$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Иң күп укыла

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
2-52-10 - редакция местного радиовещания
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
Intertat
ИА Татар-информ
Инфраструктур үсеш
Инфраструктур үсеш

Инфраструктур үсеш (70)


Сарман авылының "Лилия" балалар бакчасында төзекләндерү һәм ямьләндерү эшләре бара. Балалар бакчасы капиталь ремонт программасына кертелде. Ремонт 5 январьда башланган. Бакчада яктырту һәм җылыту системалары, электр чыбыклары алыштырыла, җылы идән җәеләчәк, стеналар-түшәмнәр, фасад яңартылачак, кухняда да үзгәрешләр булачак. Ремонт март аенда төгәлләнер дип көтелә.

Бакчага йөрүче балаларның бер өлеше район үзәгендә урнашкан балалар бакчаларына бүленгәннәр. Әти-әниләре карары буенча вакытлыча өйдә торучы балалар да бар.

Эшләрне 24 кешедән торган Яр Чаллы шәһәреннән килгән бригадалар башкара. 

Бүген Рантамак авылында шатлыклы вакыйга булды – клуб ачылды. Аны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, РФ Федераль җыенының VI чакырылыш Дәүләт Думасы  депутаты Ринат Хәйров, Татарстан Республикасының V чакырылыш Дәүләт Советы  депутаты Ольга Павлова катнаштылар.

Кунаклар рантамаклыларның зур шатлыкларын уртаклаштылар, клубның озак еллар хезмәт итүен теләделәр. Клуб төзелешенә аеруча зур өлеш керткән төзүчеләр бүләкләнде, ә клубка республика Мәдәният министрлыгы исеменнән 100 000 сумлык сертификат тапшырылды. Символик тасма киселгәч, кунаклар, авыл халкы эчкә узды. Алар “Сәйлән” оста куллар тәгәрәгендә шөгыльләнүчеләрнең кул эшләреннән ясалган күргәзмә белән таныштылар, шунда ук урнашкан китапханәдә булдылар, район үзешчәннәре концертын карадылар.  

Бүген районга эшлекле сәфәре барышында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Зур Нөркәй авылында фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында катнашты. Ул шулай ук яңа уку елын капиталь ремонт узып каршылаучы урта мәктәптә дә булды.

Бу – республикада сафка бастырылган 345нче фельдшер-акушерлык пункты, - диде Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында һәм районның республика программаларында уңышлы катнашуын билгеләп үтте, аларның алга таба да дәвам иттереләчәген әйтте. Дәүләт Советы рәисе мәктәпнең торышына да югары бәя бирде, коллективка уңышлы эшләр теләде.

Альбина Сабирова һәм Зөлфия Шәрипова фотолары

Бүген, 10 август көнне, Сарысаз Тәкермән авылында өр-яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу - районда соңгы дүрт елда ачылган ФАПларның 14 нчесе. Тантанада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Фатыйхов Илдар Разин улы катнашты һәм авыл хезмәтчәннәренә сәламәтлек, фельдшер-акушерлык пунктының аларга әйбәт хезмәт күрсәтүен һәм уңышлар теләде.

Бу хактагы тулырак материалны газетаның киләсе санында укыгыз.

Бүген районда тагын бер истәлекле вакыйга булды – Ләшәү Тамак авылында модульле ветеринария пункты файдалануга тапшырылды. Аны ачу тантанасында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе киңәшчесе Рәдис Газизуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов, район Советы, Башкарма комитеты, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары катнаштылар.

 – Бу – районда сафка бастырылган участок ветеринария пунктларының өченчесе. Моңа кадәр алар Юлтимер һәм Саклаубаш авылларында ачылган иде. Әлеге участок ветпункты 23 авылга хезмәт күрсәтәчәк. Аның төзелешенә хезмәте кергән һәркемгә зур рәхмәт, пункт озак еллар хезмәт итсен, -диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов үзенең чыгышында һәм төзелешкә аеруча зур өлеш кертүчеләрне бүләкләде.

Рәдис Газизуллин бу вакыйганың үзе өчен икеләтә бәйрәм булуын билгеләп үтте.

– Бердән, яңа ветеринария пункты сафка баса, икенчедән, минем туган районымда, - диде ул. – Алдагы планнарыбызда – Әлмәт авылын да ветпунктлы итү. Аннан район алар белән тулысынча тәэмин ителгән, дияргә булачак.

Авылдашларын истәлекле вакыйга белән авыл җирлеге башлыгы Ринат Насыйров та котлады. Инде ничә еллар буш торган урында шундый матур һәм кирәкле бина калкып чыгуны авыл халкы да хуплады. Символик тасма киселгәч, җитәкчеләр бина эченә үттеләр, аның җиһазланышы белән таныштылар. Анда исә ветеринария аптекасы, ясалма орлыкландыру пункты, вак йорт хайваннарына операцияләр ясау бүлмәсе, шулай ук мөдир өчен һәм санитария бүлмәләре урнашкан. Ул якын-тирә авылларда мал-туар, вак йорт хайваннары асрап яшәүчеләргә уңышлы хезмәт итсен генә.

Сүз уңаеннан

Иске Минзәләбаш ветеринария участогы (Ләшәү Тамак шуңа карый) ике агрофирмага (аларда сигез мөгезле эре терлек фермасы, бер комплекс бар), дүрт крестьян-фермер хуҗалыгы, бер – кәҗә, ике – сарык һәм бер сыер  фермасына хезмәт күрсәтә.Шәхси хуҗалыкларда 500 баш мөгезле эре терлек, 800 баштан артык сарык бар. Участок табиблары булып Илтөзәр Зарипов һәм Гөлназ Мәүләветдинова эшлиләр. 

Бүген халык артезиан коесы суыннан файдалана, ул авылларда да барыбызның да диярлек өенә үк кергән. Әмма суы тәмле дә, шифалы да дип, чишмәгә йөрүчеләр дә, сирәк булса да сакланып калган сиртмәле, чылбырлы коелардан файдаланучылар да бар.

Хәзер кайда гына бар ул андый коелар, дияргә ашыкмагыз. Бүген су торбалардан килә, дип, авылда берәү дә коесын бетерергә ашыкмый. Кемдер аны су беткән очракка дип сакласа, кемдер ата-баба истәлеге итеп тота.  Безнең дә авылда ишегалдында чылбырлы кое бар. Аның белән фаҗигале хәл бәйле булса да, ничәмә-ничә еллар саклана. Фаҗигале хәл диюем: әбиемнең өч яшьлек улы, чүмеч белән су алам дип, коега үрелә… Бер ваемсыз бәндә, атын эчерергә су алгач, аның өстен япмый чыгып киткән була… Без аның суын, каты дип, эчмәдек, хәтта яшелчәләргә дә инештән ташып сибә идек. Кое суын мал-туарга, юынырга тоттык. Ә чәйгә-ашка суга чишмәгә йөрдек.

Авылда коелар берничә генә иде, ялгышмасам, өч кешедә һәм фермада. Язгы ташу вакытында чишмәләр су астында кала, кешеләр суга күпләп безгә киләләр иде. Ничә еллар күпме кешегә хезмәт иткән ул кое әле дә исән. Суының салкынлыгы – тешне сындырылык. Катылыгын чагыштырсаң да, хәзер без краннан эчә торганныкыннан артык түгелдер.

Шундый салкын , шифалы сулы коелар район үзәгендә дә бар. Быел аларны яңарту, төзекләндерүгә дә алындылар. Куйбышев, Муса Җәлил, Гагарин урамнарындагы өч кое төзекләндерелгән иде. Ул тирәләрдән үтеп йөрүчеләр искәрми калмагандыр, моңа кадәр игътибар да ителмәгән ул коелар, матур булып, әллә каян күзгә ташланалар. 

Эшләр үзара салым акчаларына башкарыла. Төзекләндерергә дип исәпкә алынган егерме алты кое бар, - ди Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәсәнов. – Аларның өсте төрле-төрле итеп ясала: кайсы агачтан бурала, кайсы тимердән чүкелә, таштан салына. Аларны әтиле-уллы Фәрит һәм  Эльвир Зәкиевләр ясый, дизайнын да үзләре уйлап табалар. Билгеле, ул эшләр безнең белән килешенә. Моны халык та сорады, үзебез дә кирәклеген күрдек. Бу коеларның Куйбышев урамындагысыннан халык моңарчы да файдаланды, ә калган икесенең суы, кулланылмаганлыктан, инде эчәргә яраксызга әйләнә башлаган иде. Без аларның суларын да чистартабыз. Куйбышев урамындагысыныкын үзем дә эчеп карадым: суы салкын, тәмле.

Бик хуп. Районда – Төзекләндерү, республикада Су саклау зоналары еллары кысаларында мондый эшкә алыну – матур гамәл. Теләсә кайда казып, кое булмый әле ул. Аны бабаларыбыз да урынын белеп кенә казыганнар. Юкка гына риваятьләрдә  кое, чишмә сулары чыккан урын изгеләрдән саналмаган.

Рантамак авылы халкы быел клублы булачак. Анда 50 урынлы яңа бина төзелә. Бүгенге көндә эшләр тиз темплар белән башкарыла. Клубның түбәсе ябылган, тәрәзәләре куелган, эчке ягында сылау-агарту эшләре бара, эленмәле түшәм ясала.

- План буенча объектны тапшыру вакыты агымдагы елның 15 августы булса да, барлык эшләрне 25 июльгә төгәлләргә, дигән максат куйдык. Тоткарлыклар гына килеп чыкмасын, - ди эшләрне башкаручы оешманың өлкән мастеры Айдар Вәлишин.  

Бергә җыелып күрешә, очраша, күңел ача торган, шатлыкларны бүлешердәй мондый матур урыннар булса, авылларда тормыш тагын да җанланып китә. Кечкенә генә булса да, Рантамак авылы халкының тырышлыгы, уңганлыгы йортларының, ихаталарының төзеклегеннән күренә. Юллар яңартылган, таш түшәлгән. Мәчет иман нуры чәчеп тора.   

Шулай ук укыгыз:

"Бердәм Россия" партиясе проектлары Сарманда да тормышка ашырыла

Без ба­ры­быз да сә­ла­мәт бу­лып, уку, эш­ләү һәм ял итү өчен шарт­лар ту­ды­рыл­ган, олы­гай­ган көн­дә кай­гыр­ту то­яр­лык мо­хит бул­ды­рыл­ган җир­дә яшәр­гә те­ли­без. Шө­кер, соң­гы ел­лар­да ра­йон үзә­ге ге­нә тү­гел, Җә­лил бис­тә­се, авыл­ла­ры­быз да күз­гә кү­ре­неп ма­тур­ла­на, тө­зек­лә­нә, уңай­лы­ла­на.

Пре­зи­ден­ты­быз Рөс­тәм Миң­не­ха­нов­ның эш ст­ра­те­ги­я­се дә шун­нан гый­ба­рәт: ха­лык­ны со­ци­аль як­лау, рес­пуб­ли­ка­да сә­ла­мәт­лек сак­лау­ны, бе­лем би­рү­не, иҗ­ти­ма­гый инс­ти­тут­лар­ны үс­те­рү, та­тарс­тан­лы­лар­ның тор­мыш дә­рә­җә­сен кү­тә­рү. «Бер­дәм Рос­си­я» пар­ти­я­се­нең Та­тарс­тан бү­лек­чә­се про­ект­ла­ры да нәкъ шу­шы мәсь­ә­лә­ләр­не хәл итү­гә юнәл­тел­гән. Бу уңай­дан шу­ны да әй­тер­гә ки­рәк: рес­пуб­ли­ка – пар­ти­я­нең 23 про­ек­ты да тор­мыш­ка ашы­ры­ла тор­ган бер­дән­бер тө­бәк. Алай гы­на да тү­гел, без­дә өс­тә­мә 9 ре­ги­о­наль про­ект эш­ли.

«Бер­дәм Рос­си­я» со­ци­аль як­лау­га ае­ру­ча зур игъ­ти­бар би­рә, - ди пар­ти­я­нең җир­ле бү­лек­чә­се баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ли­лия Шә­ри­по­ва. – Ме­нә унын­чы тап­кыр «Мәк­тәп­кә әзер­лә­нер­гә яр­дәм ит» ак­ци­я­се игъ­лан ител­де. Бы­ел да аның кы­са­ла­рын­да оеш­ма-уч­реж­де­ни­е­ләр кол­лек­тив­ла­ры, эш­мә­кәр­ләр яр­дә­ме бе­лән күпба­ла­лы, аз ке­рем­ле га­и­лә­ләр ба­ла­ла­ры, ин­ва­лид ба­ла­лар яр­дәм ала­чак. Хә­зер­ге ва­кыт­та алар­ның исем­ле­ге туп­ла­на. Пар­тия та­ра­фын­нан 2014 ел­да старт би­рел­гән «Без­нең ка­дер­ле ве­те­ран» ак­ци­я­се кы­са­ла­рын­да ра­йон үзәк һәм Җә­лил ра­йон хас­та­ха­нә­лә­рен­дә ве­те­ран­нар өчен бар­лык уңай­лык­лар ту­ды­ры­лып, дүрт па­ла­та җи­һаз­лан­ды­рыл­ды. Ан­дый уңай­лы шарт­лар ка­пи­таль ре­монт­тан соң Сак­лау­баш учас­ток хас­та­ха­нә­сен­дә дә  бул­ды­рыл­ды. Бы­ел ак­ция карт­лар һәм ин­ва­лид­лар ин­тер­нат-йорт­ла­рын­да җә­ел­де­рел­де.

Бу уңай­дан Җә­лил карт­лар һәм ин­ва­лид­лар ин­тер­нат-йор­ты ди­рек­то­ры Миң­зөл­фия Сә­ла­хо­ва бо­лай ди­де:

Әле­ге со­ци­аль-гу­ма­ни­тар про­ект­ның ни­чек тор­мыш­ка ашы­ры­луы бе­лән кы­зык­сы­нып, без­дә 19 ян­варь­дә аның ко­ор­ди­на­то­ры – ТР Дәү­ләт Со­ве­ты рә­и­се урын­ба­са­ры Тать­я­на Ла­ри­о­но­ва бу­лып кит­те. Ул без­дә­ге яшәү шарт­ла­рын­нан бик тәэ­сир­лә­неп, баш­ка­рыл­ган эш­ләр­гә юга­ры бәя бир­де.

Ел ба­шын­нан ук бүл­мә­ләр­дә ре­монт яса­дык, алар ига­нә­че­ләр яр­дә­ме бе­лән җи­һаз­лан­ды­рыл­ды. Би­ре­дә то­ру­чы­лар яны­на ту­ган­на­ры, элек­ке хез­мәт­тәш­лә­ре, як­таш­ла­ры ки­лә. Алар­ны ка­бул итү өчен бер ди­гән ку­нак бүл­мә­се ачыл­ды. Ве­те­ран­на­ры­быз­ның һәр­кай­сы­ның исем­ле аль­бом­на­рын яса­дык. Тер­ри­то­ри­я­дә Җи­ңү ал­ле­я­сы бул­ды­рыл­ды. Ан­да бы­ел Бө­тен­рос­сия ур­ман утыр­ту кө­нен­дә чыр­шы­лар утыр­тыл­ды.

Без­нең ра­йон «Бер­дәм Рос­си­я» пар­ти­я­се прог­рам­ма­ла­ры­ның 25ен­дә ак­тив кат­на­ша. Уз­ган ел­да гы­на Ис­ке Мин­зә­лә­баш, Ис­ке Кә­шер, Кәү­җи­як, Тү­бән Бик­мәт авыл­ла­рын­да – мо­дуль­ле фельд­шер-аку­шер­лык пункт­ла­ры тө­зел­де, бы­ел Зур Нөр­кәй һәм Са­ры­саз Тә­кер­мән авыл­ла­ры шун­дый ФАП­лы бу­ла­чак. Тү­бән Лә­шәү, Игә­нә­баш, Әл­мәт авыл­ла­рын­да­гы­ла­ры­на ка­пи­таль ре­монт яса­ла. Ра­йон үзәк хас­та­ха­нә­сен­дә мо­дуль­ле па­та­ло­гик ана­то­мия бү­ле­ге мон­таж­лан­ды. Лә­шәү Та­мак­та ве­те­ри­на­рия пунк­ты тө­зе­ле­ше тә­мам­лан­ды. Уз­ган ел­да Лә­ке авы­лы хал­кын күп­функ­ци­я­ле үзәк­тә ур­наш­кан 100 урын­лык клуб бе­лән сө­ен­дер­сә­ләр, бы­ел мон­дый шат­лык Ран­та­мак хал­кын кө­тә. Ис­ке Кә­шер, Ка­ра­шай Сак­лау, Алек­санд­ров­ка авыл­ла­рын­да­гы мә­дә­ни­ят йорт­ла­рын­да был­тыр 17429,3 мең сум­лык ка­пи­таль ре­монт эш­лә­ре баш­ка­рыл­ды, Сар­ман сән­гать мәк­тә­бе тө­зек­лән­де­рел­де. Мор­тыш­та­мак авы­лы мә­дә­ни­ят йор­тын­да шу­лай ук ка­пи­таль ре­монт ба­ра. Би­ре­дә 8655,68 мең сум­лык эш­ләр план­лаш­ты­рыл­ган.

Ра­йон­да со­ци­аль ипо­те­ка, «2014-2017 ел­лар­га һәм 2020 ел­га ка­дәр чор­га авыл­лар­ның тот­рык­лы үсе­ше» мак­сат­чан прог­рам­ма­сы, ятим­нәр­не то­рак бе­лән тәэ­мин прог­рам­ма­сы да уңыш­лы тор­мыш­ка ашы­ры­ла. Ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның инф­раст­рук­тур үсеш бү­ле­ге бел­геч­лә­ре әй­тү­ен­чә, со­ци­аль ипо­те­ка прог­рам­ма­сы га­мәл­гә кер­гән­нән бир­ле 393 фа­тир­лы (го­му­ми кү­лә­ме) ту­гыз йорт фай­да­ла­ну­га тап­шы­рыл­ган. АПК прог­рам­ма­сы бу­ен­ча 246 яшь га­и­лә яки бел­геч йорт­лы бул­ган. Был­тыр биш ятим ба­ла яңа тө­зел­гән йорт­тан фа­тир­лар ал­ган. Ве­те­ран­нар, алар­ның тол­ла­ры­на 380 фа­тир би­рел­гән. Бо­лар­га өс­тәп, по­ли­ци­я­нең учас­ток упол­но­мо­чен­ный­ла­ры­на да йорт­лар са­лы­на. Был­тыр алар Ис­ке Кә­шер­дә һәм Сак­лау­баш­та тан­та­на­лы төс­тә фай­да­ла­ну­га тап­шы­рыл­ды­лар.

Ха­лык­ның, биг­рәк тә яшь­ләр­нең, сә­ла­мәт­ле­ген ны­гы­ту­да уни­вер­саль спорт мәй­дан­чык­ла­ры бул­ды­ру зур роль уй­ный. Ра­йон­да ха­лык алар­ны үз итеп өл­гер­де ин­де, һәм алар, кай­да гы­на ачыл­са­лар да, буш тор­мый­лар. Бы­ел алар Ис­ке Имән, Әл­мәт авыл­ла­рын­да, Сар­ман­да аг­рар көл­ли­ят ба­за­сын­да ачыл­ды. Ис­ке Имән­дә спорт мәй­дан­чы­гы ачы­лу кө­нен­дә без­нең Сар­ман мәгъ­лү­мат-мө­хәр­ри­ят үзә­ге ко­ман­да­сы «П­райм Ли­га -2016»да кат­на­шып, җир­ле де­пу­тат­лар бе­лән ке­че фут­бол да уй­на­ды. Әле­ге спорт ча­ра­сын­да кат­на­шып, без үз сә­ла­мәт­ле­ге, үз ки­лә­чә­ге ту­рын­да һәр­кем үзе кай­гыр­тыр­га ти­еш­ле­ге­нә та­гын бер кат инан­дык. Бо­лар­га өс­тәп, бер ди­гән парк­ла­ры­быз бар, Су сак­лау зо­на­ла­ры елы кы­са­ла­рын­да Мор­тыш­та­мак авы­лы янын­да­гы Мор кү­ле тө­зек­лән­де­рел­де, хә­зер Сар­ман­да Та­тар иле­ге ел­га­сы бу­ен­да ял итү уры­ны бул­ды­ру бу­ен­ча эш­ләр ба­ра. Ра­йон­да  игъ­лан ител­гән Тө­зек­лән­де­рү елы кы­са­ла­рын­да баш­ка­ры­ла тор­ган эш­ләр­не дә ба­ры­быз да кү­реп, ә без алар ту­рын­да язып то­ра­быз. Бу тө­зел­гән, тө­зек­лән­де­рел­гән объ­ект­лар буш тор­ма­сын, ха­лык алар­да мөм­кин ка­дәр күб­рәк шө­гыль­лән­сен иде.

Янурыс авыл җирлегенең Янурыс авылы мәчетенә "Светводканал" җәмгыяте эшчеләре су кертү эшләре алып баралар.

Фоторепортаж - Сарман муниципаль районы порталында.

Районда Төзекләндерү елы кысаларында паркларны, ял итү урыннарын, күпкатлы йортларның ишегалларын һәм башка территорияләрне уңайлы һәм зәвыклы итеп үзгәртү буенча алып барыла торган эшләрне һәммәбез күрәбез. Инде җимерелеп барган сарайлар урынында балалар мәйданчыклары барлыкка килүен кем генә хупламас икән?

Сарманга Әлмәт шәһәре ягыннан килеп кергәндә Төзүчеләр урамының 4нче, 9нчы һәм 11нче йортлары ишегалдында әллә каян матур булып күзгә ташлана шундый бер мәйданчык. Авыр бетон коймалар артыннан да күренеп торган ямьсез сарайларны сүтеп, ул коймалар урынына калайдан ясалганнарын куеп, мәйданчыкка балалар өчен әллә күпме җайланмалар ураштырылган анда. Биредә эшләр шушы көннәрдә төгәлләнәчәк. Параллель рәвештә Совет урамының 13,15,17,21 һәм 23нче йортлары ишегалдында да эшләр бара. Аларны «Сармремстрой» җәмгыяте башкара.

Җыештырабыз, урынын тигезлибез. Балалар өчен уен корылмалары урнаштыргач, ком кайтартачакбыз, -ди җәмгыять директоры Радик Гайсин. – Шундый ук мәйданчыклар Совет урамының  31нчеһәм 33нче йортлары, Сельхозтезника урамының 27,28 һәм 29нчы, Ленин урамының 59,61 һәм 63нче йортлары ишегалларында да ясалачак.

Бу эшләр халыктан җыелган үзара салым акчаларына башкарыла.

 – Нефтьчеләр дә ярдәм итте, - ди бу уңайдан Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәсәнов. – Сүз дә юк, башлангыч гел җиңел генә кабул ителми. Февраль аеннан ук кисәтә, иске, файдаланылмаган ул сарайларны сүтәргә кирәклеген искәртә башлаган булсак та, Совет урамының 13,15,17,21 һәм 23нче йортлары ишегалдында яшәүчеләр генә үзләре сүттеләр. Ә ул эш безнең вакытны да ала, акчаны да. Үзең яшәгән йортның ишегалдын тәртипкә китерүдә катнашсаң, үзеңә үк рәхәт, югыйсә. Ә без чәчәк утыртырга да кеше эзлибез. Инициатива күрсәтеп, булышырга чыгучылар булса, шат булыр идек.

Сүз уңаеннан

Үзара салым акчаларына Петровка Завод һәм Янурыс авылларында да балалар мәйданчыклары урнаштырылды. 

Башта мәйданчык урыны менә шундый иде. Фотолар быел февральдә ясалган.

<< Беренчесе < Артка 1 2 3 4 5 6 7 Алга > Соңгысы >>
Страница 1 из 7

Бүген 21.01.17

Котлыйбыз!

Смотреть все новости

Безнең төркем

 

Яңалыклар

« Гыйнвар 2017 »
Дш Сш Чш Пш Җм Шб Яш
            1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31          

Арифметика террора 16+

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»