$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Иң күп укыла

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
Intertat
ИА Татар-информ

Сармандагы 2533нче сайлау участогына килеп тавыш бирүчеләр саны 17.00 сәгатькә 740 кешегә җиткән. Бу- сайлау участогына беркетелгән кешеләрнең 52 проценты, дигән сүз.Участоклар 20.00 сәгатькә кадәр эшлиячәк, димәк, әле үз сүзегезне әйтергә вакыт бар.

Басылган: Җәмгыять

Бүген районның өч җирлегендә өстәмә сайлаулар үтә. Бер мандатлы 5 нче номерлы Җәлил, 6 нче санлы Иске Имән, 1 нче санлы Чукмарлы сайлау округлары буенча муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына бушаган урыннарга депутатлар сайлыйлар.

Чукмарлы авылында халык бердәм килгән һәм үз тавышын биргән инде. Җәлил халкы да үз җае белән сайлауларга килә.

-         Иске Имән халкы бүгенге сайлауларда да, үзара салым өчен тавыш бирүдә дә актив булды, - ди авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова. – Җирлек язмышына битараф булмаганнары өчен барысына да зур рәхмәт.  

 

 

Басылган: Җәмгыять

Башка еллардан аермалы буларак, быел җирле референдумга Җәлил бистәсе дә кушылды. Бистә халкы уңай тавыш биргән очракта, җирле мәсьәләләрне хәл итәргә халыктан ике йөзәр сум акча җыелачак. Республика акчалары да кушылгач, ул шактый булырга тиеш. Аңа Җәлил, Кызыл Бакча зиратларын әйләндереп алу, өйчекләр ясау, зиратка керү юлларын төзекләндерү планлаштырылган. Бистәдә һәм Кызыл Бакча, Абдрахман, Яңа Минзәләбаш авылларында биек агачлар киселәчәк. Җәлилдә янгын гидранты урнаштыру һәм аны карап тору, кышкы чорда урам юлларын кардан чистартып тору кебек эшләр дә каралган. Поселокта, Яңа Минзәләбашта балалар мәйданчыгына хезмәт күрсәтү, урам исемнәре язылган такталар беркетүне дә планга керткәннәр.  

 

Басылган: Җәмгыять

- Үзара салым җыюны хуплап тавыш бирдем, - ди Сарман авылының Яшьләр урамында яшәүче Мөршидә Амурская. - Эшләнгән эшләрне күреп торабыз. Тик безнең дә гозер бар: урамга илтүче тротуарларны чистарту, чүпләрен чабып торуга да акча бүлсеннәр иде алардан. Безнең тирәгә балалар мәйданчыгы булса да, әйбәт булыр иде.

Басылган: Җәмгыять

Петровка Завод авыл җирлеге халкының күпчелеге уңай тавыш биргән очракта, хокукы булган һәр кешедән киләсе елда җирлектә башкарылачак эшләр өчен 200 сум акча җыелачак. Дәүләт тупланган сумманы тагын дүрткә арттырачак. Ә алар җирлеккә кергән авылларда янгын краннары алу, Алан авылы зиратын киңәйтү, Петровкада фельдшер-акушерлык пунктын әйләндереп алуга, Аланда чишмә буен төзекләндерүгә һәм башка җирлек мәсьәләләренә кагылышлы планлаштырылган эшләргә кулланылачак.  

Басылган: Җәмгыять

Район территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, 14.00 сәгатькә район буенча 52 процент халык референдумга килгән. Сарманның үзендә 48 процент кеше катнашкан, авыл җирлекләре буенча – 66%. Җәлил бистәсе халкының 39 % килгән. 

Басылган: Җәмгыять

-         Җирлек халкы референдумга бик актив килә. Төшкә кадәр күпчелеге килде. Сораштыруларга караганда, халык уңай фикердә, - ди Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева. 

Гомуми җыенда Янурыс авылында үзара салым акчасына авыл зиратын әйләндереп алу өчен төзелеш материаллары, мәдәни чараларны уздыру өчен музыкаль аппаратура алу планлаштырылган иде. Территорияне яшелләндерү, урам утларын алмаштыру, урам исемнәре, йорт номерлары язылган беркетмә такталар урнаштыруны да җирлек халкы үзара салым акчаларына эшләргә тәкъдим итте. Каташ Каран авылында балалар мәйданчыгы да урнаштырылачак.

-         Моннан тыш та эшләр бар. Бүген тормыш иптәшем белән уңай тавыш бирдек. Үзебез яшәгән җирлекнең матурлыгы үзебезгә кирәк бит, - ди Янурыс авыл җирлегеннән Раилә Шәехова. 

Басылган: Җәмгыять

19 но­ябрь­дә Ха­лы­ка­ра ир-ат­лар кө­не бил­ге­ләп үте­лә. Без­гә, 8 март­та ха­тын-кыз­лар кө­нен бәй­рәм итәр­гә га­дәт­лән­гән ке­ше­ләр­гә, бу яңа­лык бу­лып ише­тел­сә дә, да­та ин­де 1999 ел­да ук га­мәл­гә кер­тел­гән икән.  Ә шу­лай да ра­йон­даш­лар аңа ни­чек ка­рый соң? Бу уңай­дан кеч­ке­нә со­раш­ты­ру үт­кә­реп ал­дык. Ил­фат Сол­та­нов, ра­йон ве­те­ри­на­рия бер­ләш­мә­се на­чаль­ни­гы:

– Бу бәй­рәм ту­рын­да ишет­кән юк иде. Кем­нең­дер ини­ци­а­ти­ва­сы бе­лән кер­тел­гән, ир-ат­лар­ның га­и­лә­дә­ге ро­ле­нә игъ­ти­бар­ны арт­ты­­ру­ны күз­дә то­та икән, ди­мәк, ул ки­рәк. Бу көн­не әл­лә нин­ди бү­ләк­ләр көт­мим, без­гә гү­зәл зат­лар­дан эч­кер­сез, ел­ма­ю­лы ка­раш бул­са, шул җи­тә.

Та­һир Лот­фул­лин, ра­йон электр элем­тә­се үзә­ге хез­мәт­кә­ре:

– Бәй­рәм ту­рын­да бе­рен­че тап­кыр сез­дән ише­тәм. Ха­лы­ка­ра ха­тын-кыз­лар кө­не бул­гач, Ха­лы­ка­ра ир-ат­лар кө­не дә ки­рәк­тер ин­де. Ан­нан әл­лә ни­ләр көт­мим, көн га­дәт­тә­ге­чә үтәр, дип уй­лыйм.

Са­ния Мәү­лә­ви­е­ва, ра­йон авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ида­рә­се бел­ге­че:

– Бәй­рәм ту­рын­да бел­ми идем. Тик кү­ңе­лем си­зен­гән ке­бек бул­ган икән, әле ге­нә отыш­лы шарт­лар­да ир-ат­лар өчен оде­ко­лон тәкъ­дим ит­те­ләр. Ирем­нең ярат­кан исе дә бул­гач, бү­ләк­кә дип, бик шат­ла­нып ал­дым. Бер-бе­рең­не шун­дый кеч­ке­нә бү­ләк­ләр бе­лән сө­ен­де­рү ки­рәк, дип уй­лыйм. Үза­ра мө­нә­сә­бәт­ләр игъ­ти­бар, их­ти­рам­га ни­гез­лән­сә, га­и­лә нык­лы бу­ла. Ә бү­ләк ясар­га сә­бә­бе дә чы­гып то­ра икән, ни­гә ан­нан фай­да­лан­мас­ка?!

Нур­си­нә Вә­ли­е­ва, пен­си­о­нер:

– Ан­дый бәй­рәм бар­лы­гын бел­ми идем, ис­тә то­та­сы бу­ла ин­де. Хә­зер бит без­нең ке­бек өл­кән­нәр дә Ин­тер­нет­тан фай­да­ла­на, бәй­рәм та­ри­хы, бу көн­не ни­ләр эш­ләр­гә ки­рәк­ле­ген ка­рый­сы бу­лыр әле. Ту­ган­на­рым­ның га­и­лә­ле ул­ла­ры , ки­я­ве­без бар, алар­га, кеч­ке­нә бул­са да, бү­ләк яса­мый бул­мас­тыр.

Нур­си­нә Ка­ма­лет­ди­но­ва, пен­си­о­нер:

– Әле күп­тән тү­гел ге­нә, ял­гыш­ма­сам, но­ябрь­нең бе­рен­че шим­бә­сен­дә,  Бө­тен­дөнья ир-ат­лар кө­не иде бит. Аны­сы СССР пре­зи­ден­ты Ми­ха­ил Гор­ба­чев тәкъ­ди­ме бе­лән кер­тел­гән бул­ган. Бу көн­не якын­на­рым­ны, та­ныш-бе­леш­лә­рем­не кот­ла­дым. Урам­да кот­ла­гач, рәх­мәт әй­теп үт­те­ләр. Мо­ны­сы ту­рын­да бел­ми идем. Иң бе­рен­че итеп, улым­ны, онык­ла­рым­ны кот­лар­мын. Ми­нем биш оны­гым бар, би­ше­се дә – ма­лай­лар. Алар­ның ир-ат исе­ме­нә ла­ек­лы бу­лып үсеп җи­тү­лә­рен те­лим. Урам­да оч­ра­ган та­ныш­ла­рым­ны, элек­ке хез­мәт­тәш­лә­рем­не дә кот­лар­мын. Әз­дән дә кү­ңел бу­ла, дип, юк­ка әйт­ми­ләр. Бе­раз игъ­ти­бар бул­са, «э­реп» ки­тә­сең. Бер-бе­ре­без­не шу­лай сө­ен­де­реп, сө­е­неп яшик.

фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.

Басылган: Котлыйбыз!
<< Беренчесе < Артка 1 2 Алга > Соңгысы >>
Страница 1 из 2

Бүген 14.12.17

Котлыйбыз!

Смотреть все новости

Безнең төркем

 

Яңалыклар

« Ноябрь 2017 »
Дш Сш Чш Пш Җм Шб Яш
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30      

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа» 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS