$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Иң күп укыла

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
2-52-10 - редакция местного радиовещания
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
Intertat
ИА Татар-информ
Сәламәтлек саклау
Сәламәтлек саклау

Сәламәтлек саклау (159)


24 март – Бө­тен­дөнья ту­бер­ку­лез­га кар­шы кө­рәш кө­не. Аның сим­во­лы – ак ро­маш­ка. Шу­лай итеп, бу көн иле­без­дә һәм рес­пуб­ли­ка­да “Ак ро­маш­ка­лар кө­не” бу­ла­рак бил­ге­ләп үте­лә. Бү­ген­ге әң­гә­мә­без – та­биб-фти­зи­ат­р Фә­рит Шәң­гә­рә­ев бе­лән.

– Бил­ге­ле бул­ган­ча, ту­бер­ку­лез – иң кур­кы­ныч йо­гыш­лы авы­ру­лар­ның бер­се.  Аның ха­кын­да ту­лы­рак сөй­ләп үт­сә­гез иде.

– Бө­тен­дөнья сә­ла­мәт­лек сак­лау оеш­ма­сы мәгъ­лү­мат­ла­ры бу­ен­ча, дөнь­я­да ел са­ен ан­нан мил­ли­он­нар­ча ке­ше үлә. Бу авы­ру­ны ту­бер­ку­лез (кох) та­як­чык­ла­ры ки­те­реп чы­га­ра. Ул бө­тен эч­ке ор­ган­нар­ны, хәт­та күз­ләр­не, сө­як­ләр­не, умырт­ка ба­га­на­сын за­рар­лый. Әм­ма иң еш оч­рый тор­га­ны һәм ке­ше­ләр өчен иң кур­кы­ны­чы – үп­кә ту­бер­ку­ле­зы. Икен­че урын­да – умырт­ка ба­га­на­сы һәм сө­як­ләр, өчен­че урын­да – бә­вел юл­ла­ры, бө­ер­ләр ту­бер­ку­ле­зы.

– Йо­гу­чан­лы­гы бу­ен­ча иң кур­кы­ны­чы кай­сы?

– Үп­кә һәм бронх­лар, үп­кә эчен­дә­ге лим­фа­тик тө­ен­чек­ләр ту­бер­ку­ле­зы. Ха­лык­та мон­дый авы­ру­ны “а­чык ту­бер­ку­лез” дип йөр­тә­ләр.  Ту­бер­ку­лез бе­лән авы­ру­чы ке­ше ютәл­лә­гән­дә, ка­кыр­ган­да, ту­бер­ку­лез та­як­чык­ла­ры һа­ва­га элә­гә. Ул та­як­чык­лар кү­лә­ме бу­ен­ча бик күп – мил­ли­ард­ла­ган бу­лыр­га мөм­кин. Ан­нан соң та­гын бер үзен­чә­лек кү­зә­те­лә – соң­гы ел­лар­да авы­ру ке­ше­дә бул­ган кох та­як­чык­ла­ры­ның ту­бер­ку­лез­ны дә­ва­лау өчен кул­ла­ны­ла тор­ган да­ру­лар­га кар­шы сак­ла­ну ча­ра­сы бар­лык­ка кил­де. Нә­ти­җә­дә ул да­ру­лар бу та­як­чык­лар­ны үтер­ми, ки­ре­сен­чә, алар күб­рәк үсә­ләр. Та­биб­лар бу чир­не “күп да­ру­лар­га би­реш­мәү­че ту­бер­ку­лез” (МЛУ) дип атый­лар.

– Үп­кә ту­бер­ку­ле­зы­ның үзе­нә ге­нә хас үзен­чә­лек­лә­ре бар­мы?

– Кыз­га­ныч­ка кар­шы, юк. Авы­ру ке­ше үзен­дә бул­ган ту­бер­ку­лез ту­рын­да бел­мәс­кә дә мөм­кин. Мә­сә­лән, ко­ры ютәл яи­сә ка­кы­рык ки­лү, зур бул­ма­ган тем­пе­ра­ту­ра – 37,1-37,5 гра­дус ти­рә­се, ябы­гу, тиз ару, тир­ләү, на­чар йок­лау ту­бер­ку­лез­га гы­на тү­гел, баш­ка авы­ру­лар­га да хас. Мә­сә­лән, ОР­ВИ, грипп, ОРЗ һәм баш­ка­лар­га. Шу­ңа кү­рә ту­бер­ку­лез­ны ва­кы­тын­да ачык­лап, тиз­рәк дә­ва­лый баш­лар өчен, үз ва­кы­тын­да флю­о­рог­ра­фия яки рент­ге­ног­ра­фия үтеп то­рыр­га ки­рәк. Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, юга­ры­да тел­гә алын­ган тик­ше­ре­нү­ләр иң кур­кы­ныч авы­ру­лар­ның бер­се – үп­кә­дә бу­ла тор­ган яман шеш авы­ру­ын да баш­лан­гыч чо­рын­да ук ачык­лар­га яр­дәм итә.

– Ха­лык ара­сын­да “ф­лю­о­рог­ра­фия сә­ла­мәт­лек өчен зы­ян­лы” ди­гән сүз­ләр йө­ри.

– Бо­лар – чын­бар­лык­ка ту­ры кил­ми тор­ган сүз­ләр. Хә­зер­ге көн­дә бө­тен рент­ген-ди­аг­нос­тик, флю­о­рог­ра­фия ап­па­рат­ла­ры аз до­за­лы, сә­ла­мәт­лек­кә бер­ни­чек тә зы­ян ки­те­рә ал­мый. Бу уңай­дан тү­бән­дә­ге ча­гыш­ты­ру­ны ки­те­рә­сем ки­лә. Ап­рель, май ай­ла­рын­да ко­яш­тан кил­гән нур­лар­ның ра­ди­а­ци­я­се бу ап­па­рат­лар­ны­кын­нан бер­ни­чә тап­кыр көч­ле­рәк.

– Әгәр дә флю­о­рог­ра­фия үт­кән­нән соң үп­кә­дә бе­рәр төр­ле үз­гә­реш та­был­са?

– Ва­кы­тын­да ачык­лан­ган чир­не дә­ва­лау да тиз­рәк, нә­ти­җә­се дә ях­шы­рак бу­ла. Ши­кәр чи­ре, брон­хи­аль аст­ма, аш­ка­за­ны һәм уни­ке­ил­ле эчәк авы­ру­ла­ры бул­ган ке­ше­ләр флю­о­рог­ра­фия үтү­гә ае­ру­ча игъ­ти­бар­лы бу­лыр­га ти­еш­ләр. Ә ин­де пси­хик-нерв авы­ру­ла­ры бе­лән ин­те­гү­че­ләр, ара­кы бе­лән күп ша­я­ру­чы­лар, нар­ко­тик­лар кул­ла­ну­чы­лар, ВИЧ-ин­фек­ция бе­лән исәп­тә то­ру­чы­лар, төр­мә­дән кай­ту­чы­лар флю­о­рог­ра­фи­я­не һәр ал­ты ай са­ен үтәр­гә ти­еш­ләр.

– Ту­бер­ку­лез­ны җи­ңәр­гә мөм­кин­ме?

– Авы­ру ва­кы­тын­да ачык­ла­нып дә­ва­лый баш­лан­са, күп оч­рак­та аны җи­ңәр­гә мөм­кин. Иң ях­шы­сы – ал­дан ук сак­лык ча­ра­ла­рын кү­рү. Бе­рен­че­дән, ва­кы­тын­да флю­о­рог­ра­фия үтеп то­рыр­га. Икен­че­дән, ту­бер­ку­лез­га ох­ша­ган шик­ле бил­ге­ләр бул­са, үз бел­де­гең бе­лән дә­ва­лан­мас­ка, та­биб­ка мө­рә­җә­гать итәр­гә. Өчен­че­дән, та­биб бил­ге­лә­гән да­ру­лар­ны ва­кы­тын­да һәм иң мө­һи­ме тү­зем­лек бе­лән тө­гәл һәм до­за­сын ки­мет­ми­чә ка­бул итәр­гә. Ту­бер­ку­лез­ны ки­сә­тү һәм дә­ва­лау­да тук­ла­ну да мө­һим роль уй­ный. Ра­ци­он­да ак­сым­лы, уг­ле­вод­лы ри­зык­лар, яшел­чә, җи­ләк-җи­меш, май бу­лыр­га ти­еш. Ка­ты ютәл­лә­гән ке­ше­дән ераг­рак бу­лыр­га ты­ры­шы­гыз. Ел са­ен флю­о­рог­ра­фия үте­гез. Им­му­ни­те­ты­гыз­ны ны­гы­ты­гыз: күб­рәк саф һа­ва­да бу­лы­гыз, физ­куль­ту­ра һәм спорт бе­лән шө­гыль­лә­не­гез.

Ми­ләү­шә За­ки­ро­ва, ба­ла­лар та­би­бы-фти­зи­ат­ры:

– Ба­ла­лар­ның ту­бер­ку­лез бе­лән авы­ру­чан­лы­гы – зур­лар авы­ру­чан­лы­гы­ның ча­гы­лы­шы. Ба­ла­лар­да бу авы­ру­лар­ны бул­дыр­мау өчен, тү­бән­дә­ге ча­ра­лар­ны үтәр­гә ки­рәк: яңа ту­ган һәм 6 яшь­лек ба­ла­лар­га вак­ци­на­ция үт­кә­рү, 17 яшь­кә ка­дәр­ле ти­еш­ле ман­ту һәм про­ба­лар­ны кую,  яңа ту­ган һәм 1 яшь­кә ка­дәр­ге ба­ла­лар­ның әй­лә­нә-ти­рә­сен­дә­ге зур­лар­ның флю­о­рог­ра­фия тик­ше­ре­нү­лә­рен үтү­лә­рен тәэ­мин итү, ту­бер­ку­лез бе­лән кө­рәш – ва­кы­тын­да ачык­лау, дә­ва­лау, авы­ру­лар­ны изо­ля­ци­я­ләү, авы­ру­лар бе­лән кон­такт­та бул­ган ба­ла­лар­ны тик­ше­рү. БЦЖ-М вак­ци­на­ци­я­се ясал­ма­ган ба­ла­лар ту­бер­ку­лез бу­ен­ча кур­кы­ныч­лы­лык төр­ке­ме­нә кер­те­лә­ләр һәм ал­ты ай са­ен тик­ше­ре­лер­гә ти­еш­ләр. Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се­нең баш са­ни­тар та­би­бы­ның 60 нчы сан­лы ка­ра­ры (22.04.2013) ни­ге­зен­дә ту­бер­ку­лез­га кар­шы ти­еш­ле тик­ше­ре­нү­ләр­не үт­мә­гән ба­ла­лар һәм яшүс­мер­ләр ба­ла­лар бак­ча­ла­ры, мәк­тәп­ләр­гә һәм баш­ка ба­ла­лар уч­реж­де­ни­е­лә­ре­нә кер­тел­ми­ләр.

2016 ел­да ра­йон­да 13 авы­ру ачык­лан­ды. Бы­ел ту­лы бул­ма­ган өч ай­да 2 авы­ру та­был­ды. Бү­ген­ге көн­дә 18 авы­ру исәп­тә то­ра. Алар Әл­мәт дәү­ләт ту­бер­ку­лез­га кар­шы кө­рәш дис­пан­се­рын­да дә­ва­ла­на­лар. 

Әң­гә­мә­дәш – Зөл­фия ШӘРИПОВА.

Ел башыннан район үзәк хастаханәсенең балалар тудыру бүлегендә 21 сабый дөньяга аваз салган. Аларның 9ы - малайлар, 12се - кызлар. Нәниләрнең сау-сәламәт, бәхетле булып үсүләрен телибез.

11 февральдә халыкара Авыру көне билгеләп үтелә. Ул авыру кешеләрнең проблемаларына игътибарны арттырыр өчен үткәрелә. Бу көнне әлеге датага багышланган төрле чаралар уздырыла: акцияләр, концертлар, тематик фильмнар күрсәтү, әңгәмәләр һәм башкалар.     

Былтыргы нәтиҗәләр буенча, Татарстанда Социаль иминиятләштерү фондына 387 миллион сумлык акча түләнми калган.

Бу хакта фонд координацион советының киңәйтелгән утырышында сөйләштеләр.

Моның төп сәбәбен финанс тотрыксызлыкта, предприятиеләрнең бөлүе аркасында дип аңлата Татарстанның Социаль иминиятләштерү фонды идарәчесе Рамил Гайзатуллин. Ничек кенә булмасын, Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков түләмәүчеләр белән катгый эш алып барырга кушты. “Тәҗрибә күрсәткәнчә, нәкъ менә социаль иминиятләштерү фондына кертемнәр түләмәүдән предприятиенең банкротлыгы башлана да. Бер ай түләмисең, ике, аннары хезмәт хаклары, салымнар түләнми башлый, нәтиҗәдә, оешманы коткарып та булмаячак”, - диде Илдар Халиков.

Узган ел фонд эшчәнлегенә зур үзгәрешләр алып килде. Оешмага ташламалы категория гражданнарны тернәкләндерү техникасы һәм шифаханәләргә юллама белән тәэмин итү бурычы да йөкләнде. Бу мәсьәләдә чишәсе мәсьәләләр җитәрлек. Әйтик, физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләрне кирәкле тернәкләндерү техникасы белән тәэмин итәр өчен финанс мөмкинлекләре җитеп бетми. 2016 елда бу максатларда 1,1 миллиард сум таләп ителсә дә, бары 900 миллион сум гына бүлеп бирелгән. Нәтиҗәдә, гариза тапшырган 40 мең кешенең 35 меңе канәгатьсез калган.

“Больничныйлар”ны электрон формада алып булачак

Татарстанда былтыр медицина учреждениеләрен тикшерү вакытында кәгазь больничный бирүдә 1,3 меңнән артык тәртип бозу күзәтелгән, 39  очракта хезмәткә яраксызлык кәгазе ялган икәнлеге ачыкланган. Бу хакта Татарстанның социаль иминиятләштерү фонды координацион советының киңәйтелгән утырышында хәбәр иттеләр. Татарстанның премьер- министры Илдар Халиков йөкләмәсе белән, республикада “больничный”ларны электрон формада алуны гамәлгә кертәләр. Бу системаны безнең республика үзендә 2016 елда ук сыный башлады. Быел исә тулысы белән электрон форматка күчәргә телиләр. Россиянең Хезмәт министрлыгының документларны электрон форматта теркәү турындагы закон проектын Дәүләт Думасында беренче укылышта ук кабул иткәннәр иде. Бу - ялган документлар белән көрәшүдә ышанычлы алым булыр дип ниятләнә.

Шәһри Казан

4 февральда Бөтендөнья рак авыруларына каршы көрәш көне яки Бөтендөнья ракка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Ул Халыкара ракка каршы берләшмә тарафыннан 2005 елдан башлап оештырыла. 

Татарстанда 90 мең кеше яман шеш авыруы белән исәптә тора. Аны булдырмас өчен дөрес тукланырга, профилактиканы кире какмаска, начар гадәтләрдән арынырга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк.

23 январьда Үлән чәе көне буларак билгеле.

Хәзерге заманда үлән чәйләре зур таралыш таба. Аны даруханәдә генә түгел, зур кибетләрдә дә сатып алып була. Тик аларны дөрес куллана белергә кирәк.

Һәрбер үлән чәе – берничә дару үләненнән торган төнәтмә шуңа күрә аларның һәрберсен куллануга махсус күрсәтмәләр, каршылыклар бар, һәркайсының үз составы, чыгаручысы һәм яраклылык срогы. 

7dach.ru сайтыннан фото

“Сарман” газетасының 2017 елның 13 январь санында Голливуд кино йолдызларының туклану рәвеше белән таныштыруны вәгъдә иткән идек. Менә ул.

Иртәнге аш һәркөнне бер генә төрле: 1 яки 2 касә чәй, аңа бераз сөт, шикәр комы салырга була. 1 апельсин яки 1 алма, пешеп җитмәгән 2 йомырка.

Дүшәмбе.Төшке аш: 1 стакан апельсин, грейпфрут яки томат согы, 200 грамм майсыз   ит, майонез, каймаксыз, бары лимон согы белән генә тәмләндерелгән яшел салат, сөтсез, шикәрсез 1 касә чәй яки кофе.

Кичке аш: 1 стакан әчегән сөт, 2 помидор, сохари. Ятар алдыннан 1 алма.

Сишәмбе. Төшке аш: 200 грамм пешкән балык, лимон согы белән генә тәмләндерелгән 100 грамм вакланган сельдерей, сөтсез, шикәрсез 1 касә чәй яки кофе.

Кичке аш: майсыз сөт. Ятар алдыннан 1 алма.

Чәршәмбе. Төшке аш: 200 грамм тавык ите, бары лимон согы белән генә тәмләндерелгән яшел салат, сөтсез, шикәрсез 1 касә чәй яки кофе.

Кичке аш: яшел суган кыягы, 1 кызыл борыч, 1 пешкән йомырка сарысы белән катнаштырылган 50 грамм майсыз эремчек, 1 стакан майсыз сөт. Йоклар алдыннан 1 алма.

Пәнҗешәмбе. Төшке аш: 20 грамм томалап пешерелгән шпинат, 150 грамм пешкән бавыр, 2 чикмәнле бәрәңге, 1 стакан балсыз, сөтсез чәй яки кофе.

Кичке аш: 1 стакан майсыз сөт яки кефир, җиләк-җимештән ясалган салат, чиле-пешле 1 йомырка, юка итеп киселгән майсыз бер телем ветчина. Ятар алдыннан 1 алма.

Җомга. Төшке аш: 200 грамм пешкән балык, бары лимон согы белән генә тәмләндерелгән яшел салат, сөтсез, шикәрсез 1 касә чәй яки кофе.

Кичке аш: яшел тәмләткечләр салып, 2 йомыркадан пешкән тәбә, вак итеп туралган  башлы суган, лимон согы салынган помидор салаты. Йокы алдыннан 1 алма.

Шимбә. Төшке аш:Өсте акплап пешерелгән 20 граммкишер, 150 грамм ит, 2 чикмәнле бәрәңге, сөтсез, шикәрсез 1 касә чәй яки кофе.

Кичке аш. Керән белән пешкән 150 грамм ит, бары лимон согы белән генә тәмләндерелгән яшел салат, 1 стакан сөт. Ятар алдыннан 1 алма.

Якшәмбе. Төшке аш: 200 грамм майсыз кош ите, 100 грамм суда гына тоссыз пешкән дөге, бары лимон согы белән генә тәмләндерелгән яшел салат, сөтсез, шикәрсез 1 касә чәй яки кофе.

Кичке аш:  1 стакан әчегән сөт яки кефир, 2 помидор, майсыз иттән пешкән 2 зур булмаган котлет. Ятар алдыннан 1 алма.

 

 

Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәрендә ябыктыру дарулары эчкән 16 яшьлек кыз үлгән. Ул тумышы белән безнең районнан - Җәлил бистәсеннән булган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Ә сез төрле ябыктыру даруларына, диеталарга ничек карыйсыз? Фикерләрегезне сораштыру вариантларында яки комментарийларда калдыра аласыз.

Яңа ел ялларында күп кенә район халкы өйләрендә дәваланып ятарга мәҗбүр булды. Сәбәбе - вируслы инфекция. Күпчелек авырулар сүзенә караганда, чирне алар Яңа ел кичендә кунакта, корпоративларда эләктергәннәр.

Әгәр дә төчкерә башласагыз, тамагыгыз авыртса һәм томау төшсә, кичекмәстән дәвалана башлагыз. Профилактик чаралар арасында беренче урында өйләрдә сарымсак турап кую тора.

Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегеннән хәбәр итүләренә караганда, бәйрәм көннәре тыныч уза. Имгәнеп, агуланып мөрәҗәгать итүчеләр юк.

Ашыгыч ярдәм бүлеге ялларсыз, тәүлек әйләнәсе эшләсә, поликлиника бәйрәмнәрдә эшләми. 4, 6 январьда анда табибларның дежур бригадасы хезмәт күрсәтәчәк.

<< Беренчесе < Артка 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Алга > Соңгысы >>
Страница 1 из 16

Бүген 29.03.17

Котлыйбыз!

Смотреть все новости

Безнең төркем

 

Яңалыклар

« Март 2017 »
Дш Сш Чш Пш Җм Шб Яш
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31    

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»