$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Иң күп укыла

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
2-52-10 - редакция местного радиовещания
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
Intertat
ИА Татар-информ
Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Котлыйбыз! (316)


Район ветераннар хәрәкәтенең актив члены Анна апа Гомәрова быел туган көнен чаңгы трассасында каршылады. Гомәровлар барысы да сәламәт яшәү рәвеше алып баралар, дүрт буын спортчылар да.

 

1991 елның 13 гыйнварыннан бирле Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Шул елны ул 5 майда билгеләп үтелә торган Советлар матбугаты көнен алыштырды. 1997 елдан алып бу көнне яшь журналистлар проектларына ярдәм буларак грантлар һәм матбугат өлкәсендә Россия Президенты премиясе тапшырыла.  

Хөрмәтле газета укучылар!

Сезне могҗизалы бәйрәм — Яңа ел белән котлыйбыз! Яңа ел тормышыбызга — бәрәкәт,

өйләребезгә иминлек алып килсен. бу елда барлык уй-ниятләребез чынга ашсын. Сезгә ныклы

сәламәтлек, муллык, көннәрегезнең шатлыккуанычлардан гына торуын телибез. Киләсе елда араларыбыз тагын да якынайсын, аралашып яшик.

Ихтирам белән, "Сарман мәгълүматмөхәррият үзәге" коллективы.

Хөр­мәт­ле ра­йон­даш­лар!

2016 ел­ның са­нау­лы сә­гать­лә­ре ге­нә ка­лып ки­лә. Бу ми­нут­лар­да без­нең һәр­кай­сы­быз үтел­гән юлын ка­бат­тан исе­нә тө­ше­рә, уңыш­ла­рын бар­лый, ки­лә­се ел­га бу­рыч­лар бил­ге­ли.

Әл­бәт­тә, 2016 ел да, баш­ка ел­лар ке­бек үк, үзе­нең мө­һим ва­кый­га­ла­ры, ис­тә­лек­ле да­та­ла­ры бе­лән ра­йон та­ри­хын­да үз уры­нын алыр. Го­му­мән ал­ган­да,  узып ба­ру­чы ел ра­йон өчен уңыш­лы бул­ды. Рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­ла­рын тор­мыш­ка ашы­ру юнә­ле­шен­дә  мак­сат­чан эш алып ба­рыл­ды. Яңа со­ци­аль объ­ект­лар тө­зү, ре­монт эш­лә­ре тук­та­лма­ды: Ран­та­мак авы­лын­да мә­дә­ни­ят йор­ты, Нөр­кәй­дә, Сар­саз-Тә­кер­мән­дә мо­дуль­ле ФАП­лар, Лә­шәү-Та­мак­та ве­те­ри­на­рия пунк­ты, Ис­ке Имән, Әл­мәт авыл­ла­рын­да, Сар­ман аг­рар көл­ли­я­тен­дә спорт мәй­дан­чык­ла­ры, Сар­ман үзәк хас­та­ха­нә­се тер­ри­то­ри­я­сен­дә па­то­ло­го­а­на­том бү­ле­ге саф­ка бас­ты.

Юл­лар тө­зү, чис­та су, то­рак-ком­му­наль ху­җа­лы­гы проб­ле­ма­ла­рын чи­шү, ра­йо­ны­быз­ны яшел­лән­де­рү прог­рам­ма­ла­ры – бо­лар­ның ба­ры­сы да агым­да­гы ел­да игъ­ти­бар үзә­ген­дә бул­ды.

2016 ел Рос­си­я­дә - Ки­но, Та­тарс­тан­да Су­ сак­лау зо­на­ла­ры елы бу­ла­рак та­рих­ка ке­реп ка­ла­чак. Бу уңай­дан ра­йон­да нә­ти­җә­ле эш алып ба­рыл­ды. Су­ сак­лау зо­на­ла­ры елы кы­са­ла­рын­да, су­лык­лар, алар­ның яр­ла­ры чис­тар­тыл­ды, тө­зек­лән­де­рел­де. “Тат­ме­ли­о­ра­ци­я” траст-ком­па­ни­я­се” ге­не­раль ди­рек­то­ры Ән­вәр Мәх­мүт улы За­ла­ков­ның  яр­дә­ме бе­лән Илек ел­га­сы ярын­да ял итү пар­кы тө­зел­де. 

Ра­йон тер­ри­то­ри­я­сен яшел­лән­де­рү, эко­ло­гик то­рыш­ны ях­шыр­ту юнә­ле­шен­дә дә эш тук­тал­ма­ды. Яз һәм көз ай­ла­рын­да “Мил­ли ур­ман утыр­ту кө­не”, “Үз ага­чың­ны утырт” ак­ци­я­лә­ре зур ак­тив­лык бе­лән үт­те.  Илек ял пар­кын­да, “Дул­кын” спорт комп­лек­сы тер­ри­то­ри­я­сен­дә чыр­шы, де­ко­ра­тив агач үсен­те­лә­ре утыр­тыл­ды. Ки­лә­се 2017 - Эко­ло­гия елы­на ни­гез ин­де бы­ел са­лы­на баш­ла­ды, дип әй­тер­гә бу­ла.

Авыл ху­җа­лы­гы өл­кә­сен­дә иреш­кән­нәр­не дә ку­а­нып сөй­ләр­лек. Бы­ел ра­йо­ны­быз кыр­ла­рын­нан 167 мең тон­на­дан ар­тык ик­мәк җы­еп алын­ды. Нә­ти­җә­дә без рес­пуб­ли­ка­да - өчен­че урын­да. Эле­ва­тор­лар­га 120 мең тон­на аш­лык оза­тыл­ды. 10 мең гек­тар­дан ар­тык мәй­дан­да ши­кәр чө­ген­де­ре игел­де. 301 мең тон­на тат­лы та­мыр Зәй ши­кәр за­во­ды­на оза­тыл­ды.

Шу­лай ук фер­мер һәм шәх­си ху­җа­лык­лар­ның ны­гу­ын зур ка­нә­гать­лә­нү бе­лән әй­тә­се ки­лә.

Ра­йо­ны­быз нефть­че­лә­ре­нең дә хез­мәт уңыш­ла­ры сок­ла­ныр­лык.

2016 ел­да сә­я­си тор­мы­шы­быз­да зур та­ри­хи ва­кый­га бул­ды. 18 сен­тябрь­дә Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се Фе­де­раль Җы­е­ны­ның Дәү­ләт Ду­ма­сы де­пу­тат­ла­рын сай­лау­лар уз­ды.  Ра­йон­даш­ла­ры­быз ан­да ак­тив кат­наш­ты.

Әйе, узып ба­ру­чы ел га­ди ге­нә бул­ма­ды. Әм­ма аның йом­гак­ла­ры ир­тә­гә­ге көн­гә ыша­ныч бе­лән ка­рар­га мөм­кин­лек би­рә.

Хөр­мәт­ле ра­йон­даш­лар! Без­нең бү­ген­ге иреш­кән­нә­ре­без -  сез­нең ты­рыш, фи­да­карь хез­мә­те­гез нә­ти­җә­се. Уңыш­ла­ры­быз­ның һәр­бер­сен­дә сез­нең  өле­ше­гез зур. Ал­га та­ба да шу­лай бер­дәм бу­лып, аң­ла­шып эш­ләр­гә яз­сын.

Һәр эш­тә яр­дәм күр­сә­теп то­ру­чы Пре­зи­ден­ты­быз Рөс­тәм Нур­га­ли­е­вич Миң­не­ха­нов­ка, Дәү­ләт Со­ве­ты­на, Ми­нистр­лар Ка­би­не­ты­на, ра­йо­ны­быз­ның со­ци­аль тор­мы­шын үс­те­рү­гә керт­кән өлеш­лә­ре өчен “Тат­нефть”,  “Аг­ро­көч” җәм­гы­я­те кол­лек­тив­ла­ры­на, шәх­сән На­ил Өл­фәт улы Ма­га­нов­ка, Ил­шат Шә­ех улы Фәр­ди­ев­кә, “Җә­лил­нефть” ида­рә­се­нә  олы рәх­мә­тем­не бел­де­рәм.

Ел­ны ел­га ял­гап, Яңа 2017 ел ки­лә. Ка­дер­ле ра­йон­даш­лар! Сез­нең бар­ча­гыз­ны да бәй­рәм бе­лән кот­лыйм. Яңа ел  һәр йорт­ка имин­лек, га­и­лә­ләр­гә ты­ныч­лык, мул­лык һәм бә­хет-шат­лык­лар алып кил­сен! Сез­нең һәр­бе­ре­гез­гә рух нык­лы­гы, кү­ңел көр­ле­ге һәм сә­ла­мәт­лек те­лим. Ил-көн­нә­ре­без ты­ныч, имин, 2017 ел яңа уңыш­лар һәм бә­хет­ләр елы бул­сын!             

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы. 

Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы мас­са­кү­ләм мат­бу­гат ча­ра­ла­ры өл­кә­сен­дә про­фес­си­о­наль ты­рыш хез­мә­те өчен һәм га­зе­та­ның 85 ел­лы­гы уңа­ен­нан, «Сар­ман мәгъ­лү­мат-мө­хәр­ри­ят үзә­ге» ди­рек­то­ры-баш мө­хәр­рир Са­би­ро­ва Аль­би­на Әш­ра­фул­ла кы­зы «Тат­ме­ди­а» Рес­пуб­ли­ка мат­бу­гат һәм мас­са­кү­ләм ком­му­ни­ка­ци­я­ләр агент­лы­гы Гра­мо­та­сы бе­лән бү­ләк­лән­де.

Күпь­ел­лык ты­рыш хез­мә­те өчен һәм га­зе­та­ның 85 ел­лы­гы уңа­ен­нан, «Сар­ман мәгъ­лү­мат-мө­хәр­ри­ят үзә­ге» баш мө­хәр­ри­ре­нең дуб­ляж бу­ен­ча урын­ба­са­ры Ха­ко­ва Фи­рая Әх­нәф кы­зы «ТАТ­МЕ­ДИ­А» ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­я­те­нең Гра­мо­та­сы бе­лән бү­ләк­лән­де.

Энергетиклар көне елның иң кыска көнендә - 22 декабрьдә билгеләп үтелә. Советлар Союзы чорында аны декабрьнең өченче якшәмбесендә бәйрәм иткәннәр.

Энер­ге­тик­лар хез­мә­те һәр йорт­ка як­ты­лык һәм җы­лы­лык алып ки­лә, уч­реж­де­ни­е­ләр, предп­ри­я­ти­е­ләр­нең өз­лек­сез эш­лә­вен тәэ­мин итә. Бу хез­мәт юга­ры һө­нә­ри ос­та­лык, зур җа­вап­лы­лык со­рый.

Без барлык энергетикларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, җаваплы эшләрендә уңышлар телибез.

21 ноябрьдә Россиядә бухгалтер көне билгеләп үтелә. Аларның төгәл һәм игътибарлы эшләвеннән аерым оешманың уңышлы булуы гына түгел, дәүләт икътисады да тора. Бүгенге көндә Россиядә 3,5 миллионнан артык бухгалтер исәпләнә.

Без барлык бухгалтерларга да авыр эшләрендә уңышлар һәм сабырлык телибез.

18 ноябрьдә безнең илдә рәсми рәвештә Кыш Бабайның туган көнен билгеләп үтәләр.

Кышкы тылсымчыга төгәл ничә яшь икәнен әйтергә авыр, 2000 нән артык икәне генә билгеле. Бу көнне Кыш Бабайның туган җире - Бөек Устюг шәһәрендә төрле чаралар үткәрелә һәм беренче Яңа ел чыршысында утлар кабына. Шуннан соң Кыш Бабай Россия буенча сәяхәткә үз эшләрен башкарырга китә.

Тагын да озаграк яшәргә язсын сиңа, Кыш Бабай!

Сарайлы авылында яшәүче Гыйльфанов Васил Закир улына 80 яшь тулды. Аны котларга Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Ринат Насыйров килде. Ул район башлыгы Фәрит Хөснуллинның рәхмәт хатын һәм кыйммәтле бүләген тапшырды.

Бүген, 10 ноябрь көнне, Сарман авылында яшәүче Сабирова Вәсимә Әхмәтзыя кызына 95 яшь тулды. Вәсимә апаны олы юбилее белән район башлыгы һәм җитәкчелеге, шулай ук шәхсән үз исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде. Ул юбилярга матур теләкләр белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырды. Вәсимә апаны шулай ук халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Лилия Гыйльметдинова, Сарман авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамира Сәрвәрова һәм якыннары тәбрикләделәр.

Бу хактагы тулырак язманы газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.  

<< Беренчесе < Артка 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Алга > Соңгысы >>
Страница 1 из 32

Бүген 18.01.17

Котлыйбыз!

Смотреть все новости

Безнең төркем

 

Яңалыклар

« Гыйнвар 2017 »
Дш Сш Чш Пш Җм Шб Яш
            1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31          

Арифметика террора 16+

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»