$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Иң күп укыла

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
Intertat
ИА Татар-информ
Авыл хуҗалыгы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы (393)

Бүген алмашынучан болытлы, явым-төшемсез һава торышы фаразлана. Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Минималь һава температурасы төнлә – +3..+8 градус булса, максималь һава температурасы көндез – +10..+15 градус булыр дип көтелә.

23 сентябрьдә явым-төшем көтелми. Төнлә туфракта -2 градуска кадәр кырау төшүе фаразлана.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы – +1..+6, көндез +12..+17 градус булачак.

Районда урып-җыю эшләре дәвам итә. Сезне 22 нче сентябрьгә комбайнчылар арасындагы нәтиҗәләр белән таныштырабыз. Нәтиҗәләр белән танышу өчен түбәндәге сылтама буенча үтегез https://vk.com/doc407613777_451486397

Районда шикәр чөгендере алу дәвам итә. 21 сентябрьгә ул 5012 гектардан, ягъни барлык мәйданнарның 42 процентыннан җыеп алынды. Һәр гектардан уртача 380 центнер уңыш чыгып, барлыгы 190 мең тонна татлы тамыр казылды. Аның 158 мең тоннасы Зәй шикәр заводына озатылды. 

Кичә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең кадрлар буенча консультанты Расиха Мифтахова, басуларда чөгендерчеләр янында булдылар, чираттагы җидекөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр. Чөгендер алуда эшләүчеләргә дигән беренче ике премиягә «Җәлил» механизаторлары лаек булдылар. Айрат Хаҗиев һәм Илсур Ильясов экипажы җиде көндә 150 гектарда эш башкарган. Рузил Сафин белән Рафаэль Мәрданов чөгендерне 138 гектардан алганнар. Өченче урында – «Сарман» агрофирмасының 132 гектарда эш башкарган Заһир Шәйхразив белән Илдар Гыйләҗев экипажы. Төяүчеләр арасында беренчелекне бу юлы «Сарман» агрофирмасыннан Ринат Илдарханов алды. Ул җиде көндә 12100 тонна чимал төяп җибәргән. Икенче урында – 12061 тонна күрсәткече белән «Нөркәй»дән Илфат Йосыпов һәм Рамил Салихов. Өченче урынны «Җәлил»дән 9805 тонна чөгендер төягән Дамир Моратов белән Айдар Талипов. Агрономнар арасында беренчелек бу юлы да – «Нөркәй»дән Рөстәм Исмәгыйловта. Икенче урынны «Сарман» агрофирмасыннан Рамил Шакирҗанов, өченче урынны «Җәлил»дән Булат Вәлиев алдылар.

 

Кичә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең кадрлар буенча консультанты Расиха Мифтахова, басуларда булып, уракта барган ярышның читарттагы җидекөнлеге җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бу – аларны бүләкләүнең соңгысы булды, чөнки уракны инде төгәлләнде, дияргә була. Бүген соңгы гектарларда рапс суктырыла. 
Бүләкләрнең исә бу юлы күпчелеге «Сарман» агрофирмасы комбайнчыларына булды. «Нью-Холланд»ларда эшләүчеләрдән Хатип Хафизов, Рамил Әһелтдинов, Закир Хәйретдинов бүләкләнсә, «Клаас» маркалы комбайннарны иярләүчеләрдән премиягә Данияр Кәлимуллин, Ринат Сәгъдәтов һәм «Җәлил» агрофирмасыннан Руслан Кәлимуллин лаек булдылар.

Ә сезнең бакчаларда нинди яшелчә, җимешләр үсте, дуслар? <tpyt; ,tkoy lo ajnjkfhsusp ,tkoy ,]ktitutp 'kt/

Бүген күпләрегез бәрәңге аладыр, җәмәгать. Алла ярдәм бирсен, армый эшләгез!

15 сентябрьгә республика буенча 4406,7 мең тонна ашлык җыелган. Аның эчендә 171,6 мең тонна Сарман икмәге бар. Бу - тулай җыем күләме буенча республикада иң югары күрсәткеч. Һәр гектардан уртача 45 центнер уңыш алына, республика буенча ул - 34,3 центнер.

Районда урып-җыю эшләре дәвам итә. Сезне 15 нче сентябрьгә комбайнчылар арасындагы нәтиҗәләр белән таныштырабыз. Нәтиҗәләр белән танышу өчен түбәндәге сылтама буенча үтегез

https://vk.com/doc200499291_451256805

Районда шикәр чөгендере 12 мең гектарда игелгән иде. Бүгенгә аның 4017 гектары казылды. Һәр гектардан уртача 370 центнер уңыш алынып, барлыгы 148630 тонна татлы тамыр җыелды. Аның 128884 тоннасы Зәй шикәр заводына озатылды. 
Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов чөгендер алуда эшләүчеләрне чираттагы җидекөнлек нәтиҗәләре буенча бүләкләделәр. Беренче урынны «Җәлил» агрфоимасының җиде көндә 172 гектардан татлы тамыр казыган Рузил Сафин һәм Рафаэль Мәрданов экипажы алды. Икенче урында – аларның хезмәттәшләре Айрат Хаҗиев белән Илсур Ильясов, алар 162 гектарда эш башкарганнар. Өченче урында – 98 гектар күрсәткече белән «Сарман» агрофирмасы чөгендер алучылары Вәдүт Хөснуллин һәм Айрат Шәймөхәммәтов. Төяүчеләр арасында да беренчелек «Җәлил»дә : Дамир Моратов белән Айдар Талипов җиде көндә 12846 тонна чимал төяп озатканнар. Икенче урынны 12758 тонна күрсәткече белән «Нөркәй»дән Илфат Йосыпов, өченче урынны «Сарман»нан Ринат Илдарханов (10802 тонна) алды. Агрономнар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: Рөстәм Исмәгыйлов («Нөркәй»), Рамил Шакирҗанов («Сарман»), Булат Вәлиев («Җәлил»).

 https://vk.com/doc200499291_451247379

https://vk.com/doc200499291_451247387

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең кадрлар буенча консультанты Расиха Мифтахова, басуларда булып, комбайнчылар арасындагы ярышның чираттагы җидекөнлеге алдынгыларын бүләкләделәр. «Нью-Холланд» комбайннарында эшләүчеләр арасында беренче урынны бу юлы «Нөркәй» агрофирмасыннан Ленар Габдерахманов яулады. Икенче урында – «Сарман»нан Хатип Хафизов. Өченче урынны «Нөркәй»дән Раиф Солтанов алды. «Клаас» комбайннарында эшләүчеләрдән призларның өчесе дә «Сарман»га «китте»: Данияр Кәлимуллин, Ринат Сәгъдәтов, Дамир Гайнуллинга. Теземнәргә салуда эшләүчеләр арасында беренчелек – «Җәлил» агрофирмасыннан Рафаэль Фәррахетдиновта. Икенче урында – «Нөркәй»дән Сәлмән Шакиров, өченчедә – «Җәлил»дән Наил Кыямов.

<< Беренчесе < Артка 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Алга > Соңгысы >>
Страница 1 из 40

Бүген 25.09.17

Безнең төркем

 

Яңалыклар

« Сентябрь 2017 »
Дш Сш Чш Пш Җм Шб Яш
        1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30  

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа» 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS