$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Иң күп укыла

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
Intertat
ИА Татар-информ
Синең кешеләрең, Сарман...
Синең кешеләрең, Сарман...

Синең кешеләрең, Сарман... (114)

Районда яшәүче коляскада гына йөрүче инвалид балаларга күңел җылысын бүләк итү, яшәүгә дәрт өстәү максатыннан оештырылган “Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне” дип исемләнгән хәйрия акциясе дәвам итә. Шөкер, аңа кушылучылар сафы арта. Бүген  “Сарман” мәгълүмат мөхәррият үзәге җитәкчесе Альбина Сабирова Сарман авылында яшәүче 12 яшьлек Марсель Сабировка   тәм-томлы күчтәнәч пакет һәм бәйләнгән биләй-оекбашлар тапшырды. Марсель бүләкләргә бик сөенде, аларның һәркайсын  җентекләп  карады. Бияләй белән башмагын киеп, күчтәнәчләре белән матур оекбашларын алдына куеп, фотога да төште. Әбисе Зөһрә белән әнисе Чулпаннан  үзе ясаган эскәмиясен дә алып кердертте, Ринат Рахматуллин репертуарындагы   “Тукта яңгыр” җырын да җырлап  күрсәтте. “Рәхмәт,- диде Марсель,  куанып.- Тәмле күчтәнәчләр белән чәй эчәм дә, урамга, эскәмия ясарга чыгам.”  (Бу хакта тулырак язма “Сарман” газетасының алдагы саннарында).

 

Шулай бервакыт, Интернет челтәреннән яңалыклар караганда, бик матур чәчәкле бакча рәсемнәренә тап булдым. Кызыксына башлагач, аның Татар Карамалысы авылында яшәүче Людмила Хафизованың тырышлыгы җимешләре икәнен ачыкладым. Килене Айсылу каенанасы үстергән гөлчәчәкләрне үзенең шәхси битенә кертеп, дуслары белән уртаклашкан. Бу гүзәллекне үз күзләрем белән күрәсе килү теләге, авылларына баргач, Хафизовлар яши торган йортка китерде.

Урам яктан гадәти генә кебек күренгән йортның капкасын ачып керүгә, үзеңне оҗмах бакчасына аяк баскандай хис итәсең. Бәбкә үләнле ихата аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Шушы гүзәллек белән хозурланырга атынгыч-утыргычы да куелган. Өй, лапас алды, мунча каршы – барысы да зәвык белән бизәлгән. Без килгәндә, хуҗабикә гөлләре арасында, шулар белән “сөйләшеп”, “хәлләрен белешеп”, су сибеп йөри иде.

-       Бу авылда яшәүче бердәнбер рус хатын-кызы мин. Тормыш иптәшем Рафис исән чакта бакчаны бергәләп төзекләндереп башладык. Хәзер шул матур традицияне дәвам итәм. Теләгәч, күңелеңә һуш килгәч, шөгыльлән, ярдәм итәм, дигән иде ул. Чыннан да, чәчәкләр үстерергә, бакча эшен бик яратам, - ди һәвәскәр бакчачы.

36 ел гомерен балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Людмила Игнатьевна элек балалар тәрбияләсә, хәзер чәчәкләр тәрбияләп, җанына тынычлык, күңеленә рәхәтлек алып яши. Ә бакчасында чәчәкләрнең ниндие генә юк: исең китмәле! Һәрберсенең исемен, үстерү шартларын белә ул. Эхинацея, гейхера, гайлардия, төрле очитоклар белән бергә будлея, астильба, спирея, дерн, лапчатка кебек куаклар да бакчага ямь биреп утыралар. Дуслары, танышлары җылы яктан алып кайтканнары да бар. Зәңгәр чыршылары да 4 ел эчендә шактый үскәннәр. Бакчасында күбрәк күпьеллыклар үсә. Хоста, туя, лилия, гортензия, роза, хризантемаларның берничә төрлесе бар. Иртә яздан салкын көзләргә кадәр, бер-берсен алмаштырып, гөлләре чәчәк ата. Уңган хуҗабикә аерым чәчәклекләрдә матур композицияләр тудырган, күллек ясаган.

Яшелчә бакчасы да үзенчәлекле оста бакчачының. Кыяр-помидорлары, кишер-суганы мул уңыш вәгъдә итәләр.

Матурлык тудырыйм, дисәң, үз бакчаңда да чит ил табигате, башка бер җиргә дә алмаштырмаслык ял урыны ясарга була. Шәһәр кешесе хәзер авылга, аның шифалы һавасын суларга кайта. Мондый гүзәллек дәрьясында күңел дә, җан да, тән дә ял итә.

        

Беркөнне Татар Карамалысында яшәүче туганыбыз Роза апа, шалтыратып: “Апаем, гәҗитегездә гүзәл бакчалар турында матур язмаларыгыз күп чыга. Безнең авылга да килегез әле. Бездә дә тырыш, күп итеп чәчәген-гөлен үстереп, гүзәллеккә күмелеп яшәүчеләр күп”, - дигәч, юлга кузгалдык. 
Чыннан да, хәзер һәр авылда андый уңган-булганнар, бакчаларыннан, ихаталарыннан оҗмах бакчасы ясап яшәүчеләр күп. Алар хакында ишетеп тә, язып та торабыз, без игътибарга алмаган, күреп бетермәгәннәре дә бихисап. Берничә ел дәвамында “Иң зәвыклы бакча” сәхифәсендә үрнәк бакчалар хакында язмалар чыгып килә, киләчәктә дә дәвам итәчәкбез. 
Карамалыга баргач, иң беренче булып Роза апа белән Рәис абый Фазлыевлар йортына тукталдык. Капка төбеннән үк безне чәчәкләр каршы алды. Ихатага үтеп керүгә, зәвык белән эшләнгән чәчәклекләр күзне иркәләде. 
- Кызыбыз Раилә утырта, шул үстерә, без шуңа куанып, матурлыкка сокланып яшибез, - диде хуҗабикә тыйнак кына. 
Ясалма күллекләр янәшәсендә үсеп утыручы гөлләрнең шау чәчәктә чакларын күрмәсәк тә, әле дә гүзәллек өстәүче петуния, бәрхет гөле, лилияләргә, циния, розаларга карап сокландык. Күлләвектәге үрдәкләр, бака, крокодил, ташбакалар да - үз урыннарында. Кулларына эш коралы тоткан гномнар да күңеллелек өстиләр. Ә менә тәпәне белән бал тоткан аюны хуҗалар, мөгаен, юкка гына куймаганнардыр. Аларның хәтта ишегалларында да бал исе килә. Фазлыевлар илле еллап умарталар тоталар. Әлеге шөгыль аларның нәселдән килә – әтиләре дә умартачы булган. Бу - бик төгәллек, пөхтәлек сорый торган хезмәт. 
- 1967 елны шушы нигезгә салам түбәле өйгә күченгән идек, биш елдан үзебез йорт салып чыктык. Аллага шөкер, тормышыбыздан бик канәгать. Балалар, оныклар еш кайталар. Сездә һава чиста, күңелгә рәхәт, диләр. Алар кунакка кайткач, без тагын да ныграк сөенәбез. Балаларыбыз үзара бик тату, бер-берсенә ярдәмчел – шунысы олы куаныч,  - диләр Роза апа белән Рәис абый. 
Кичләрен, эштән бушаган арада ял итәр өчен, атынгыч-утыргычлары, балаларга уйнарга комлыклары бар. Кияүләре өйләренә заманча ремонт ясап, өлкәннәргә көнкүрешләрен җиңеләйткән. Гомер буе мал карап гомер кичергән авыл кешеләре бүгенге көндә дә, абзар бикләнмәсен, дип, сарык асрыйлар. Бакчаларында алмагачы, виноград, миләш-баланын үстерәләр. Алары да гади генә түгел. Виноградны төштән утырттык, дип гаҗәпләндерде Роза апа. Алмагачлары да – 9 сыйныфны тәмамлаган оныклары Румил кечкенә чакта, алмасын ашап, орлыгын җиргә төртеп куйганнан соң үскән агач. Менә мичуринчылар кайда ул! 
Гаилә башлыгы Рәис абый 12 ел авылда имам-хатыйп вазифасын башкара. Озак еллар укытучы булып эшли, берничә ел авыл Советын җитәкли. Лаеклы ялга чыккач, ул вакыттагы колхоз рәисе Яхъя Фәсхетдинов аны төзелешкә прораб итеп чакыра. Шул чакларда рәис ярдәме белән Рәис абый мәчет салдыруда башлап йөри. Җор теллелеге дә юктан түгел икән. Заманында үзе пьесалар язып, сәхнәдә театрлар куеп йөргән, язучылар берлегенә кергән. Ә Роза апа фермада сыерлар сауган, даруханәдә санитарка хезмәтен башкарган. Алар белән аралашуы җиңел, күптәнге танышлар кебек, нәсел җепләрен барладык. Нәсел, дигәннән, авылда Фазлыевларның соңгы елларда матур традициясе барлыкка килгән. Менә ике ел инде Сабантуена кайткач, берничә буын - олысы да, кечесе дә, чишмә буенда нәсел бәйрәме оештыралар икән. Менә шундый күркәм кешеләре белән горурланып яши авыл халкы.                     

Сарман мәгълүмат-мөхәррият узәгендә татлы-баллы карбыз белән сыйландык.Даими кереп йөрүчебез дә аннан авыз итте.

Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында 85 яшьлек Галя әби яши. (Матвеева Галина Фёдоровна) Олы яшьтә булуына карамастан, ул шушылай бик матур итеп бии, ди. Без аңа сәламәтлек, һәрвакыт күтәренке кәеф, озын гомер телибез!

 

Бүген, 30 август көнне, район үзәгенең Татар Илеге ял паркында сарманлылар Республика көнен бәйрәм иттеләр. Паркка җыелган халыкны бәйрәм бн район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Ул шулай ук хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды. Соңыннан Фәрит Мөнәвир улы, бәйрәм кунаклары авыл җирлекләре оештырылган күргәзмәләрне карадылар, бәйрәм концертын, спорт ярышларын һәм башкаларны тамаша кылдылар, халык белән аралаштылар.
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарыбызның берсендә укый аласыз.

Сарманны әйләнеп уза торган юлны ясауда эшләрне дәвам итүгә быел 50 миллион сум акчалар каралган. Хәзерге вакытта аның Яр Чаллы-Сарман юлы өлешендә (Яңа Әхмәт авылы тирәсе) әйләнүле хәрәкәт өчен юл ясала. Алга таба асфальт салу Илексаз авылы юнәлешендә дәвам иттереләчәк.

Сарманның хөрмәтле кешеләре – Госман һәм Асия Гыйниятуллиннарның бергә гаилә корып яшәүләренә - 50 ел. Аларны алтын туйлары белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, иң матур теләкләрен җиткерде, күп еллар Сарман халкына күрсәткән тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәре Гөлназ Исламова, ветераннар советы белгече Лилия Мәүлиева да юбилярларга иң изге теләкләрен ирештерделәр, тигезлектә тагын бик күп еллар гомер кичерүләрен теләделәр.  

Татар Илеге буендагы ял паркына килүчеләр аның янәшәсендә генә урнашкан әкияти йортка игътибар итми калмыйдыр. Капка-коймалары бизәкләп тимердән чүкелгән, капка төпләрендә атынгыч-эскәмия урнаштырылган йортта Риф һәм Эльвира Андриановлар яшиләр. Аларның ишегалды бакчасында үскән чәчәк-гөлләрне күрсәгез иде сез! Чыннан да, сокландырырлык гүзәл гөлбакча. Мондагы гаҗәеп матурлыкка таң калырлык. Эльвира Роберт кызының зәвыклы итеп бакча үстерү сәләте хакында “Җитәкче шөгыле” рубрикасында да язарга булыр иде. Районның финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасарының һөнәри осталыгы бакчаларының һәр өлешен рациональ файдалана белүендә дә чагыла.

-         Дизайн, нинди чәчәкләр утыртуны кыштан ук планлаштыра башлыйм. Интернет челтәрендә эзләнәм, үземнең идеяләр дә туа, - ди Эльвира.

Андриановлар бакчасында сирәк кешедә генә очрый торган гөлчәчәкләр дә үсә. Һәркайсының исемен, үстерү тәртибен хуҗабикә яхшы белә. Ташлыкта үсә торганнарының үз урыны, үз композициясе бар. Үрмәлеләре - клематислар шулай ук планлаштырылып утыртылганнар. Ясалма күллектә төнбоек чәчәгенә кадәр үсә.

-         Агыйделгә баргач, тамыры белән алып кайттым. Быел әле чәчәк атмады, - диде Эльвира һәм шул арада күллекне матурлау серләре белән дә уртаклашып алды. 

Моңа кадәр күрелмәгән чәчәкләр, чыннан да, бакчаларында күп. Почта аша да, төрле кибетләрдән дә алганнар аларны. Гортензия куаклары шау чәчәктә утыралар. Аларның әллә ничә төслесе һәм төрлесе бар. Күренеп тора, мөгаен, иң яраткан гөлләредер ул. Розаларның төрлелегенә дә исең китмәле. Хоста, лилия, хризантема һәм бик күп төрле атамалы күпьеллыклар белән бергә бакчаларында бәрхет гөле, петуния, кытай розасы, остеоспермум кебек берьеллыклар да үсә. Гомумән, чәчәкләрнең биредә 60-70 төре бардыр.

Шәмәхә һәм сары мәтрүшкә, бөтнек, төрле тәмләткечләр үсеп утыручы аерым бер “чәйханә” яшел зонасына игътибар итми мөмкин түгел. Декоратив агачлар да бакчага матурлык, илаһилык өстәп торалар. Гүзәллек бакчасында күңел ял итә, үзеңне иркен хис итәсең.

Бакчаларын киләчәктә тагын да матурлау, ял зоналары булдыру турындагы уй-хыяллары бар Андриановларның. Гүзәллекне тудыру, матурлыкны тоя белү сәләте аларның нәселләреннән килә. Теләк барда, эш карышмый, диләр. Максатларына ирешү – үз кулларында.

 Альбина Сабирова   

            Җиде табиб, биш шәфкать туташы туган авыл

 Баллы буе бик күңелле бит ул,

Тирә-ягы биек шомыртлык.

Күл өстендә матур кошлар уйный,

Шаулап тора куе камышлык.

Районыбызда менә шундый матур, кечкенә генә Балтамак авылы бар. Даими яши торган халкы аз булса да, җәен кайтып торучылар җитәрлек монда. Ә йортларның берсе дә буш тормый: бу нигезләрдә туган балалар яисә туганнары аларны яңарталар, заманча матур итеп яңаны төзүчеләре дә байтак. Кечкенә дә төш кенә дип шундыйлар турында әйтәләрдер инде. Балтамактан  җиде табиб, биш шәфкать туташы чыккан! Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары, хирург Илдар Фатыйхов, медицина фәннәре кандидаты, уролог Рәмис Фатыйхов та шушы яктан.

 

 

<< Беренчесе < Артка 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Алга > Соңгысы >>
Страница 1 из 12

Бүген 23.09.17

Безнең төркем

 

Яңалыклар

« Сентябрь 2017 »
Дш Сш Чш Пш Җм Шб Яш
        1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30  

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа» 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS