$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Иң күп укыла

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
Intertat
ИА Татар-информ
Закон һәм без
Закон һәм без

Закон һәм без (315)

Районда юл иминлеген тәэмин итү буенча профилактик чаралар үткэрү дәвам итә. 15 декабрьдә Җәлил бистэсенең Ленин урамында 5 һәм 6 йортлары янында «Тоннель» профилактик чарасы уткәреләчәк. Үткәрү вакыты 16.00 сәг. 17.30 сәг кадәр. Профилактик чара исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләрне ачыклауга юнәлтелгән.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе

Фото һәм материал район ЮХИДИ бүлекчәсеннән.

Һәркайсыбыз дәүләтнең бер гражданы булып торабыз. Алдагы тормышыбыз, киләчәгебез, илебез язмышы үзебездән тора. Кызганыч, дөньядагы үзгәрешләр алга киткән саен, замана чирләре баш калкыта. Шуларның берсе – коррупция. Бу бер кеше өчен генә түгел, ә халык, милләт язмышы өчен дә куркыныч.
Җәмгыять төзелешендә намус, әдәплелек, җаваплылык, гаделлек кебек гомумкешелек сыйфатлар мәңгелек булып кала.
 
Әлеге дата уңаеннан Илексаз мәктәбендә төрле чаралар оештырылды, китапханәдә җәмәгатьчелекнең коррупциягә каршы көрәшенә багышланган күргәзмә урнаштырылды. 
 
Мәктәптә укучылар белән “Коррупциягә каршы көрәш” темасына сыйныф сәгатьләре узды. Сыйныф сәгатьләренең төп максаты – коррупциягә каршы караш булдыру; укучыларга әхлак нигезләрен, гражданлык позициясен өйрәтү; коррупциягә каршы көрәшнең әһәмиятен аңлату. Коррупциягә каршы тәрбия алымнары, күбесенчә, укытучының материалны ничек итеп җиткерүенә бәйле. Монда, әлбәттә, укытучының зирәклеге, методик осталыгы, психологик яктан йогынтысы зур роль уйный. 
 
Шулай ук мәктәптә “Без коррупциягә каршы” дип исемләнгән рәсемнәр ясатылды. Укучылар үз эшләрендә коррупция турында нәрсә белүләрен һәм аны ничек итеп күзаллауларын башкаларга җиткерделәр.
 
Һәрбер күренешнең сәбәбе булган кебек, коррупциянең дә үз тамыры бар. Бу тамырны юкка чыгаруы гына бик җиңел түгел. Әмма бу битарафлык күрсәтсәң дә ярый дигәнне аңлатмый. Тамырын корытыр өчен яңа идеяләр кирәк. Халыкның мәдәнияте, белем дәрәҗәсе һәм әхлак темасы иң беренче урында торырга тиеш.
 
Бу атнадан машина йөртүчеләргә янәдән ЮХИДИ хезмәткәрләрен камерага төшерергә рөхсәт иттеләр. Хәзер алар курыкмыйча инс¬пекторның һәр хәрәкәтен фото һәм видеога төшерә, аудиотасмага яздыра ала, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгы.
 
Эчке эшләр министрлыгының 2017 елның 20 октябрендә кабул ителгән яңа регламенты нигезендә, «юл хәрәкәтендә катнашучыларга ЮХИДИ хезмәткәрләрен фото һәм видеога төшерергә ярый» дигән пункт төшеп калган иде. «Ярый» дигән сүз булмагач, инспекторлар машина йөртүчеләргә бу гамәлне тыя башлаган. Бу шоферлар арасында зур канәгатьсезлек уятты.
 
Дәүләт автоинспекциясе исә, «Полиция турында»гы закон нигезендә, инспектор фото, видеога төшерүне берничек тә тыя алмый, чөнки Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең эше җәмгыять өчен ачык булырга тиеш, дип кисәтеп куйды.
 
Дөрес, фотога, видеога төшерергә ярамаган очраклар да бар. Әйтик, машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте булган урынны төшергәндә инспекторга комачауласа, ЮХИДИ хезмәткәре моны тыярга мөмкин. Төбәктә терроризмга каршы операция барса да, фото, видео¬га төшерү тыела. Бу турыда инспектор алдан ук кисәтеп куярга тиеш. ЮХИДИ хезмәткәрләре дә машина йөртүчеләрне фото, видеога төшерә ала.
 
чыганак: https://vk.com/aktanyshrt

 Әлмәт шәһәрендә, 19 августта кичке сәгать биш тулып килгәндә Чернышевский урамында бер җәяүлене машина бәрдерә.Юл-транспорт вакыйгасына китергән сәбәпләрне ачыклау бара.

Материал:https://vk.com/atannary

фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.

 

 

 Машина йөртүчеләргә кышын җәйге резинада йөрүне тыйдылар.

Шиплы тәгәрмәчләр куйгач, машинаның арткы тәрәзәсенә кызыл өчпочмак эчендә “Ш” билгесе куелырга тиеш.

1 декабрьдән Таможня берлегенең тәгәрмәчле транспорт чараларның куркынычсызлыгы турындагы техрегламент таләпләре үз көченә керде. Документ буенча кышкы айларда кышкы шиналар белән комплектланмаган машинаны файдалану тыела, дип яза «Коммерсант» газетасы.

 

Шиплы тәгәрмәчләр куйгач, машинаның арткы тәрәзәсенә кызыл өчпочмак эчендә “Ш” билгесе куелырга тиеш. Бу билге булмаган очракта 500 сум штраф каралган. Ә шиналарның сезонга туры килмәве өчен җәза каралмаган.

“Ш” билгесе машина йөртүчеләрне транспорт чарасының тормоз эзе турында кисәтә, коры асфальтта ул озыная, бозда кыскара.

Фото һәм материал:https://vk.com/atannary алынды.

 

Районда 24, 25, 26 ноябрь көннәрендә тәүлекнең кичке һәм төнге вакытларында юл иминлеген тәэмин итү буенча комплекслы профилактик чаралар уздырылды. Барлыгы 41 кагыйдә бозучы административ жаваплылыкка тартылды. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендэ 2 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче тоткарланды. Кагыйдә бозучылар арасында куркынычсызлык каешларын кулланмаучылар – андыйлар 12, ОСАГО иминият полисыннан башка йөрүчеләр – 8 булды, кагыйдә бозучылар арасында 3 жәяүле дә административ жаваплылыкка тартылды.

Материал һәм фотоны район ЮХИДИ булекчәсе җибәрде.

25 ноябрь көнне район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары тарафыннан 14.00 сәг. 15.00 сәг.кадәр вакыт эчендә Чураш авылында «Тоннель» профилактик чарасы үткәрелде. Бу юлы ЮХИДИ хезмәткәрләре Муса Жәлил урамының 1 нче һәм 36 номерлы йортлары янында үтеп баручы транспорт чараларын туктатып тикшерделәр. Барлыгы 46 транспорт чарасы тикшерелде. Нәтижәдә 9 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды, шуларның 6 куркынычсызлык каешларын кулланмаучылар иде. 25 көнне үткәрелгән «Тоннель» чарасы исерек килеш транспорт йөртү очракларын ачыклауга юнәлтелгән иде. Андый тупас кагыйдә бозулар чара вакытында ачыкланмады.

Фото һәм язма материалны район ЮХИДИ булекчәсе җибәрде.

 

Районда юл иминлеген тәэмин итү буенча профилактик чаралар уткәрү дәвам итә. 25 ноябрь көнне Чураш авылында Муса Жәлил урамының 1 һәм 36 йортлары янында «Тоннель» профилактик чарасы уткәреләчәк. Үткәрү вакыты 14.00 сәг. 15.00 сәг кадәр. Бу юлы ул исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләрне ачыклауга юнәлтелгән.

материал һәм фотоны район ЮХИДИ булекчэсе җибәрде.

 

 

17, 18, 19 ноябрьдә кичке һәм төнге вакытларда үткәрелгән комплекслы профилактик чаралар нәтиҗәсендә 17 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. 18 һәм 19 ноябрьдә 2 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче, 17 көнне каршы як хәрәкәт полосасына чыгып кагыйдә бозучы ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан ачыкланды. Башка кагыйдә бозучылар ОСАГО иминият полисыннан башка транспорт чарасы белән идарә итүчеләр, укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрүчеләр иде.

 

Фото һәм материал район ЮХИДИ бүлекчәсеннән.

<< Беренчесе < Артка 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Алга > Соңгысы >>
Страница 1 из 32

Бүген 12.12.17

Котлыйбыз!

Смотреть все новости

Безнең төркем

 

Яңалыклар

« Декабрь 2017 »
Дш Сш Чш Пш Җм Шб Яш
        1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа» 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS