$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Иң күп укыла

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
Intertat
ИА Татар-информ
Спорт
Спорт

Спорт (459)


Шәрләрәмә авыл җирлегендә универсаль спорт мәйданчыгы сафка басачак. Аны атна ахырына тапшырырга планлаштыралар. Мәйданчыкта шактый эшләр инде башкарылган. Киртәләре җыелып, баскетбол, волейбол уйнау җиһазлары урнаштырылган. Ачык һавада шөгыльләнер өчен тренажер җайланмалары да куелган, территориясенә үлән чәчелгән. Подрядчы оешма эшчеләре махсус резин җирлек җәяләр. 

- Бүген җирлек түшәүне төгәлләргә планлаштыралар. Һава шартлары яхшы торсын иде. Авыл халкы да спорт мәйданчыгы ачылуын зур түземсезлек белән көтә, - ди авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина.  

2015-2017 елларда югарыда әйтеп үтелгән спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр 20 республикакүләм ярышларда катнаштылар. Алар арасында – ТР Чемпионаты, ТР Беренчелеге, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Менделеев шәһәрләре Кубоклары һәм ачык чемпионатлары.

Яр Чаллы беренчелегендә һәм ачык Кубокларда безнекеләр 84 медаль яуладылар (44 – алтын, 28 - көмеш һәм 12 бакыр). 6 кеше спорт остасына кандидат нормативлары үтәделәр, 7 кеше беренче разрядны алды. 6 кеше абсолют чемпион булды. Төрле дәрәҗәдәге яуланган Кубоклар саны – 27.

Тренер – Флорит Мәкъсүтов.

26 майда Саклаубаш мәктәбенең 1 сыйныф укучылары өчен кече Сабантуй оештырылды. Балалар бик күңелле ял иттеләр, уйнадылар. Көннәр дә матур торды.

Балалар җәйге лагерьда да очрашачаклар. 

Сарманнан Фәнис Фәретдиновны күпләребез белә. Ул даими рәвештә төрле марафоннарда катнаша. Узган атнада ул Казан марафонында чыгыш ясады.

Шулай ук укыгыз:

Каташ-Каран егете марафонда катнашты

18-21 май көннәрендә Минзәлә шәһәрендә XIV «Сәламәтлек» авыл Спартакиадасы программасы буенча авыл районнары ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының II зона ярышлары узды.

Иң элек 13 команда 3 төркемдә көч сынашты («A» төркемендә 5 команда уйнады). Безнекеләр «B» төркемендә Спас, Әлмәт һәм Тукай районнары командалары белән уйнадылар. Спаслыларны Сарман командасы – 1:0 исәбе белән, тукайлыларны 3:2 исәбе белән бирелергә мәҗбүр иттеләр. Әлмәт командасы белән уен киеренке рәвештә үтте һәм 2:2 исәбе белән төгәлләнде.

Безнекеләр төркемнән 1 нче урыннан чыктылар. Чирекфиналда Чирмешән районы командасы белән уен туры килде. Ул Сарман файдасына төгәлләнде – 3:1. Ярымфиналда райондашларыбызга бик авыр булды – шул ук Спас командасы белән уен төп вакытта 1:1 исәбе белән тәмамланды. Пенальти сериясендә сарманлылар уңышлырак булдылар – 3:2.

Ниһаять, финал! Монда безнекеләргә Ютазы районы командасы каршы торды. Беркем дә бирешергә теләмәде, төп вакыт шулай ук тигез исәпне билгеләде – 3:3. Тагын пенальти сериясе! Район командасы бу күнегүгә нык игътибар биргән, ахрысы – серия тагын аларны җиңүче дип тапты (6:5). Без – чемпионнар!

Өченче урын өчен уенда Әлмәт районы командасы Спас районы командасын 1:0 исәбе белән җиңде.

Нәтиҗәдә тренер Сергей Мордвинцев әзерләгән безнең командага ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыятенең I дәрәҗә дипломы тапшырылды.   

 

 

Сарман муниципаль районы оешма-предприятиеләре коллективлары арасында мини-футбол буенча чемпионат дәвам итә. Бүген, дүртенче тур кысаларында, мәдәният бүлеге командасы җирлек башлыкларына каршы уйнаячак. Уен 18.30 сәгатьтә башлана. Кичә район үзәк хастаханәсе "Благоустройство" җәмгыятен 2:1 исәбе белән җиңде, ә "Энергия" командасы шул ук җирлек башлыкларын бирелергә мәҗбүр итте. Исәп - 3:0. 

Уеннарның графигы

Каташ-Каран авылы егете Батыр Харисов турында безнең язганыбыз бар. Ул Россия 1" - ГТРК "Татарстан" телеканалында татар яңалыклары алып бара.

Бар яктан да уңган якташыбыз кичә Казан марафонында катнашты.

Батыр Харисовның Вконтакте челтәрендәге шәхси битеннән фото

Бүген Сарман муниципаль районы оешма-предприятиеләре коллективлары арасында мини-футбол буенча чемпионат старт ала. Беренче уен 18.00 сәгатьтә башлана. Уеннарга рәхим итегез!

Шәрләрәмә халкы яңа спорт мәйданчыклы булачак. Авыл яшьләре кыш буе хоккей мәйданчыгында кәшәкә суксалар, хәзер язы, көзе, җәен дә сәламәт яшәү рәвеше алып барачаклар. Озакламый биредә волейбол, футбол уйнар өчен спорт кыры әзер булачак. Бүгенге көндә мәйданчык төзеләчәк урынга балчык, ком түшәлә, урыны тигезләнә.

Сарманның “Дул­кын” бас­сей­нын­да Бө­ек Җи­ңү­нең 72 ел­лы­гы­на ба­гыш­лан­ган ча­ра үт­те. Аны ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры Гү­зәл Гә­рә­е­ва ач­ты. Ан­нан соң сүз­не Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ве­те­ра­ны Миз­хәт ага Хә­ли­лов ал­ды. Ул старт бир­гән­нән соң, эс­та­фе­та­ны ве­те­ран­нар баш­лап җи­бәр­де. Мор­та­мак­тан Га­лия Гә­рә­е­ва, Сак­лау­баш­тан Зөл­фия Фәт­та­хо­ва, Гөл­фия Нәҗ­мет­ди­но­ва, Ба­сыйр Ха­ков, Сар­ман­нан Иза­ил Ку­па­ев үз­лә­ре­нә ти­еш­ле ара­лык­ны үтү­гә, алар­га ал­маш­ка ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­ты, мә­га­риф, мә­дә­ни­ят, эч­ке эш­ләр бү­лек­лә­ре, про­ку­ра­ту­ра, суд, күп­фук­ци­я­ле үзәк, хас­та­ха­нә хез­мәт­кәр­лә­ре кил­де – ир-ат­лар – 50, ха­тын-кыз­лар 25 метр ара­ны йөз­де. Яшүс­мер­ләр спорт мәк­тә­бе уку­чы­ла­ры да зур ак­тив­лык күр­сәт­те­ләр. Ча­ра­да кат­наш­кан­нар­ның һәр­кай­сы­на мах­сус сер­ти­фи­кат­лар тап­шы­рыл­ды.

 

 

<< Беренчесе < Артка 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Алга > Соңгысы >>
Страница 1 из 46

Бүген 29.05.17

Котлыйбыз!

Смотреть все новости

Безнең төркем

 

Яңалыклар

« Май 2017 »
Дш Сш Чш Пш Җм Шб Яш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа» 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»