$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Иң күп укыла

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
Intertat
ИА Татар-информ

Хәерле иртәлэр.Уңышлы көн булсын.Бәйрәм белән брыгызны да.

фото из: https://vk.com/public147862424?_smt=groups_list%3A1

Басылган: Җәмгыять

Район газетасына 2018 елның беренче яртыеллыгына яздыруда стимул булдыру максатыннан, “ТАТМЕДИА” җәмгыяте хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре арасында конкурс игълан итә. Анда районның барлык хат ташучылары һәм почта бүлекчәләре катнаша ала. Җиңү өчен газетага яздыруда 2017 елның беренче яртысы-на яздыруга караганда кимендә 5 процентка үсешкә ирешү шарт итеп куела. Шулай ук подписка тыгызлыгы да исәпкә алыначак.

 

фото из:https://pixabay.com/ru/photos/

Басылган: Бу мөһим
Соңгы елларда районны яшелләндерүгә зур игътибар бирелә. Сарманда, авыл җирлекләре территорияләрендә төрле агачлар, шул исәптән атмосфераны чистартуга зур өлеш кертүче, һаваны сафландыручы чыршы һәм наратлар утыртыла. Ә быел әле көз көне генә үзәк урамны “төрлеләндерделәр” – ят агач-куаклар: берничә сорт очлы яфраклы өрәңгеләр, зур яфраклы юкәләр, миләшләр, мәңге яшел артыш, җимешләре уттай янучы кизил, туган ягыбызның матур бер бизәге булган камырлык, алмагачлар һәм башкаларны утырттылар. Ә иң элек тип-тигез һәм матур итеп тротуарлар салдылар. Билгеле, Сарман халкы боларга сөенеп бетә алмады. Тик, уйлавыбызча, кешегә һаман нидер җитми, нәрсәдәндер канәгать түгел. Ленин урамында күргәннәрдән чыгып әйтүем. Шушы урамдагы бер йорт каршындагы электән утырткан куак үсеп китә алмаган урында берзаман сукмак барлыкка килде...
Язманы тулы вариантта газетаның киләсе санында укый аласыз.
 
 
материал бепән фотоларны Зөлфия Шәрипова әзерләде
Басылган: Җәмгыять

 Анда Сарман мәктәбе һәм гимназиянең 1-4  каласс укучылары катнашты. Конкурска 123 эш кабул ителде. Аларның 8-е җиңү яулады. Аерым алганда, Сарман мәктәбеннән 1а класс укучысы Лиана Габрахманова – беренче, 1б классыннан Зилия Габдрахманова – икенче, 4а классыннан Ислам Марданов- өченче, шул уку класстан Индира Ильясова дүртенче урынны яуладылар. Сарман гимназиясеннән 4а класс укучысы Илшат Гыйльфанов беренче булса, шул уку класстан Ислам Хәйдәровка – икенче, 3б класс укучылары Адел Гарифуллин белән Камилә Нурмөхәммәтовага  өченче һәм дүртенче урыннар бирелде. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәче башкарма комитеты җитәкчесе  Гөлүсә Харисова аларга истәлек бүләкләре һәм Мактау кәгазьләре тапшырды. Укучыларны әлеге конкурска әзерләүдә зур өлеш керткән Сарман мәктәбе укытучылары Әлфинур Александровага, Илмира Әхәтовага, Нурия Салиховага, Сарман гимназиясеннән Резидә Сорокинага, Илмира Гыйльфановага да “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең Мактау кәгазьләре тапшырылды. Бәйгенең “Актив катнашкан өчен” номинациясе дә булдырылган иде. Анда гимназия укучылары Зөһрә Шиһапова(4б класс), Радомир Брызгалов (3а класс) эшләре билгеләп үтелде. 

фото һәм материалны Роза Ганиева әзерләде

Басылган: Җәмгыять

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте җитәкчеләрне «Язылу бүләк ит-2018» акциясендә катнашырга чакыра. Акция кысаларында Татарстанның танылган шәхесләре газета-журналларга үзләре генә язылып калмыйча, туганнарын, якыннарын яздыралар, балалар йортларына, ветераннарга, социаль учреждениеләргә язылу бү-ләк итәләр. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, акциягә кушылып, Татарстандагы барлык интернат-йортларга подписка бүләк итте. Узган абунә кампанияләрендә акциянең почетлы катнашучылары арасында министлар, ведомстволар җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы һәм Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы де-путатлары, танылган сәнгать эшлеклеләре һәм спортчылар бар иде.

Акция старт алганнан бирле муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин да анда катнаша. Хөрмәтле ра-йондашлар! Без сезне район газетасына 2018 елның беренче яртысына яки ел буена әти-әниләрегезне, ту-ганнарыгызны яздырырып, акциянең почетлы катнашучылары булырга чакырабыз.

фото һәм материал редакция архивыннан

Басылган: Бу мөһим

В районном доме культуры в рамках конкурса “Без - сәнгатьле халык” продолжаются концерты художественной самодеятельности сельских поселений. С 20 октября по 2 ноября состоялись концерты художественной самодеятельности Чукмарлинского, Иляксазовского, Кавзияковского, Карашай-Сакловского, Лешев Тамакского сельских поселений. Концерты продолжатся до 28 ноября.

 

фото и материалы из:http://sarmanovo.tatarstan.ru/

Басылган: Культура
Сарман "Кояшкай" балалар бакчасы мәйданчыгының чираттагы утырышы булды. Ул "Балалар бакчасында сәнгати-эстетик усеш өчен уңай шартлар тудыру" темасы астында Сарман муниципаль районы "Шәрләрәмә балалар бакчасы "Ромашка" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә узды. Мәйданчыкка караган 6 авыл балалар бакчасы тәрбиячеләре катнашты. Утырышта Шәрләрәмә балалар бакчасы тәрбиячесе Гатиятуллина Эльмира "Татар халкының милли бизәкләре. Түбәтәй бизәү" темасына комплекслы эшчәнлек үткәрде. Эшчәнлек бик кызыклы, киң эчтәлекле, мавыктыргыч булды. Шулай ук үз тәҗрибәсеннән чыгып Ахметшина Фәридә, Гаделшина Ризидә ясаган чыгышлар да эчтәлеклелеге, актульлелеге белән аерылып торды. Соңыннан план буенча алда эшләнәсе эшләр турында түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. 
Утырышта Сарман №1 "Кояшкай" балалар бакчасы мөдире Ахкамова Илсөяр һәм өлкән тәрбияче Билалова Айсылу катнаштылар. 
 
 
Фото һәм материалны Билалова Айсылу җибәрде
Басылган: Җәмгыять

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ", Светлана Белова). Түбән Кама районында Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама идарәсе оператив хезмәткәрләре тоткарлаган кешеләрдән алынган противогазларда үз-үзенә кул салган егетнең ДНКсы табылмаган. Бу хакта “Татар-информ”га тикшерү эшенә якын булган үз чыганагы хәбәр итте.

Искәртеп үтик, Түбән Камада 19 октябрь көнне 22 яшьлек Илназ Пиркин полиция бүлегеннән чыккач үз-үзенә кул салганнан соң тикшерү эше кузгатылды. Билгеле булганча, егет үләр алдыннан үзен тоткарлаган полицейскийларның аны гаепләве, җәзалавы турында видеомөрәҗәгать калдырган. Аерым алганда, ул оперативникларның үзен кыйнауларын, противогаз кигертеп, кислород килүне туктатуларын хәбәр иткән.

Әлеге хәлдән соң Татарстан тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан, өч оператив хезмәткәр тоткарланган һәм кулга алынып, тикшерү изоляторына озатылган.

“Татар-информ”га билгеле булганча, 15 октябрьгә каршы төндә Илназ Пиркин дусты белән Түбән Камада яшәүче хатын-кызның 14нче модельле “Лада”сыннан автомагнитола урлаган. Автомобильдә ул хатын-кызның ир туганы йөргән.

 

Хатын-кыз гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән, “Урлау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

“Татар-информ” чыганаклары буенча, Илназдан адвокат катнашында сорау алганнар. Моннан тыш, полиция бүлегеннән тикшерү кулында булган видеоязмада егетнең оперативниклар белән коридорда иркенләп йөрүе һәм хәтта алар белән тәмәке тартырга чыгуы күренә.

Оператив хезмәткәрләрне тоткарлау белән кабинетларыннан аларның шәхси әйберләре алынган. “Татар-информ”га билгеле булганча, экспертиза аларның берсендә дә Илназ Пиркинның ДНКсы булмавын ачыклаган, ә противогаз хуҗаларыныкы бик күпләп табылган.

Бу җәнҗаллы вакыйганы җентекләп өйрәнү тикшерүчеләргә тапшырылган. Барлык чаралар үткәрелгәннән соң, оперативникларның Илназ Пиркин үлеменә катышы бармы-юкмы икәнлеге ачыкланачак.

Басылган: Закон һәм без
<< Беренчесе < Артка 1 2 3 Алга > Соңгысы >>
Страница 1 из 3

Бүген 12.12.17

Котлыйбыз!

Смотреть все новости

Безнең төркем

 

Яңалыклар

« Ноябрь 2017 »
Дш Сш Чш Пш Җм Шб Яш
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30      

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа» 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS