсызлык каешларын эләктермәү белән бәйле булды. 2 кешегә иминиятләү полисыннан башка йөргән өчен штраф салынды. Берешәр кеше иминиятләү полисына язылмаган килеш һәм техник яктан төзек булмаган автобус белән идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылды. Кагыйдә бозучылар арасында җәяүле дә бар иде.

Басылган: Иминлек

Бү­ген Әт­нә ра­йо­ны­ның “Мәң­гәр” кү­мәк ху­җа­лы­гы ба­за­сын­да Са­вым­чы­лар­ның 44нче рес­пуб­ли­ка кон­кур­сы баш­лан­ды. Ан­да ра­йон да­нын “Сар­ман” аг­ро­фир­ма­сы­ның Кәү­җи­як комп­лек­сы са­вым­чы­сы Лан­дыш Габ­дел­ха­ко­ва як­лый. Ул ра­йон са­вым­чы­ла­ры кон­кур­сын­да җиң­гән иде.

Басылган: Авыл хуҗалыгы

Татарстанда милли мәктәпләр һәм туган телдә белем бирүче бакчалар эшчәнлеге тикшереләчәк, милли мәгарифне үстерү вазифаларын җиренә җиткереп башкармаган җитәкчеләр эштән азат ителәчәк, рус мәктәпләрендә IX сыйныфта татар теленнән имтиханга сөйләм буенча сынау кертеләчәк – болар хакында мөгаллимнәрнең республика август киңәшмәсендә игълан ителде.

Традицион киңәшмәнең, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, пленар утырышы быел Мөслимдә узды. Аңа кадәр мөгаллимнәр төрле юнәлешләрдә узган секция утырышларында, Алабуга, Яшел Үзән һәм Иннополис шәһәрендә фикер алышты. 

2017-2018 уку елында Татарстанның мәгариф өлкәсен нинди үзгәрешләр көтә?

1. Белем сыйфаты ягыннан артта калучыларның хәлен яхшырту эше башлана

Мәктәп белеме сыйфаты буенча республикада ел да алдынгыларны һәм артта калганнарны билгелиләр. Рейтингта беренче урынны Бөгелмә муниципаль районы били. Саба, Мамадыш, Түбән Кама, Яшел Үзән, Балтач һәм Азнакай районнары күрсәткечләре сизелерлек яхшырган. Тукай, Аксубай, Әгерҗе, Чистай, Зәй, Баулы, Тәтеш, Чүпрәле һәм Кайбыч районнары түбәнрәк тәгәрәгән. Менделеевск, Кама Тамагы, Әлки, Чирмешән һәм Алексеевск районнары “кызыл” зонадан берничә ел чыга алмый. Балык Бистәсе, Тукай, Апас районнары да “кара” исемлектә. Сентябрьдән укыту-методик эшчәнлекне өйрәнү буенча координацион совет, муниципаль мәгариф идарәләре органнары белән берлектә, бу вазгыятьне төзәтү буенча эшне башлаячак.

Муниципаль берәмлекләр дәүләт аттестациясе буенча иң яхшы һәм иң начар нәтиҗәле мәктәпләрнең күрсәткечләре арасындагы аерманы киметү бурычын да хәл итә белергә тиеш. Рус теле буенча лидер һәм аутсайдер мәктәпләр арасында иң зур аерма Яшел Үзән, Казанның Киров һәм Мәскәү, Вахитов һәм Идел буе районнарында, Әлмәт һәм Чистайда. Бу мәсьәләдә иң үрнәк район – Бөгелмә.

Математика буенча да шул ук хәл. Иң зур аерма Әлмәт, Казанның Вахитов һәм Идел буе, Татарстанның Яшел Үзән районында. Бөгелмә, Мамадышта бу мәсьәләдә тәртип.

Аерым районнарда хәтта аз комплектлы мәктәпләрдә дә имтиханга намус белән әзерләнә алмаганнар. Алексеевск районы Зур Тигәнәле авылында нибары бер чыгарылыш укучысы, анысы да математиканы 27 баллга тапшырган. Әлки районы Хузангаево мәктәбендә математиканы 2 укучы тапшырган, әмма алары да шул 27 баллдан ерак китә алмаган. “Түбән күрсәткечле мәктәпләр белән эшләү актуаль булып кала. Моның өчен республикада махсус проект гамәлгә ашырыла. Бу эшне Мәгарифне үстерү институты көйләп тора”, - ди вице-премьер – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.

2. Милли мәктәпләр эшчәнлеге ел да күзәтеп барылачак

Әйтергә кирәк, быел министрның төп докладында милли мәгарифкә зур урын бирелгән иде, проблемалар әйтелде. Рейтингта ике ел рәттән алдынгылыкны Мөслим районы ала. Актаныш, Балтач, Саба, Теләче, Арча, Мамадыш, Сарман, Кайбыч, Апас районнары дау зган уку елында милли мәгариф юнәлешендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. Рейтингның соңгы ун позициясендә – Югары Ослан, Менделеевск, Чистай, Алабуга, Әлмәт, Яшел Үзән, Баулы, Алексеевск, Түбән Кама, Азнакай районнары. Балтач, Актаныш, Теләче, Саба районнары иң яхшы унлыкта соңгы өч елда үз урыннарын тотрыклы саклый. Югары Ослан, Менделеевск, Чистай, Әлмәт, Баулы районнары инде өч ел рәттән “кызыл”лар төркеменнән чыга алмый. “Бу игътибарга алынырга тиешле мәсьәлә. Көз көне, координацион совет кысаларында, бу районнарны аерым чыгып тикшерергә мәҗбүр булачакбыз”, – дип кисәткән иде министр урынбасары Илдар Мөхәммәтов милли мәгариф секциясендә.

Министр Энгель Фәттахов зур шәһәрләрдә туган телләрне саклап калу һәм үстерү өчен җаваплы хезмәткәрләр булырга тиешлеген билгеләп узды. “Агымдагы уку елында без татар база мәктәпләренең эшчәнлеген өйрәндек. Төп нәтиҗә: районнардагы методик хезмәтләрнең, мәктәп җитәкчелегенең эшне тиешле оештырмавы аркасында уку-укыту барышы рус теленә күчкән. Мисал өчен, Менделеевскның 7 нче урта мәктәбендә күпчелек укытучылар татар телен предметларны татарча укытырлык дәрәҗәдә белми. Нурлат шәһәренең 4 нче мәктәбендә 16 педагог татар телен сөйләм теле дәрәҗәсендә генә белә, ягъни дәрес укыта алырлык түгел. Шундый ук ситуация Казанның 16 нчы гимназиясендә дә күзәтелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча республика киңәшмәсе үткәрелде. Һәр елны милли мәктәпләр эшчәнлеген күзәтеп бару турында карар кабул ителде”, - дип белдерде Энгель Фәттахов.

Министр әйтүенчә, милли мәктәпләр белән идарә итә белмәүче җитәкчеләр вазифаларыннан колак кага. Соңгы ике елда 10 татар база мәктәбенә яңа җитәкче билгеләнгән.

Мәктәпләрдә татар телендә белем бирү күз буяу кебек кенә булган районнар да бар. Министр хисапларга ялган саннар кертүне туктатырга кирәклеген ассызыклады. “Аеруча шәһәрләрдә милли мәктәпләр эше игътибар сорый. Һәр җирдә милли мәгарифне үстерү планнары расланган. Мин район башлыкларына мөрәҗәгать итәм: күп нәрсә сездән тора. Бу мәсьәләләрне шәхси контрольдә тотыгыз! - диде Энгель Фәттахов.

3. Рус мәктәпләрендә татар теленнән имтиханга сөйләм буенча сынау кертелә

Республикада икенче ел рәттән 9 нчы сыйныфтан соң 8 предмет буенча татар телендә имтихан тапшыру мөмкинлеге бирелә. Әтнә, Саба, Апас, Кайбыч кебек татар районнарында узган уку елында бер укучы да ул мөмкинлектән файдаланмаган. Татар телендә имтихан тапшырган укучылар саны буенча Мөслим, Әгерҗе, Актаныш, Биектау, Питрәч, Лениногорск, Балтач районнары алдынгы позициядә. “Бирегез төп дәүләт имтиханын татарча. Ник сез моннан файдаланмаска тиеш? Дөрес, татар телен сайлаган балалар саны буенча уңай якка үсеш бар, әмма Әтнә, Саба кебек районнарда болай булса, кая барабыз соң без? Шуңа күрә моны киләчәктә дә карыйбыз, анализлап барачакбыз бу мәсьәләләрне. Мөмкинлекләр бар, хәзер контроль-тикшерү материалларын күбрәк итеп эшләячәкбез, балаларны әзерли аласыз. Бу күрсәткечкә киләчәктә дә нык игътибар итәчәкбез”, - дип кисәтте министр.

Быел татар теленнән төп дәүләт имтиханы материалларына, эксперимент буларак, бердәм республика тесты биремнәреннән телдән сөйләм өлеше кертелгән. Язын республика тестын телдән сөйләү өлеше белән сынау рәвешендә 130 бала тапшырган булган. Яңа уку елында исә, рус телле укучыларның барысы да республика тестында телдән сөйләм өлешен үтәчәк. Моннан тыш, 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, имтихан өчен татар телен сайлаучыларның барысының да телдән сөйләме тикшереләчәк. Бу бары тик рус мәктәпләрендә укучы балаларга кагыла.  

4. Рөстәм Миңнеханов: БДИдан югары балл җыючыларны ректорлар үзләренә җәлеп итәргә тиеш

Бердәм дәүләт имтиханыннан бер яки берничә предметтан 100 балл алучылар саны артуына сөенеп бетәргә өлгермәдек, аларның яртысының инде читкә китүенә дә уфтанырга туры килә. Акыллы башларны кулдан ычкындырганнары өчен, югары уку йортлары ректорларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан эләкте.

“Безнең югары уку йортлары җитәкчелеге, профессорлар иң яхшы абитуриентларны үзенә җәлеп итү буенча эшләргә тиеш. Без Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыючылар белән очрашкан идек: 117 кешенең 50 проценты гына бездә калуын җиткерде, калганнар читкә китә. 50 процент күп ул”, – дип, Рөстәм Миңнеханов ректорларның имтиханнарда югары нәтиҗәләр күрсәткән абитуриентлар язмышы белән якыннан кызыксынмауларына шелтә белдерде.

Ул Бөгелмәдә 3 предметтан 100әр балл җыйган укучының Самара медицина уку йортына киткәнен мисалга китерде. “Аның белән беркем очрашмаган да, сөйләшмәгән дә. Самарада начар дип әйтмим, ләкин без бит үз акыл ияләре өчен көрәшергә тиеш.  Кая карыйсыз? Сезнең уку йортлары ничек көндәшлеккә сәләтле булсын инде?! Андый "текә" булудан туктагыз! Сез мәктәпләрдәге барлык вазгыятьне белергә тиеш! Иң яхшыларын үзегезгә җәлеп итү ягын карарга тиешсез”, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов ректорларга.

Инде читкә киткән очракта да, андый акыллы яшьләрне кире үзебезгә эшкә чакыра белергә тишбез, дигән фикердә Президент.

5. Туган телдә белем бирү буенча балалар бакчалары тикшерелеп торачак

Балалар бакчасында йөргәндә үк, балалар телләрне губка кебек сеңдерә дигән сүз бар. Министр да кичә шул фикерне раслады. “Сабый чак – тел өйрәнү өчен иң уңай вакыт, шунлыктан эшне оештыру күпкә җиңел, әти-әниләр арасында киеренкелек тумый. Балаларга туган телләрендә белем бирүне игътибар белән оештыруыгызны сорыйм, - ди министр.

Быел Казанда татар телендә белем бирүче 40 балалар бакчасы эше өйрәнелгән. Аларның 24 ендә генә барлык педагогларның татарча белүе ачыкланган. 4 балалар бакчасы милли учреждение статусыннан колак каккан. Мондый мониторинг быел барлык муниципаль берәмлекләрдә дә уздырылачак.

Республикада татар балаларына туган телдә белем бирү күрсәткече уртача 54 процент тәшкил итә. Татарлар саны күп булуга карамастан, татар балаларына туган телдә белем бирү буенча начар эшләүче районнар түбәндәгеләр: Кама Тамагы, Буа, Азнакай, Биектау, Кукмара, Балык Бистәсе, Арча, Тукай районнары. Энгель Фәттахов исемнәре җисеменә туры килмәгән балалар бакчаларында кадрларны эштән алу катгый куелачагын әйтте. “Эш нәтиҗәсе бакча мөдиреннән тора. Ул үзе татар җанлы булмаса, мәңге милли мохит тудыра алмый”, – дип министр бу мәсьәләдә йомшаклык күрсәтелергә тиеш түгеллеге турында кисәтте.


6. 10 нчы сыйныфлар өчен – “телдән сөйләү” белән инглиз теленнән тест

Чит телләр буенча белем бирү мәсьәләсендә хафаланырлык урын бар. “Ел саен үткәрелә торган диагностика тестлары 4, 6 һәм 8 нче сыйныф укучыларының чит телләрне белү дәрәҗәсе әллә ни югары булмавын күрсәтә”, - дип белдерде Энгель Фәттахов.

Министр сүзләренчә, республика командасының инглиз теле буенча бөтенроссия олимпиадасында мактанырлык чыгыш ясамавы да уйланырга мәҗбүр итә. Киләсе елның апрелендә илкүләм олимпиада Казанда узачак.

“Безнең тарафтан чит тел белемен камилләштерү буенча “юл картасы” эшләнде. Киләсе елда 10 нчы сыйныфларда “телдән сөйләү” бүлеге белән инглиз теленнән тест үткәреләчәк. Шул рәвешле, без 2022 елга да әзерләнәбез, ул вакытта Россиядә чит илдән Бердәм дәүләт имтиханын гамәлгә кертү планлаштырыла”, - дип билгеләп үтте Энгель Фәттахов.

7. Фәрит Мөхәммәтшин: Һөнәри ориентация буенча яңа бәяләү рейтингы кирәк

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның мәгариф системасында яңа бәяләү күрсәткечләрен кертергә тәкъдим итә.

Ул, шулай ук, алдагы утырышларда тирән анализ белән бәйле мәсьәләләргә күбрәк игътибар бирергә киңәш итте. Аның әйтүенчә, белем бирү оешмалары арасында тәрбия мәсьәләсе ничек куелганына, балигъ булмаганнар эшләре буенча исәптә торучылар күпме булуына игътибар юнәлтү кирәк. “Суицидлар да шуннан килә бит. Педагоглар коллективы, сыйныф җитәкчесенең ата-аналар белән нинди элемтәдә торуы, ата-аналар комитетының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләве – болар анализ сорый”, – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы рәисе һөнәри ориентация мәсьәләсенә дә тукталды.

“Бүген безгә ниндидер яңа бәяләү рейтингы кирәк, бу тәнкыйтьләү яки 100 балл җыючылар, медалистлар кайда күбрәк яки азрак булуы турында сөйләү өчен түгел, безгә яшь белгечнең һөнәри белеменең нәтиҗәлелеген арттыру мөһим”, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул әле күптән түгел генә телевидениедән Россия буенча мәгълүматлар ишетүен әйтте. “Югары уку йортларын тәмамлаучыларның институтта алынган белгечлеге буенча 50 проценттан кимрәге генә эшли. Моның нәрсә икәнен күз алдыгызга китерәсезме?! Бу әрәм хезмәт, бу кешегә белем бирүгә әрәм акча сарыф итү дигән сүз. Минемчә, мәктәпләрнең чыгарылыш укучылары кайсы һөнәргә тартылуы буенча рейтинг ясарга кирәктер. Мәктәпне тәмамлаганда, мәсәлән: “Кем буласың килә?” – дип сорарга була, – дип тәкъдим итте парламент рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, районнардан күпме кеше укырга китеп, күпмесе кире кайтканын, практикага күпме кешене юллаганыбызны белеп тору кирәк.

8. Рөстәм Миңнеханов: Ресурс үзәкләрендә халыкара стандартлар кертү кирәк

Татарстанда ресурс үзәкләрендә халыкара стандартлар кертү, шулай ук республикада күп функцияле үзәкләр тәҗрибәсен алга сөрү кирәк. Президент фикеренчә, һөнәри әзерлек нәтиҗәләре буенча яхшы динамика күзәтелә, әмма статистиканы алсак, бездәге һәм халыкара дәрәҗәләрне чагыштырганда, без әле күпкә калышабыз. "Без ресурс үзәкләренә халыкара стандартлар кертергә тиеш. Бу модага дан җырлау түгел, бу һөнәри осталык, көндәшлеккә сәләтлелек. Ресурс үзәге мөһим бу бурычны хәл итәргә тиеш. Без Ворлдскиллста кемнедер гаҗәпләндерү өчен катнашмыйбыз, без һөнәри әзерлекне дөнья дәрәҗәсенә җиткерергә тиешбез. Бу безнең икътисад өчен кирәк. Бу юнәлештә эшләүне дәвам иттерүне сорар идем", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

 9. Ата-аналарны гомуми укыту чаралары узачак

2017 елда республика дәрәҗәсендә ата-аналар комитетлары арасында бәйге үткәрелгән. Казан, Лаеш, Саба, Азнакай, Тукай районнарында оештыру һәм идарә мөмкинлекләре зур булуы күренгән. Мәсәлән, Столбище мәктәбендә әтиләр активлыгы нәтиҗәсендә даими рәвештә гражданлык-патриотик юнәлешле чаралар уза. Азнакайда гимназиясендә әти-әниләр укучыларны һөнәрләр дөньясына алып керә. Сентябрьдән график нигезендә, ата-аналарның педагогик белем дәрәҗәсен арттыру максатыннан, иҗтимагый совет белән берлектә, ата-аналар өчен гомуми укыту башлана, шулай ук вебинарлар режимында актуаль темалар буенча республика ата-ана җыелышлары старт ала. Муниципаль дәрәҗәдә шундый эш оештырылырга тиешлеген әйтте министр.

10. Психологлар барлык мәктәпләрдә булырга тиеш

Энгель Фәттахов барлык мәктәпләрнең штат расписаниесендә психологлар булырга тиешлеген таләп итте. 2015 елдан башлап, психологлар саны 415 тән 490 га җиткерелсә дә, республика мәктәпләренең чирек өлешендә диярлек психологлар әлегә юк.

Мәгариф тармагының консолидацияле бюджеты чирек өлешкә артып, 80 млрд сум тәшкил иткән. Бу елга бюджетны формалаштыру барышында өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең, урта һөнәри белем бирү оешмалары мастерларының эш хакын арттыру исәпкә алынган. Моннан тыш, 2018 елда балалар бакчаларын норматив финанслауны 1,5 млрд сумга, мәктәпләрнекен 800 млн сумга арттыру турында карар бар. Узган елдан башлап, укытучыларның компьютерларын яңартуга керешкәннәр. Быел укытучыларга 17,5 мең яңа ноутбук өләшенәчәк. Тагын 11 меңен яңартасы кала. Быел 6 мәктәп кулланышка кертелә. Шулай ук, 7 балалар бакчасы ишекләрен ача. Район һәм шәһәр мәгариф идарәләренә 14 микроавтобус һәм 45 җиңел машина тапшырылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслим районы мәгариф системасындагы үзгәрешләрдән бик канәгать калды. Алай гына да түгел, Мөслим тәҗрибәсен ул өйрәнерлек үрнәк итеп китерде.

intertat.ru

Михаил Захаров фотосы

Басылган: Мәгариф

Урта Кәшер авыл клубында “Парлы гомер – үзе бер бәхет” исемендәге кичә узды. Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, аның урынбасары Ләйсәнә Баһманова, авыл ветераннар советы рәисе Зинаида Якупова  60 ел бергә гомер иткән Лена һәм Касыйм Сәүбәновлар, 55 ел бергә гомер иткән Роза һәм Мотыйгулла Габыйдуллиннар, Мөслимә һәм Рафис Нәсыйбуллиннар, 30 ел бергә яшәгән Гөлфирә һәм Салават Нәсыйбуллиннарны котладылар.

Басылган: Котлыйбыз!

Районда урып-җыю эшләре дәвам итә. Сезне 17 августка комбайнчылар арасындагы нәтиҗәләр белән таныштырабыз. Нәтиҗәләр белән танышу өчен түбәндәге сылтама буенча үтегез.

Урып-җыю

Басылган: Авыл хуҗалыгы

В мероприятии примут участие более 250 молодых медиков из России и стран СНГ.

(Казань, 17 августа, «Татар-информ», Валерия Белова). II Международный конгресс молодых ученых в медицине «RE:Search» открылся сегодня в Иннополисе. В мероприятии участвуют более 250 молодых специалистов – медиков из России и стран СНГ. Экспертами выступят ведущие специалисты в области здравоохранения из США, Великобритании, Германии и России.

«Сегодня мы видим здесь интересные проекты и колоссальный обмен знаниями. От идеи до воплощения проходит совсем немного времени. Иннополис стал по-настоящему магнитом для интеллектуальной, креативной молодежи. Здесь собрались представители 25 регионов Российской Федерации. Очень важно, чтобы мы развивали и готовили своих ученых. Когда ты проходишь какой-то путь, важно понимать, что ты первый. Сегодня практическая медицина нуждается во врачах-исследователях. И я хочу отметить, что здравоохранение РТ – это высокотехнологичная медицина, это инновационные направления, это развитие IT-направлений», – рассказал министр здравоохранения Татарстана Адель Вафин.

В этом году данный проект получил грант Президента Российской Федерации, благодаря чему талантливые молодые ученые-медики смогут получить финансирование на свои инновационные разработки.

Басылган: Общество

Сезгә җиңел шоколад-эремчек десерты рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

  • эремчек – 500 грамм;
  • желатин – 2 аш калагы;
  • сөт – 1 стакан;
  • какао – 5 аш калагы;
  • шикәр – 4 ашкалагы.

Желатинны 40 минутка салкын суга салабыз.

Блендерда эремчекне шикәр белән ышкыйбыз.

Сөтне җылытабыз (кайнатмыйбыз), бу эшне микродулкынлы мичтә эшләргә була. Кабарган желатинны сөттә эретәбез, аннары эремчек массасын өстибез. Яхшылап бутыйбыз һәм икегә бүләбез.

Бер өлешенә какао-порошок салабыз һәм яхшылап бутыйбыз. Икенче өлешенә җиләк-җимеш, чикләвек, кокос йомычкасы – теләгән әйберне салырга була.

Шоколадлы һәм ак массаны үтә күренмәле бокалларга чиратлап салабыз. Төсләр аерылып торсын өчен һәрбер катламны салган саен суыткычка 10 минутка куеп торырга кирәк. Әзер десертны вакланган фундук белән бизибез, 1 сәгатькә суыткычка куябыз.

Барлыгы 40 минут вакыт кирәк.

Басылган: Җәмгыять

Народное название этого дня – Авдотья-сеногнойка, Огуречница, Малиновка.

В северных областях и в регионах Нечерноземья созревают огурцы. Считается, что после этого дня они теряют свой вкус и аромат, становятся горькими и кривыми. В центре и на юге России собирают чеснок и лук. В лесах и в садах поспевает малина. Начинается сенокос отавы – второй травы, выросшей после первого сенокоса. Отаву спешили выкосить как можно быстрее, ведь вторая половина августа как никогда щедра на дожди и продолжительное ненастье.

Запрещалось в этот день одалживать деньги. В противном случае они водиться перестанут. Неблагоприятный день для торговли – прибыли мало.

Не редкость в этот день дождливая погода. Считается, что ненастье на Авдотью – это надолго! Дожди, начавшиеся 17 августа, закончатся только в сентябре-октябре. Эта редкая морось могла несколько дней не прекращаться ни на минуту. Августовские слепые дожди крайне вредны для сена, оставшегося в копнах на поле. Поэтому его спешили убрать на сеновал как можно раньше, чтобы не остаться на зиму без корма для скота.

Но некоторые суеверные люди боялись убирать копны сена в этот день. Услышав внутри копны посторонние шорохи, они верили, что это сам Ледащий – сенокосный дух – во сне ворочается. Если его разбудить, он мог и показаться в виде мохнатого и хвостатого старика со злобным нравом.

Старинное обрядовое блюдо этого дня – пышный и сладкий пирог с малиной. Особенно он вкусен из свежих ягод. Но в пищу употребляли лишь малую часть собранной малины – остальное шло на варенье и наливки, на зиму.
Народные приметы на 17 августа

1. Молитва семи отрокам Эфесским в этот день надежно защищает от бессонницы и помогает успокоить плачущих младенцев.

2. Жаркий день – к хорошему сенокосу.

3. Дождь – к неудачному сенокосу.

4. Много малины – к хорошему урожаю зерновых.

5. Одалживать деньги или самому брать в долг – к бедности.

6. Сильная гроза – к урожаю сена (отавы).

7. Много росы – к неурожаю льна.

8. Какая погода 17 августа – таким и будет весь ноябрь.

9. Светлый и солнечный день – начало зимы будет мягким и приятным.

10. Ненастный и дождливый день – к суровому ноябрю.

Информация с сайта goroskop.ru
 

Басылган: Общество

14 августа в Сармановском районе около села Дусюмово столкнулись автомобили Lifan и КАМАЗ. Водитель и 16-летний пассажир иномарки погибли.

Авария произошла в 14 часов 49 минут на 33-ем километре автодороги Альметьевск-Муслюмово. По предварительным данным, 43-летний водитель автомобиля Lifan при обгоне не справился с управлением и попал под колеса попутного КАМАЗа. Иноммрку буквально раздавило, водитель и пассажир от полученных травм погибли на месте. Спасателям пришлось разрезать крышу, чтобы извлечь погибших. 

Информация и фото с сайта avtospravochnaya.com

Басылган: Безопасность
<< Беренчесе < Артка 1 2 Алга > Соңгысы >>
Страница 1 из 2

Бүген 21.11.17

Котлыйбыз!

Смотреть все новости

Безнең төркем

 

Яңалыклар

« Август 2017 »
Дш Сш Чш Пш Җм Шб Яш
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа» 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS