$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Иң күп укыла

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
Intertat
ИА Татар-информ
Иминлек
Иминлек

Иминлек (177)

Сарманлылырны менә шушындый һава торышы көтә. Өслэрегезгә җылырак киенегез,дуслар! https://yandex.ru/pogoda/sarmanovo?from=serp_urlnav

30 августта Сарманның Татар Илеге буендагы ял паркында Республика көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак. Алар 10.00 сәгатьтә башлана.

ПРОГРАММАДА:

-хезмәт алдынгыларын һәм җәмәгать эше активистларын бүләкләү;

-гер спорты, пауэрлифтинг, армрестлинг, шахмат ярышлары, боксчыларның күргәзмә чыгышлары;

-мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр мәйданчыгы эшли;

-мәдәни чаралар:балалар өчен күңелле квест, романслар башкару, фольклор коллективлар чыгышлары;

"Мин яратам сине, Туган илем"ачык микрофоны, китаплар күргәзмәсе эше;

-тематик концерт.

САРМАН МӘГЪЛҮМАТ- МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕНЕҢ  "Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне"акциясе кысаларында да мәйданчык эшләячәк. Газета укучылар бәйләп алып килгән әйберләрне инвалид балаларга тапшыру белән беррәттән, шунда ук яңалыкларын кабул итү дә оештырыла. Изге эштә катнашырга теләсәгез, рәхим итегез!

20.00 сәгатьтә "Җырлы-моңлы Татарстан" дип исемләнгән бәйрәм концерты, дискотека булачак.

Шул ук көнне Җәлил бистәсендә 10.00 сәгатьтә Мәйданда бәйрәм концертына көтәләр

2 кило кәбестә(турап)

2 кило помидор(турап)

1 кило суганны (турап)

1 кило кишерне кыргычтан уабыз

Шуңа 0,5 литр көнбагыш мае, 2 аш кашыгы уксус, 2 аш кашыгы тоз, 11 аш кашыгы шикәр комы, 15 данә кара борыч, 5 лавр яфрагы салып бер сәгать пешерәбез. 

Теләгән кешегә солянкага гөмбә дә салырга була. Әмма аны салганчы 15 минут пешереп, суын түгәргә кирәк. 

Солянканы ашка салырга да була, болай ашарга да бик тәмле. Шушы катнашмадан 700 граммлы 5 банка чыга.

22 август көнне “Ләйсән”балалар бакчасында авыл тәрбиячеләре өчен секцион август киңәшмәсе узды. Безгә 22 авылдан яшь һәм тәҗрибәле тәрбиячеләр җыелды.  Семинарны бакча мөдире Газимова Лилия Рәис кызы башлап җибәрде, ул киләсе уку елында барлык педагогларга да уңышлар теләде, аннары сүз  мәгариф бүлегеннән Гарипова Зөлфия Шакирҗан кызына  бирелде. Зөлфия Шакирзяновна узган нәтиҗәләрне искә төшереп,  ирешкән уңышлар белән котлап, яңа бурычлар белән таныштырып китте.  Өлкән тәрбияче Шакирова Лилия Тәлгат кызы балалар бакчасында нинди планнар булырга тиеш, ничек язылырга , расписание ничек төзелергә тиешлеге турында аңлатты.Семинарны балалар бакчасы тәрбиячеләре: Фасхетдинова Гөлфинә Алмаз кызы, Хабибуллина Лилия Федоровна, Фаррахутдинова Люция Рафаэл кызы, Федорова Гөлнира Харис кызы, Калимуллина Флюза Риф кызы чыгыш ясап мастер класс күрсәттеләр. Тәрбиячеләргә методик яктан  шөгыльләрне ничек оештырырга кирәклеге турында мәглүмәт бирделәр һәм мастер класс күрсәттеләр.

Өлкән тәрбияче Шакирова Лилия Тәлгат кызы.

 

Районыбыздан барлыгы иллеләп мөселман изге сәфәргә - хаҗга киттеләр. Хаҗ кылучыларның беренче төркеме 12 августта Согуд Гарәбстанына юл тотты. Быел мөселманнар хаҗга 25 августка кадәр китәргә, туган якларына 7 октябрьгә кадәр кайтырга тиеш.

Татарстан буенча хаҗга китүчеләрнең саны - 1200 кеше. Киләсе елда Мәккәгә барырга теләүчеләр саны тагын да артыр дип көтелә. Инде быелдан ук 2018 ел чиратына язылучылар бар.

Ислам дине буенча, һәрбер мөселман кешесе үз гомерендә бер тапкыр булса да хаҗ кылырга тиеш.

Кичә исә икенче төркем белән хаҗ сәфәренә 30 лап райондашыбызны озаттык. 

 

 

16 августта район ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан Салкын Чишмә-Александровка юлының 5-6 километрларында 16.30 сәгатьтән 17.30га кадәр “Тоннель” профилактик чарасы үткәрелде. Барлыгы 12 юл хәрәкәте кагыйдәләре бозучыга беркетмә төзелде. Иң күп кагыйдә бозу – 7 – куркынычсызлык каешларын эләктермәү белән бәйле булды. 2 кешегә иминиятләү полисыннан башка йөргән өчен штраф салынды. Берешәр кеше иминиятләү полисына язылмаган килеш һәм техник яктан төзек булмаган автобус белән идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылды. Кагыйдә бозучылар арасында җәяүле дә бар иде.

11-13 август көннәрендә районда чираттагы ЮХИДИ рейдлары узды. Алар барышында барлыгы 10 кагыйдә бозучыга беркетмәләр төзелде. 5 кеше - куркынычсызлык каешларын эләктермәгән өчен, 1 шәр кеше - иминият полисыннан башка, документларсыз, укылмый торган номерлар белән һәм тиешле тәртиптә теркәлмәгән машинада йөргән өчен җаваплылыкка тартылдылар. Кагыйдә бозучылар арасында бер җәяүле дә бар иде.

4-6 август көннәрендә кичке якта районда булган ЮХИДИ рейдлары барышында барлыгы 15 юл кагыйдәсе бозу очрагы ачыкланды. 5 августта көндез – исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче тоткарланды, 6 августта төнлә шундый ук кагыйдә бозу очрагы теркәлде. Штрафларын вакытында түләмәүче 3 кагыйдә бозучыга беркетмәләр төзелеп, судка җибәрелде. Кагыйдә бозучылар арасында 1 җәяүле дә бар иде. 

28-30 июльдә кичке якта уткәрелгән комплекслы профилактик чаралар барышында барлыгы 33 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды. Болар арасында бер исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче тоткарланды. Бу хәл 30 июльдә төнлә булды. Моннан тыш, 10 - тизлек режимын арттыручылар, 7 - куркынычсызлык каешларын кулланмаучылар, 2 - иминият полисыннан башка транспорт чарасы белән идарә итүчеләр, 1 җәяүле кагыйдә бозучы ачыкланды.

28 июльдә район территориясендә җәяүле бәрдерү очрагы булды.

Алдан хәбәр ителгәнчә, 26 июль көнне Җәлил бистәсенең Ленин урамында 5, 6 номерлы йортлар янында ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан «Тоннель» профилактик чарасы уткәрелде. Аның барышында барлыгы 46 транспорт чарасы туктатып тикшерелде. 6 кагыйдә бозучыга административ беркетмәләр төзелде. Аларның 5 се – куркынычсызлык каешларын кулланмаучы, 1се – махсус балалар өчен утыргычтан башка транспорт чарасында балалар йөртүче.

 

<< Беренчесе < Артка 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Алга > Соңгысы >>
Страница 2 из 18

Бүген 24.11.17

Котлыйбыз!

Смотреть все новости

Безнең төркем

 

Яңалыклар

« Ноябрь 2017 »
Дш Сш Чш Пш Җм Шб Яш
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30      

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа» 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS