$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Иң күп укыла

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
Intertat
ИА Татар-информ
Иминлек
Иминлек

Иминлек (169)

Бүген Җәлил бистәсенең Ленин урамында ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан «Тоннель» профилактик чарасы үткәрелде. Ул 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр дәвам итте. Аның барышында юлда барган барлык транспорт чаралары да туктатылып тикшерелделәр.

 

24 апрельдә Җәлил бистәсенең Ленин урамында ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан «Тоннель» профилактик чарасы үткәреләчәк. Ул 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр барачак. Чараның үзенчәлеге – юлда барган барлык транспорт чаралары да инспекторлар тарафыннан туктатылып тикшереләчәк.

Бүген Сарманның ДОСААФ оешмасында укучылар Нәфис Закиров һәм Гөлназ Фатыйхова автомобиль спорты буенча "Яшь автомобиль йөртүче-2017" республикакүләм ярышында катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

Узган ялларда булган профилактик рейдлар барышында 7-9 апрель көннәрендә ЮХИДИ инспекторлары һәм участковый инспекторлар тарафыннан 21 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Укылмый торган номерлар һәм төзек булмаган транспорт чарасы белән йөрүчеләрнең саны аеруча күп булды. Шулай ук 2 ЮХИДИ штрафын вакытында түләмәүчегә дә административ беркетмә төзелде.  

 

 

23нче март көнне иртәнге 10:20 сәгатьтә Яшел Үзән районының Маевка авылы борылышы янында коточкыч һәлакәт булды. 23 яшьлек Ситора Баратова исемле кыз үзенең Daewoo Matiz машинасында «ПАЗ» автобусына бәрелде. Нәтиҗәдә, автобус йөртүченең ике аягы сынган, автобустагы биш пассажирның, шул исәптән 7 яшьлек бер баланың да сәламәтлегенә уртача дәрәҗәдә зыян килгән. Ә кыз үзе табиблар килеп җиткәнче үк җан биргән. Тикшерү барышында, гадәти булмаган фактлар ачылды.

«КЕМ НӘРСӘ ЭШЛИ, КЕМ КАЯ БАРА?»

Трассада хәрәкәт итү барышында, Ситора Баратова кесә телефонын автомобиль панеленә урнаштырып, интернет аша «ВКонтакте» челтәрендә турыдан туры эфирга чыккан. Мондый эфирлар социаль челтәрдәге дусларыңа хәзерге мизгелдә нәрсә эшләвеңне видео аша күрсәтү мөмкинлеге бирә. Дуслары язган хәбәрләрне укып барганда ул кинәт кенә һәлакәткә очраган. Шул рәвешле, кызның автобус белән бәрелешү мизгеле видеога яздырылып, интернетка кереп калган. Әлеге видеоязманың озынлыгы нибары ике минут тирәсе. Аннан күренгәнчә, Ситора Баратова машинада бара, музыка тыңлый һәм үзе дә кушылып җырлап ала. Шул ук вакытта, еш кына телефонына караштырып, үзенә нәрсә язганнарын укый. Ике-өч секунд саен кызның карашы һәм игътибары юлга түгел, телефон экранына юнәлгән булуы күренә. Бер мизгелдә телефон төшеп китә, кыз, машинасын туктатмый гына аны алып, кабат панельгә урнаштыра. Һәлакәт булырга берничә секунд кала, Баратова үзенең интернет дусларыннан нәрсә белән шөгыльләнүләре турында кызыксына. «Сәлам! Кем нәрсә эшли, кем кая бара?» – дип, сорый ул. Азрактан бәрелгән тавыш ишетелә, шул ук мизгелдә Баратованың куркынган йөзе күренеп ала, телефон селкенеп төшеп китә. Машинаның тормозга баскан әче тавышыннан соң, элемтә өзелә. Кайбер мәгълүматларга караганда, кыз, телефонга карап алган мәлдә идарәне югалткан һәм, юлның каршы як полосасына чыгып, автобус астына эләккән. Һәлакәт урынында төшерелгән фотолардан күренгәнчә, бәрелү – йөртүче утырган җиргә туры килгән. Автобусның бамперы кыз утырган креслога кадәр килеп кергән.

…Авария булып, берничә минут үтүгә, узып баручыларның берсе машинаны видеога төшереп алган. Бу язма интернетта да таралды. Аннан күренгәнчә, көчле бәрелеш кызны үзе утырган җирдән уң якка таба атып бәргән, ул башы белән ишек тәрәзәсен ваткан һәм йөзтүбән капланган. Ситораның берничә урыннан сынган уң кулы ватык тәрәзә аша урам якка таба асылынып тора. «ПАЗ» тәрәзәсе дә чатнап яргаланган.

5 МИНУТКА ӨЛГЕРМӘГӘН

Кызның гомере Ключи авылына туганнары янына кайтып барганда өзелгән. Кайтып җитәренә нибары биш минутлык юл калган булган аның…

Һәлакәт урынында әле дә пыялалар, машина фарасы кисәкләре, һәм бампер ята. Юл читенә кызыл роза һәм канәфер чәчәкләре кадап киткәннәр. Вакыйга булган урыннан якынча ун метр ераклыкта гына һәйкәл тора – бу юл Ситорага кадәр дә берәүнең гомерен алып киткән булган инде.

Мәрхүмәнең абыйсы – Бәхтияр Нигъмәтов та, сеңлесенең гомере өзелгән урыннан ерак түгел генә бер туганнарының һәлакәткә очравын сөйли. «Анда шундый юл – гел игътибарлы булуны сорый. Кызганыч, тик Ситора юлга карамаган шул», – ди ул.

Яралары тирән булса да, ул үзендә сеңлесе турында сөйләрлек көч тапты. Алар тумышлары белән Үзбәкстан якларыннан. Моннан ун еллар элек Татарстанга беренче булып Бәхтияр үзе күченеп кайткан.

– Шәһәр читеннән бер йорт сатып алып, шунда яшисем килә иде. Ә нинди шәһәр – монысы мөһим булмады. Иң кулай вариант – Татарстан дип санадым, чөнки монда булганым бар иде. Яшел Үзән районының Ключи авылыннан йорт сатып алдым. Өч ел элек, минем янга кунакка дип, Үзбәкстаннан сеңлем Ситора да кайтты. Аңа биредә бик ошады, кабат туган ягыбызга китмәскә карар кылды, – дип сөйли ул.

Бәхтияр белән Ситораның яшь аермасы – 18 ел. Гаиләдә дүрт бала үскән алар. Мәрхүмә әлеге уңайдан сул як кулына 4 роза чәчәге сурәтле татуировка да ясаткан булган. Иң өлкән бала булган Бәхтияр белән иң кечкенәсе булган Ситора бик җылы мөнәсәбәтләрдә торганнар. «Ул миңа кызым кебек якын кеше иде. Терәк тә, киңәшче дә, туганым да була белде. Нәрсәгә генә тотынса да, эшне тиз отып ала, һәрвакыт елмаеп тора, ни уйласа, шуны йөзеңә туры бәреп әйтә торган кеше иде сеңлем. Бу үлем – безнең гаилә өчен зур югалту», – дип сөйли абый кеше.

Татарстанга күченеп кайткач, Бәхтияр Нигъмәтов зәркан һөнәрен үзләштергән. Берничә елдан үз остаханәсен ачып җибәргән, һәм сеңлесен үз янына чакыртып кайтаруы да Ситораны шушы һөнәргә өйрәтү нияте белән булган.

– Мин аны зәркан эшләнмәләр ясарга өйрәнер дә, кире китәр дип уйлаган идем, тик ул бераздан Казан егете белән танышты, ярты ел очрашып йөрделәр дә, өйләнештеләр. Бергә яши башлауларына ике ел да булырга җитешми калды. Сеңлем кияүгә чыккач, «Пятерочка» кибетләр челтәренә гади кассир булып эшкә урнашкан иде. Бераз вакыттан җитәкче урынбасары дәрәҗәсенә үк күтәрелде. Минем аны барыбер дә ювелир итеп күрәсем килә иде, бәлки, бергә эшләрбез, гаилә бизнесы булдырырбыз дип әйтеп килдем. Үләсе көнне иртән минем яныма килде ул. «Абый, иремнең туганнары җиһазлар алырга ярдәм итәрбез дип әйтте. Мин дә үз остаханәмне ачам, кибеттәге эшемне ташлыйм», – диде. Шундый сөенеп озатып калган идем аны. Үзбәкстаннан әниебез күченеп кайтып, безнең белән яши. Сеңлемнең авылга – аның янына юл тотуы иде. Ул әнине бик яратты, атна саен җай табып, кайтып килә иде. Тик бу юлы кайтып җитәренә биш минут вакыты калгач, фаҗигагә очрады, күрешә алмадылар… – дип, яшьле күзләрен аска иде әңгәмәдәшем.

ИНТЕРНЕТ БӘЛАСЕ

Бәхтияр Нигъмәтов сеңлесенең интернетта еш утырырга яратуын сөйләп алды. «Фанатизм» кебек иде», – ди ул. Һәм яшьләрнең интернет чоңгылына төшеп, «лайк»лар куюларыннан, «просмотр» җыюларыннан ләззәт алуларын аңламый абый кеше.

– Социаль челтәрләрдә «Туры элемтә»гә чыгу мөмкинлеге тудырулары да яшьләрнең башын әйләндерә дип уйлыйм. Бу –психик авыру кебек. Хәзерге буын яшьләренең мондый бәйлелеге турында уйланырга җирлек бар. Әгәр «туры элемтә» дигән әйбер булмаса, Ситора да үзенең ничек машина йөрткәнен күрсәтү теләге белән янмас, игътибарын телефонына юнәлтмәс иде бит. Сеңлемнең машина йөртү таныклыгы алганына бер ел чамасы гына әле. Тәҗрибәле йөртүче түгел иде ул. Тик мин биргән киңәшләргә колак салды, аңа шушы вакыт эчендә бер генә мәртәбә дә юл кагыйдәләрен бозуы аркасында штраф түләргә туры килмәде. Язмышы шулай булгандыр инде – ни сәбәпледер, авылга кайтып җитәрәк, машиналар аз йөри торган урын дип белепме, сеңлем элемтәгә чыккан. Юл буе интернетта сөйләшеп кайтмаган ул, һәлакәткә очрарга ике минут кала гына шушы эшне эшләргә булган… – ди Бәхтияр Нигъмәтов.

…Сеңлесенең исән-имин генә кайтып керүенә инану өчен өендәгеләргә шалтыратырга булган абый кеше. Тик телефонын кулына тотуга, чит бер номердан шалтырату килеп ирешкән. «Фәлән номерлы машина сезнекеме? Тиз арада килеп җитегез, монда һәлакәт булды. Бер мәет бар», – дип, билгесез зат телефонын куя. Бу яңалыкка ышанырга да, ышанмаска да белмичә, Ситораның кесә телефонына шалтырата әңгәмәдәшем. Чакыру тавышлары барса да, трубканы беркем дә алмый. Әле шулай булганда да, «сеңлем исәндер, бу куркыныч төш кенәдер, бәлки», – дип уйланып, кичекмәстән юлга кузгала Бәхтияр.

– Шундук сеңлемнең иренә дә шалтыраттым. «Мөгаен, Ситора хәзер безнең янда бүтән булмастыр», – дип әйттем. Һәлакәт урынын ерактан ук күреп алдым. Мин сеңлемне җиңел машинага бәрелгәндер, бәлки, дип уйлаган идем. Ә монда автобус тора. Һәм танымаслык хәлгә килгән машина. Шунда ук аңладым – бер мәет бар, дигәннәр иде бит. Димәк, бу – минем сеңлем… Бәрелүгә шундук җан биргән ул. Муены сынган… Киемнәре канга баткан… Аларны яндырдык. Ситораның җаны юкка гына кыелмагандыр, дип өметләнәсе килә. Яшьләргә гыйбрәт булсын иде бу хәл. Бу һәлакәт вакытында зыян күргән кешеләрнең хәленә керәм, сеңлемнең игътибарсызлыгы аркасында зыян күрсәләр дә, ачуланмасыннар иде. Буласы булган инде. Тизрәк сәламәтләнүләрен телим. Әле анда 7 яшьлек бала да больницага эләккән диделәр бит. Аңа нәрсә булуын төгәл генә белмим, тик мин кызыксыначакмын, – ди Бәхтияр Нигъмәтов.

ӘЛЕГӘ ЗАКОН ТЫЙМЫЙ…

Ситора Баратова белән булган фаҗигале хәл – Татарстандагы беренче очрак кына түгел. Моннан ике ел элек Чаллыда 14 яшьлек малай да селфи эшләргә теләгән вакытында 7нче каттан егылып төшеп үлгән иде. Шушы ук елны август аенда Дәрвишләр бистәсе – Восстание – Пассажирское перегонында да куркыныч хәл булды. 14 яшьлек егет һәм кыз күпердә фотога төшкән вакытларында аска мәтәлде. Егылган чакларында алар гәүдәләре белән югары вольтлы линияләргә эләгеп, токка тотылды һәм авыр тән җәрәхәтләре алды. Бары тик табиблар ярдәме белән генә исән калдылар. Аеруча кызның хәле авыр иде – ул барлыгы 19 операция кичерде.

Ситора белән булган хәлгә кадәр үк, Русия эчке эшләр министрлыгы «Куркыныч тудырмый торган селфи» дигән махсус белешмәлек (памятка) булдырган иде. «Корал тотып селфи ясау – үтерә», «Руль артында селфи ясау – юлыңны кыскартырга мөмкин», «Кәттә селфи синең ГОМЕРЕҢ бәясе торырга мөмкин» дигән сүзләр бар анда.

Аны төрле чаралар вакытында мәктәп укучыларына һәм студентларга таратырга уйлаганнар иде.

Әлеге һәлакәттән соң ТР Эчке эшләр министрлыгы да үз сайтында мөрәҗәгать белән чыкты. Анда аңлатуларынча, хәтта гади генә тоелган телефон шалтыравы да соңгысы булырга мөмкин. Мисаллар рәвешендә Баратова һәм машина йөрткәндә телефоннан сөйләшүе аркасында каршы якка чыгып һәлак булган башка бер хатын-кыз китерелә.

Шунысы гаҗәп – руль артында булганда телефоннан сөйләшү закон буенча ярамаса да, (моның өчен билгеле бер күләмдә штраф та каралган), турыдан туры эфирга чыгу рәсми рәвештә тыелмаган. Чөнки, кагыйдә буларак, йөртүченең куллары рульдә бит. Аралашу өчен дә «громкая связь» кулланыла. Тик моның начар ягы бар: машина йөртүче, караучыларның нәрсә язганын уку өчен, һәрдаим игътибарын телефонга юнәлтергә тиеш булып чыга. Шуңа күрә, бәлки, ЮХИДИ хезмәткәрләре киләчәктә руль артында кесә телефоны куллануга катгыйрак чикләүләр кертүләрен сорарлар.

Ситора Баратованың үлеме бөтен илгә шаулаган гыйбрәтле дә, куркыныч та очрак булды. Машина йөртүчеләргә уйланырга җирлек бар. Интернет һәм телефон синең гомерең бәясе торамы соң?

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Яшел Үзән – Казан

"Безнең гәҗит"

Бүген Сарманның «Кояшкай» балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган «Алда көтә бик күп юл, дустым, һәрчак уяу бул!» дип исемләнгән республикакүләм ачык чара үтте. Аны мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемнәре белән берлектә физик культура инспекторы Чәчкә Галеева оештырды. Балалар һәм тәрбиячеләр уен формасында юл хәрәкәте темасына бәйле күренешләр күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, төрле сорауларга җавап бирделәр.

Чарага район мәгариф бүлеге методисты Зөлфия Гарипова, юл иминлеге программаларын  финанслау дирекциясенең район филиалы җитәкчесе Алсу Ситдыйкова һәм юл-патруль хезмәте инспекторы Айрат Хөснетдинов килделәр. Алар балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен билгеләп үттеләр, тормышта да аларны гел истә тотарга өндәделәр, бүләкләр һәм махсус яктырткыч элементлар тараттылар.

Сүз уңаеннан

Мондый чаралар «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе игълан иткән конкурслар кысаларында үткәрелә. Безнең район Әлмәт территориаль идарәсенә карый.

 

24-26 мартта район ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан профилактик рейдлар үткәрелде. Барлыгы 18 кагыйдә бозучыга административ беркетмәләр төзелде.  25 мартта исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче тоткарланды. Кагыйдә бозучылар арасында шулай ук 4 – тизлек режимын бозучы, 2 – төзек булмаган транспорт чарасы белән йөрүче, 7 укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрүче бар иде.

Узган атнада 22 мартта Сарманда Профсоюзная урамында җәяүлене бәрдерү очрагы булды. Прицеплы КАМАЗны йөртүче, артка чиккәндә, 1982 елгы җәяүлене бәрдерә.  Ул һәлакәт урыныннан качып китә, Зәй-Сарман юлының 20 километрында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Җәяүле авыр тән җәрәхәтләре белән Әлмәт шәһәре медсанчастена озатылды.

 

Кичә Сарманның Ленин урамында «Тоннель» профилактик чарасы үтте. Бер сәгать дәвамында 32 транспорт чарасы тикшерелде. Дүрт кагыйдә бозучыга административ беркетмәләр төзелде. Аларнын өчесе – куркынычсызлык каешларын кулланмаучылар, берсе транспорт чарасында пассажирларны йөртү тәртибен бозучы иде.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе. 

Хәзерге вакытта Сарманның Ленин урамында "Тоннель" профилактик чарасы үтә. Анда юл-патруль хезмәте инспекторлары кизү торалар.

Тулырак язманы район газетасының алдагы саннарыннан укый аласыз.

Иртәгә, 22 мартта, Сарманда ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан «Тоннель» профилактик чарасы уздырыла. Чараның үзенчәлеге: юлда барган барлык транспорт чаралары да туктатып тикшереләчәкләр, кагыйдә бозучылар ачыкланачак. Транспорт чараларын массакүләм тикшерү 16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Ленин урамында үтәчәк.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе.

<< Беренчесе < Артка 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Алга > Соңгысы >>
Страница 5 из 17

Бүген 20.09.17

Котлыйбыз!

Смотреть все новости

Безнең төркем

 

Яңалыклар

« Сентябрь 2017 »
Дш Сш Чш Пш Җм Шб Яш
        1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30  

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа» 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS