$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Иң күп укыла

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
2-52-10 - редакция местного радиовещания
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
Intertat
ИА Татар-информ
Мәдәният
Мәдәният

Мәдәният (877)


23 февраль көнендә бистәбезнең легендар шәхесе, озак еллар үзенең шигырьләре белән куандырып яшәгән, 1997 елда арабыздан киткән Николай Константинович Сидоров яшәгән йортка куелган истәлек тактасы янында аны искә алдык, 1 минутлык тынлыктан соң истәлек тактасына чәчәкләр куйдык.

“Җәлил чаткылары” әдәби иҗат берләшмәсенә нигез салган Илдус Хисмәтулла улы Мәрданшинның каберенә барып чәчәк куеп, 1 минутлык тынлыктан соң, үзара аның шигырьләрен сөйләдек, аны искә алдык.

Урыннарыгыз оҗмахта булсын, авыр туфрагыгыз җиңел булсын, каләмдәшләр.

“Җәлил чаткылары” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары.

Шулай ук укыгыз:

Җәлилдә ветераннарны хөрмәтләделәр

Кичә Александровка авылында "Май чабу"ны ("Масленица") бәйрәм иттеләр. Халык рәхәтләнеп ял итте, күңелле уеннарда, биюләрдә катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәйруллин сәламләп, бәйрәм белән тәбрикләгәч, җыелган халык бердәм көч белән әзерләнгән өстәлдә сыйланды. Аннан җыр-биюләр башланды. Соңыннан кышны озатып, яман гадәтләрне куып, карачкы яндырдылар.

- Алтынчы ел шулай күңелле ял итә жирле халык. Соңгы ике елында район Башкарма комитетыннан да материаль ярдәм булды. Авылыбызда яшәүче Ршояннар, Ереминнар, Забродиннар, Байгаровлар гаиләләре спонсорлык ярдәме күрсәттеләр, оештыру эшләрендә башлап йөрделәр, - авыл җирлеге башлыгы.

Тулырак язманы район газетасының киләсе саннарыннан укый аласыз.

 

Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез. Бу көнне Иске Имән авылының "Дуслык" балалар бакчасында туган телдә шигырьләр сөйләнелде, табышмаклар чишелде, төрле уеннар булды. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Җәлил декадасы кысаларында, 21 нче февраль – Халыкара туган тел көнендә Җәлилнең икенче санлы мәктәбе тагын бер зур масштаблы чара үткәрде. Ул – якташ язучыбыз, Россиянең һәм Татарстанның  атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый премиясе лауреаты Рәфкать Кәраминең 75 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган “Кәрами укулары”. Укулар Сарман ягы төбәге әдипләренең иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау, 2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру  максатыннан үткәрелде һәм Татарстанның дистәдән артык районында теләктәшлек тапты. Укуларның беренче  турына 200 ләп эш кабул ителде. Финал өлешендә 89 мөгаллим һәм укучы чыгыш ясады.

Укуларны оештыруда Татарстан Язучылар берлеге, Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының ярдәме искиткеч зур булды. Укучылар тарафыннан җибәрелгән һәр эш җентекләп тикшерелде, анализланды, бәяләнде.

Юбилярны һәм фәнни бәйгедә катнашучыларны котларга Сарман муниципаль районы җитәкчелеге, Җәлил бистәсе башлыгы урынбасары, мәгариф бүлеге белгечләре, “Җәлил чаткылары” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары килде. Аларның җылы, матур теләкләреннән соң сүзне әдип туып-үскән Рангазар авылы делегациясе  алды. Күренекле якташыбызның шундый юллары бар: “Юкка гына әйтмәгәннәр: малын җуйган җиде ел елар, иленнән аерылган –гомер буе. Дөнья киң. Адәм баласы йөремсәк. Ул кай тарафка гына барып чыкмый. Әмма ул һәрчак кендек каны тамган җирен – изге туган ягын сагынып кайта. Чөнки аның бәхете – туган илендә, туган җирендә.” Рәфкать агага да үзенең авылдашларының эчкерсез рәхмәтләрен ишетү бик рәхәт булгандыр. Гомумән, язучыга үзенең әсәрләрен укулары, кызыксынулары турында белү, алар буенча кызып-кызып бәхәсләшүләрне, фикер йөртүләрне ишетү иҗади күтәрелеш бирә торган мизгел бит ул. Туган төбәгеңдә аеруча. Рангазарлылар барыбызга да әнә шул күңел күтәренкелеге бирделәр, бәйрәмгә күңел җылылыгы, ямь өстәделәр.

Дәртле җырлар, биюләр белән уралып барган тантаналы өлештән соң эш секцияләрдә дәвам итте. “Очар кошлар белән янәшә” дип аталганында укучылар үзләренең әдип иҗаты буенча булган фәнни-тикшеренү эшләрен якладылар. Секция белән Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты профессоры, филология фәннәре докторыӘнвәр Шәрипов җитәкчелек итте. Ул укучыларның әзерлегенә бәя биргәндә, аларның әсәрне җентекләп өйрәнгән булуы, ныклы анализ ясалганлыгы турында сөйләде, кыю фикерләр яңгыраганына басым ясады. Бу секциядә иң югары баскычка Сарман мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Гөлшат Нигъмәтуллина күтәрелде.

Сталин репрессиясенә эләгеп, гөнаһсыз рәнҗетелгән туганнар, якташларыбызның тормышларын өйрәнү тәҗрибәсе, буыннан-буынга килгән истәлекләр, архив документларына нигезләнгән иншалар бәйгесенә килгән эшләр  Яр Чаллы дәүләт педагогика  университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Рәзинә Мөхиярова тарафыннан тикшерелде. Укучылар чыгышын бәяләүдә  “Җәлил чаткылары” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары да катнашты. Шагыйрә иҗади эшләрдән бик канәгать калуын яшермәде. “Тетрәнеп, дулкынланып укыдым. Аяныч хәлләрне күңелем аша үткәрдем. Бу хәлләрнең кабатлану мөмкинлеге булу җанны өшетә”, - диде ул. Укучыларның эшләре шагыйрә галимә шигъри юллар тудыруга этәргән. Аның бар чыгышы шигырьләре белән үрелеп барды. Шулай да иң куандырганы укучыларга, аеруча бу секциянең җиңүчесе – Сарман гимназиясе укучысы Сөләйман Мөхәммәтҗановка биргән бәясе булды. “Бу эш белән бер курыкмыйча рәсәйкүләм фәнни бәйгеләргә барырлык”, -  диде галимә.

Иң күп эш “Мәңге шулай тыныч булсын авылым таңнары” дип аталган секциягә кабул ителде. Бу секциянең җаваплы оештыручысы югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйлә Мияссәрова сүзләре белән әйтсәк, без бөтен Татарстанның авыл һәм бистәләре белән танышырлык презентацияләр кабул иттек. Эшләр шундый кызыклы, мавыктыргыч, матур иде. Катнашучыларның эшләре яшьләре буенча 3 төркемгә бүлеп тикшерелде. Һәр төркемдә өч эш авторы иң зур бәя алды. Бу – Диана Зиннәтуллина (Җәлил гимназиясе, 2 нче сыйныф), Лилия Сәлахова (Азнакай районы, Актүбә бистәсе, 3 нче сыйныф), Эльвина Фомина (Әлмәт районы, Иске Михайловка мәктәбе, 5 нче сыйныф). Бәйгенең барлык җиңүчеләре, ә алар 18 укучы иде, бистә музеенда булдылар, герой шагыйрь тормышы, туган як тарихы белән бәйле экспозицияләрне карадылар.

Укытучылар өчен Рәфкать ага Кәрами, филология фәннәре кандидаты Дания Сибгатуллина–Нигъмәтҗанова белән түгәрәк өстәл оештырылды. Әдәбият укытудагы проблемалар, укучыларны китап белән кызыксындыру буенча фикер алышулар, әдәбият, сәнгать яңалыклары турынңа сөйләшү, уңай эш тәҗрибәсебелән уртаклашу бик вакытлы һәм әһәмиятле булды. Фикер алышуда катнашучылардан: “Мәктәп коллективы шушы әдәби бәйге аша безнең барыбызны мөхтәрәм язучыбыз белән очраштырды, Кәрами аганың иҗатына мөрәҗәгать итеп, уйланырга, эзләнергә дәште. Үз ягыңның тарихын, аның данлы үткәнен белү, танылган кешеләре белән таныш булу бик зур мәгънәгә ия. Бары шундый малай һәм кызлардан ватанпарвәрләр үсә. Милли горурлык, үз ягыңны ярату хисләре туа” дигән сүзләрен ишетү  максатыбызга ирешү турында сөйләде.

Гомумән,  Халыкара туган тел көнендә туган телебездә сөйләшкән балалар белән туган төбәгенең тарихы, аның гади кешеләре турында язган әдибебез янәшәсендә булу, әдәбият әһелләрен тыңлау, галимнәрне ишетә алуыбыз  барыбызга иҗади көч-куәт, эшләргә дәрт, киләчәккә ышаныч бирде.  

Ландыш Шәйдуллина, Җәлилнең икенче санлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

21 февральдә Җәлил сәнгать мәктәбендә 40 бала катнашында «Татарстан гасыры» («Век Татарстана») дип исемләнгән мультфильм ясау буенча мастер-класс үтте. Ул ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Татармультфильм» балалар анимация студиясе тарафыннан оештырылды, шулай ук «Сарман» киноучреждениесы коллективы һәм «Җәлил» кинотеатры. 

Кичә Карашай Саклау мәктәбе авыл китапханәсе белән берлектә Халыкара туган тел көненә багышланган кичә үткәрде (җаваплы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Назарова).

 

2000 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 февральне Халыкара туган тел көне итеп үткәрү турында карар кабул итте.

Без,“Ләйсән” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме дә читтә калмадык Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү максатыннан ,Халыкара Туган тел көненә багышлап  “Туган телем – иркә гөлем” исемендә кичә үткәрдек.

Безнең туган телебез – татар теле. Без туган телебезне зурлап татар телендә шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык, татар халык уеннары уйнадык. Халкыбыз элек–электән тапкыр, зирәк булган. Тел турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар әйтештек. Балалар китапханәсе мөдире Раилә Гыйләҗева балаларны бик тә кызыклы “Көчле дә ул, бай да, ягымлы да татар теле”исемендәге  китап күргәзмәсе белән таныштырып китте. Бәйрәмебезне Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамладык. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Илгизә Зыятдинова һәм Гөлнира Федорова, мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре.


 

 

 

Илсөя Бәдретдинова элек-электән оригиналь җырчылардан саналды. Аңа гына хас җырлар башка беркемдә дә юктыр. Кичә Сарманда үткән концертында башкарылган 80% җырларының авторы райондашыбыз – Чураш авылында яшәп иҗат итүче безнең каләмдәш дустыбыз Вәсимә апа Хәйруллина. Илсөя төркемендә скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова да – чыгышы белән безнең районнан. Төркем җитәкчесе, администраторы Гүзәл Кәрәмиева – Карашай Саклау кызы. Тавыш операторы Диаз Фәрхетдинов – Саклаубаш егете. “Сарманлылардан бәхетем булды, Аллага шөкер, - ди Илсөя. – Авыр вакытларымда янәшәдә булучылар да – алар”.  

Сарманда 3 сәгатьтән артык барган концерт аны карарга килгәннәргә ошагандыр. Килә алмаганнарга карау мөмкинлеге бар әле – бүген Илсөя Бәдретдинованың “Мин исән” концерт программасы Җәлилдә куелачак.  

Вәсимә апа Хәйруллина

Сарайлы мәдәният йортында "Тел – анадан балага күчә торган изге мирас" дигән әдәби кичә үткәрелде.

Сарманның «Сандугач» балалар бакчасына Түбән Кама шәһәреннән Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры Разил Вәлиевнең “Шомбай маҗаралары” дип исемләнгән әкияте белән килде.Театр әкияти декорациялар, күңелле музыка белән бәйләнгәнлектән, балалар Су анасы, Шүрәле, Былтыр белән бергә әкият дөньясына чумдылар. Бу тамаша барыбызга да ошады һәм тирән хисләр калдырды.

Рәмилә Гайфуллина, тәрбияче.

<< Беренчесе < Артка 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Алга > Соңгысы >>
Страница 1 из 88

Бүген 25.02.17

Котлыйбыз!

Смотреть все новости

Безнең төркем

 

Яңалыклар

« Февраль 2017 »
Дш Сш Чш Пш Җм Шб Яш
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28          

Арифметика террора 16+

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»