$itemmenu= ExamplePages
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =item

Задать вопрос редакции


Click on me to change image   
* Нажмите для обновления картинки

Контакты Газеты

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420097, г.Казань, ул.Академическая, 2.

 

Татмедиа
События
ИА Татар-информ

Югары Әхмәттә яшәүче Рәйсә Салихова 90 яшенә үзе бәлеш пешергән

25.10.2017 15:16 | Поздравляем! Печать

Югары Әхмәттә яшәүче Рәйсә Салихова 90 яшенә үзе бәлеш пешергән

   Рәйсә апа - авылыбызның бик хөрмәтле кешесе. Озак яшәвенең сере – ачык күңелендә, яшьтән догалар укып, булганына канәгать булып, шөкерана кылып яши белүендә, - диде аның юбилеенде авыл ветераннар советы рәисе Гөлүсә Ризатдинова.

Югары Әхмәт авылында гомер кичерүче Салихова Рәйсә Салих кызына кичә 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды. Аның матур теләкләренә район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамира Сәрварова да кушылдылар.

Бөек Ватан сугышы вакытында почтальон булып эшли ветеран, аннан соңгы еллары терлекчелектә үтә. Аның алдынгы тәҗрибәсе белән хезмәттәшләре бик теләп уртаклашалар. Тормыш иптәше Мирсәет абый белән 55 ел гомер кичерәләр, ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. 5 онык, 6 оныкчык хөрмәте дә күрә Рәйсә апа. Бүгенге көндә ул төп йортта улы белән яши. Йорттагы бар эшне үзе башкара ул: ашарга да пешерә, ипиен дә сала. Юбилее көнендә пешергән бәлеше белән без дә сыйландык.

Юбилее көнендә үзен хөрмәт итеп килүгә бик сөенде ветеран. Мин тумасам, болай күңелле итеп күрешә дә алмас идек әле, дип шаяртты. Сихәт гомер, күңел тынычлыгы киләчәктә дә шундый шатлыклы очрашуларга алып килсен, Рәйсә апа.

Тулырак язманы газетабызның киләсе санында укыгыз.

                                 Альбина Сабирова.

                                 Фотолар – автордан.

Редактор

Социальный обмен:

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

Сегодня 21.11.17

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Ноябрь 2017 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30      

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS