$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Иң күп укыла

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
2-52-10 - редакция местного радиовещания
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
Intertat
ИА Татар-информ
Наркотикларга: "Юк!"
Наркотикларга: "Юк!"

Наркотикларга: "Юк!" (26)

Ләшәү Тамак мәктәбендә “Без наркоманиягә каршы!” исеме астында класс сәгате үтте. Укучыларга наркоманиянең зарары турында тагын бер кат искәртелде, аларны кызыксындырган һәм борчыган сорауларыга җавап бирелде.

Куҗак мәдәният йортында яшьләр белән "Наркотик безнең өчен түгел!" дип исемләнгән викторина үткәрелде. Соңыннан кызыклы конкурслар, уеннар уйналды.

26 июньдә Халыкара наркотик матдәләр куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Һәр елны ул аерым тема астында оештырыла. 

Наркотик – хәзерге заманның төп афәтләренең берсе. Ул кепме кешенең тормышын боза, гаиләләргә кайгы китерә. Шуңа күрә аңа каршы барыбыз бергә көрәшергә тиеш.

"Сарман" газетасында чыккан "Әнием хакына ташладым" дигән язманы 24 июнь саныннан укый аласыз.

Республиканың Министрлар Кабинетында наркотикларга каршы комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Утырышта иң беренче каралган мәсьәлә 1 июньнән Наркотиклар әйләнешенә контроль федераль хезмәте (ФСКН) вакәләтләренең Эчке эшләр  министрлыгына тапшырылуына кагылышлы иде. Әлеге хезмәтнең эшчәнлеген гадиләштерү РФ Президентының 156нчы санлы Указына  нигезләнеп үткәрелә. Аны тормышка ашыру турында ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Рафаиль Гыйльманов чыгыш ясады. Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов республикада наркотиклар куллану белән бәйле хәлнең торышы турында сөйләде. «Профилактика һәм инициатива» җәмәгать оешмасы җитәкчесе Лилия Халабуда коммерциячел булмаган оешмаларның наркотиклар кулланучы, аның тәэсиренә тиз бирүше кешеләргә ярдәм итүдә ничек эшләүләре белән таныштырды. Утырышны премьер-министр урынбасары Вәсил Шәйхразиев алып барды. Аны видеорежимда районның наркотикларга каршы комиссиясе әгъзалары да күзәттеләр. Соңыннан булган сөйләшүдә комиссия рәисе урынбасары Фәндәс Вәлиев бу юнәлештә эшләрне тагын да активлаштыру буенча бурычлар куйды. 

Кешедә булган кимчелекләр, көчсезлек, йомшаклык һәм наданлык исәбенә җәмгыятебездә наркомания киң тамыр җәйде. Яшь кешенең наркотиклар куллана башлавы — ул аның бәхетсезлек юлын сайлавы, әти-әниләренә, җәмгыятькә хыянәт итүе дигән сүз. 
Наркомания кешелек җәмгыятенә коточкыч зур зыян китерә. Ул халыкны бөлгенлеккә төшерүнең һәм юкка чыгаруның иң нәтиҗәле ысулы булып тора. 
Шушы куркыныч проблема безне дә, Сарысаз Тәкермән мәдәният йорты хезмәткәрләрен дә, борчый. Шул максат белән февраль аенда "Без - наркотикларга каршы !" дигән рәсем конкурсы игълан иттек. Рәсемнәргә дә нәтиҗә ясап, 18 март көнне "Үз кулыңда дөнья яме!" дигән кичә оештырдык. Бу кичәгә авылыбыз фельдшер Мөхәммәтшина Г. чакырылды. Ул яшүсмерләр белән сәламәт яшәү рәвеше, наркотикларның зыяны турында әңгәмә алып барды һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Проектордан наркотиклар турында видеороликлар күрсәтелде. Ә кичә ахырында яшүсмерләр катнашында "Минем яшисем килә!" дигән сәхнәләштерелгән күренеш күрсәтелде. Бу кичәнең нәтиҗәсе булыр, авылыбыз яшьләре бу афәттән читтә йөрерләр дип ышанып калабыз.

Гүзәлия Шакирова.

Кичә Зур Нөркәй мәдәният йортында "Наркомания  зур афәт!" дигән чара үткәрелде. Бу чарада Сарман районы эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Гөлнар Гарифуллина наркотик матдәләрнең балалар арасына да үтеп керүен кисәтте һәм ата-аналарга, укытучыларга, авыл халкына балаларга карата игътибарлырак булырга киңәш итте. Зур Нөркәй авылының вакытлыча участок инспекторы Валерий Алексеев шулай ук халык сорауларына җавап бирде, наркоманиягә һәм исерткеч эчемлекләргә каршы бердәм булырга чакырды. Зур Нөркәй авылы фельдшеры Фәридә Галиева "Әгәр балаң наркотиклар кулланса" дигән темага әңгәмә укыды. Соңыннан "Сарман" киноучреждениесе хезмәткәрләре авыл халкына Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" дигән китабына нигезләнгән "Җәза" фильмын күрсәттеләр.

Өчөйле Саклау авыл мәдәният йортында наркомания авыруының асылын ачыклау, әлеге куркыныч чирдән кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен формалашлаштыру, начар гадәтләрдән саклану һәм каршы торучанлык сыйфатлары тәрбияләү максатыннан яшьләр өчен китапханә белән берлектә "Кешелекнең куркыныч проблемасы" дигән исемдә тематик кичә үткәрелде. Кичәне Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев башлап җибәрде, участок инспекторы Ильмир Мөхәммәдиев, Сарман үзәк хастаханәсе наркология бүлегенең шәфкать туташы Рузалия Сәгъдәтова, Саклаубаш участок хастаханәсе табибы Раушан Мифтахов, Өчөйле Саклау фельдшеры Әнүзә Фәйзуллина катнаштылар. Кичә өчен "Наркомания – кешелекнең дошманы" дигән күргәзмә эшләнде. Соңыннан "Сарман" киноучреждениесе Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" әсәре буенча эшләнгән "Җәза" исемле кино күрсәтте.

Бүген «Сарман» кинотеатрының утырышлар  залында муниципаль районның наркотикларга каршы комиссиясе утырышы узды. Аны комиссия рәисе урынбасары, район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев алып барды.

Район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләр эзләү бүлеге начальнигы Ринат Вәлиев сигез айда наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш нәтиҗәләре белән таныштырды. Район үзәк хастаханәсе, мәгариф бүлеге, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Сарман аграр көллияте белгечләре укучылар арасында профилактик тикшерүләр уздыру, балигъ булмаганнар арасында наркоманиягә каршы профилактик эшчәнлек алып бару турында сөйләделәр. Комиссия каралган мәсьәләләр буенча карар чыгарды, җаваплы хезмәтләргә өстәмә эшләр билгеләде.

Яңа Әхмәт авылында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан «Наркомания - аңа бездә урын юк» дип исемләнгән балалар өчен веломарафон үткәрелде. Бу чара балаларга наркотикларның кискен тәэсире турында мәгълүматны җиткерү максатыннан оештырылды. Анда балигъ булмаган балалар инспекторы Алиуллин Ф., авыл фельдшеры Даутова М. үзләренең лекцияләре белән чыгыш ясадылар. Соңыннан балалар велосипедлар белән төрле уеннанрда катнаштылар.

Фоторепортажны Сарман муниципаль районы порталыннан карый аласыз.

11 ноябрьдә "Сарман" кинотеатрында наркотикларга каршы көрәш чаралары айлыгы унаеннан Сарман урта мәктәбе укучылары белән "Наркотикларсыз тормыш" исемендәге очрашу узды. Очрашуда балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторы Фәрит Алиуллин чыгыш ясады. Укучыларга "Киләчәгең үз кулыңда" исемле видеороликлар һәм "Дурь" кинофильмы күрсәтелде.

Фоторепортаж

 

<< Беренчесе < Артка 1 2 3 Алга > Соңгысы >>
Страница 1 из 3

Бүген 18.01.17

Котлыйбыз!

Смотреть все новости

Безнең төркем

 

Яңалыклар

« Гыйнвар 2017 »
Дш Сш Чш Пш Җм Шб Яш
            1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31          

Арифметика террора 16+

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»