Җәлил бистәсе нәниләре "Юл белән дус булыйк" бәйгесендә катнаштылар.

14.11.2017 16:04 | Общество Печать

Җәлил бистәсе нәниләре "Юл белән дус булыйк" бәйгесендә катнаштылар.

Конкурс агитбригад «Давай дружить, дорога!»

14 ноябрьдә Жәлил бистәсенең 3 номерлы «Аленушка» балалар бакчасында Жәлил балалар бакчалары яшь юл хәрәкәте инспекторлары арасында «Давай дружить, дорога!» исеме астында агитбригадалар бәйгесе үтте. Бәйгедә Жәлил бистәсенең барлык балалар бакчалары да актив катнашты. Бәйгенең темасы: «Әти-әниләрнең юлда үзлэрен тотышлары – балалар өчен үрнәк». Балалар тәрбиячеләр ярдәменд юлда йөргәндә әти-әниләрнең үзләрен тотышлары балалар өчен ничек мөһим икәнен тамашачыга житкерделәр. Төрле ситуациялэрне тасвирлап күрсәттеләр. Жюри карары буенча 7 номерлы «Ләйсән» балалар бакчасының агитбригада чыгышы ин яхшысы дип табылды. 1 номерлы «Каенкай» балалар бакчасы 2 урынга лаек булды, ә 3 урынга 4 номерлы «Кызыл калфак» бакчасы чыкты.

15 ноябрьдә шундый ук конкурс Сарман авылы һәм Петровский завод балалар бакчалары арасында узачак.

Ситдикова А.Р.

фото һәм материалны:район ЮХИДИ бүлекчәсе җибәрде. 

 

Редактор

Социальный обмен:

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить