$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Иң күп укыла

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
2-52-10 - редакция местного радиовещания
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
Intertat
ИА Татар-информ
Җәмгыять
Җәмгыять

Җәмгыять (2731)


Бүген Рангазар авыл җирлегендә дә отчет җыелышы үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Гомәр Бариев узган ел башкарылган эшләр белән таныштырды, быелгы бурычларга тукталды. “Җәлил” агрофирмасы директоры урынбасары Илшат Вәлиев узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде, быелгы елга билгеләнгән бурычларны да читләтеп үтмәде.  Очрашуда полициянең участок уполномоченныеның да чыгышы тыңланды.

Җыелышларда район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева катнашты һәм районның узган елгы социаль-экономик хәле белән таныштырды, узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде. Җаваплы хезмәткәрләр, җыелышларда катнашкан район оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре җирлек халкының сорауларына җавап бирделәр.

Бүген, 18 январь көнне, Александровка авыл җирлегендә авыл җыены үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәлиуллин узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде. “Җәлил” агрофирмасы директоры урынбасары Илшат Вәлиев узган елгы эшләр белән таныштырды, быелгы ел бурычларына тукталды. Полициянең участок уполномоченные  райондагы һәм җирлектәге криминоген хәлгә тукталды.

Җыелышта район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева катнашты һәм районның узган елгы социаль-экономик хәле белән таныштырды, башкарылган эшләр турында сөйләде. Җаваплы хезмәткәрләр, җыелышларда катнашкан район оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре җирлек халкының күп санлы сорауларына җавап бирделәр.

Иске Минзәләбаш һәм Яңа Имән авыл җирлекләрендә җыеннар зур активлык белән үтте. Аларда район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуретдинов, “Җәлил” агрофирмасы генераль директоры Эдвард Төхбәтуллин катнаштылар һәм чыгышлар ясадылар. Полиция участок уполномоченныйлары Радик Шәмсиев, Руслан Харисов үз участокларында һәм район күләмендәге криминоген хәлнең торышы белән таныштырдылар. 2016 елда башкарылган эшләр хакында  җирлек башлыклары Иске Минзәләбашта - Әлфинур Мияссарова, Яңа Имәндә Рөстәм Гәрәев хисап тоттылар. Җыенга килүчеләргә Иске Минзәләбашта – район, Яңа Имәндә авыл үзешчәннәре матур концерт программасы бүләк иттеләр. Ахырда бүләкләүләр булды. Халык үзен борчыган сорауларын бирде, аларга җавап алды.

Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә үткән җыен

Яңа Имән авыл җирлегендә үткән җыен

Сарман авылының "Кояшкай" балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Әлфия Харисова белән район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар. Балалар музыка уен коралларының килеп чыгышы турында күп яңалык белделәр. 

 

Сезгә йөзем һәм чикләвек белән шоколадлы дөге боткасы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- арборио дөгесе – 200 грамм;

- йөзем – 2 уч;

- шоколад – 80 грамм;

- киптерелгән фундук – 1 уч;

- ак май – 30 грамм;

- сөт – 600 миллилитр;

- көрән шикәр – 2 аш калагы.

Чикләвекләрне вак итеп турыйбыз.

50 грамм шоколадны кисәкләргә бүләбез, калганын йомычка итеп кискәлибез.

Зур булмаган кәстрүлдә ак май җебетәбез, дөге салабыз һәм, болгатып, акрын утта җылытабыз.

Икенче кәстрүлгә сөт, шикәр салабыз һәм акрын утта шикәр эреп беткәнче җылытабыз.

Дөге үтә күренмәлегә әйләнгәч, утны киметәбез һәм аз порцияләр белән баллы сөт салабыз. Ул дөгегә сеңеп бетәргә тиеш. 12-15 минут дөге әзер булганчы диярлек пешерәбез.

Боткага йөзем, шоколад кисәкләре салабыз һәм, болгатып, тагын бер минут җылытабыз.

Әзер боткага чикләвек һәм шоколад йомычкалары сибәбез.

Барлыгы 25 минут вакыт кирәк.

Бер көнне менә шундый кызыклы күренешкә тап булдык - түфлиләре бар, хуҗасы юк. Сез бу турыда нәрсә уйлыйсыз? Җавапларыгызны комментарийларда калдыра аласыз. Иң оригиналь җавап бирүчене бүләк - sarman-rt.ru сайтында бушлай котлау бирү көтәчәк.

Кечкенә генә "подсказка" - бу районның бер авыл мәдәният йортында булган күренеш.

Соң­гы ва­кыт­лар­да ка­ты көн­кү­реш кал­дык­ла­ры ма­ши­на­ла­ры­ның эш гра­фик­ла­рын­нан ри­за­сыз­лык сүз­лә­ре күп ише­те­лә. Чүп ма­ши­на­сы ир­тә дә тү­гел, соң да тү­гел – кич­ке ал­ты­да кил­сен. Бет­те-кит­те, вәс­сә­лам! Ре­дак­ци­я­гә дә шал­ты­ра­та­лар, ин­тер­нет­ка да яза­лар. Ха­лык­тан шу­лай ук “чүп ма­ши­на­сы бик нык кыч­кыр­тып кил­сен”, “йорт­лар янын­да ун­би­шәр ми­нут тор­сын”, “як­шәм­бе көн­нә­рен­дә кил­сен дә, дү­шәм­бе көн­не ял ит­сен” ди­гән тәкъ­дим­нәр дә ише­те­лә.

13 ян­варь­да, күп­сан­лы со­рау­лар­га җа­вап та­бар­га те­ләп, без дә ка­ты көн­кү­реш кал­дык­ла­ры җыю ма­ши­на­сы­на утырып, “эшкә” чыктык.

Моннан нәрсә килеп чыкканын беләсегез килсә, район газетасының 18 январь саныннан Зөлфия Шәрипованың "Чөя, чөя дә өстенә өя" дигән язмасын укыгыз.

Әлмәт авыл җирлегендә узган халык җыенында муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин үзе катнашты. Ул районда былтыр башкарылган эшләр, ирешелгән уңышлар турында сөйләде, 2017 елга планлаштырылган эшләрне атап үтте. Авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов җирлектәге мәсьәләләрне яктыртты. «Сарман» агрофирмасының «Якты көн»- Кәүҗияк бүлекчәсе җитәкчесе Илнар Мәрданшин, полициянең участок уполномоченные Илназ Бадыйков үз эчшәнлекләре юнәлешендә чыгышлар ясадылар. Ахырда бүләкләүләр булды, сорауларга җавап бирелде. Җыелышта районның оешма-учреждениеләре вәкилләре дә катнашты. 

Энҗимә Габдрәхимова һәм Илнур Сибгатуөллин фотолары

Кәүҗияк авыл җирлегендә халык җыены узды. Авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде, быелга планнары белән уртаклашты. Аннан соң «Сарман» агрофирмасының «Якты көн»- Кәүҗияк бүлекчәсе җитәкчесе Илнар Мәрданшин, полициянең участок уполномоченные Илназ Бадыйков, авыл ветераннар советы рәисе Фәүзимә Шакирова чыгышлары тыңланды. Җыелышта муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм районның 2016 елдагы социаль-икътисади хәле белән таныштырды.

Соңыннан халыкның сорауларына җаваплар бирелде, авыл җирлеге тормышында актив катнашучыларны бүләкләделәр. 

Энҗимә Габдрәхимова һәм Илнур Сибгатуллин фотолары

Югары Чыршылы, Ләке җирлекләрендә үткән авыл җыеннарында район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуретдинов, “Нөркәй” агрофирмасы генераль директоры урынбасары Хәлил Шәйхразыев, полиция участок уполномоченныйлары Раил Таҗетдинов, Ләззәт Хәсәнов катнаштылар һәм чыгышлар ясадылар. Җирлекләрнең еллык эшчәнлеге хакында Югары Чыршылыда авыл башлыгы Илсур  Камалетдинов, Ләкедә җирлек башлыгы урынбасары Светлана Попова хисап тоттылар. Ахырда халык үзен борчыган сорауларын “яудырды”. Аларның кайберләренә җаваплар урында ук бирелсә, икенче берләре хәл итү өчен язып алынды. 

Югары Чыршылы авыл җирлегендә узган халык җыены

Ләке авыл җирлегендә узган халык җыены

<< Беренчесе < Артка 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Алга > Соңгысы >>
Страница 1 из 274

Бүген 18.01.17

Котлыйбыз!

Смотреть все новости

Безнең төркем

 

Яңалыклар

« Гыйнвар 2017 »
Дш Сш Чш Пш Җм Шб Яш
            1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31          

Арифметика террора 16+

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»