$itemmenu= ExamplePages
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
2-52-10 - редакция местного радиовещания
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ
Все новости

Авыру буыннар өчен иң яхшы сәламәтләндерү чараларының берсе – мунча. Ул авыртуны киметә, тонусны күтәрә. Каен себеркесе урынына кычытканныкын кулланырга мөмкин. Себерке белән җиңел хәрәкәтләр ярдәмендә тезләр, үкчәләрегез, кул чукларын массажлагыз. Ә парланганнан соң, кишер яки алма согы белән кушылган чөгендер суы эчегез. Мунча үзеннән-үзе тозларны чыгармый, әмма сок терапиясе белән кушылгач һәм мунчада даими булгач, авыртулар кими, буыннар хәрәкәтчәнлеге арта.

На минувшей неделе глава района Нафис Закиров встретился с ветеранами, отдыхающими в центре "Шәфкать", принял участие в работе пленума районного Совета ветеранов. Нафис Касимович ознакомил участников встречи с итогами минувшего года, предстоящими задачами, ответил на вопросы. Ветераны, в свою очередь, подняли волнующие их вопросы.
С работой, выполненной Президиумом районного совета ветеранов в минувшем году, ознакомил Председатель совета ветеранов и общества инвалидов Л.Фазуллин. В первую очередь, он отметил, что вся работа Президиума в направлении реализации просьб и предложений ветеранов ведется в соответствии с указаниями республиканского Совета ветеранов и постановлениями районной администрации. В районе проживают примерно 11 тысяч ветеранов. Их объединяют 25 первичных организаций ветеранов. 23 из них работают при Советах местного самоуправления, 1 – при районном отделе внутренних дел, 1 – при управлении «Джалильнефть». Помимо активизации работы первичных организаций, социальной защиты ветеранов, заботы об их интересах, для них проводятся различные праздники, организуются экскурсии в исторические места и т. д. Л.Фазуллин отметил, что каждое из этих мероприятий проводится благодаря содействию руководства района. Также большое внимание уделяется ветеранам и вдовам ветеранов войны. На сегодняшний день квартирами обеспечены 66 ветеранов и 195 вдов ветеранов войны. По району осуществляются все гарантированные законом социальные меры. Жители сельских поселений, в соответствии с договором, за свои паевые земли обеспечиваются мукой, животноводческими кормами, агрофирмы оказывают помощь советам местного самоуправления и советам ветеранов при проведении различных мероприятий. В центре «Шәфкать» организуются специальные заезды и встречи для председателей первичных организаций ветеранов, членов Президиума и активных ветеранов.
Л. Фазуллин в своем выступлении также отметил самых активных председателей первичных организаций и ветеранов. Это – Ф.Ахметзянова из деревни Александровка, М.Хабибуллин из Карашай-Саклова, Т.Галиева из Муртыштамакова, Р.Юнусов, Ф.Хузин из деревни Петровский Завод, Г.Ганиуллина из Рангазарова, В.Ахметшина из Янурусова, Р.Шайгарданова из деревни Шарлиарема, С.Гиззатова из поселка Джалиль. Члены Президиума Д.Валиева, Н.Хайруллина, А.Шакиров, Ф.Кушаева также ведут активную общественную работу.
Далее был заслушан отчет председателя ревкомиссии Г.Ганиуллиной.
«Мы живем полнокровной жизнью», – сказала председатель Джалильского совета ветеранов С.Гиззатова. В поселке проживает более трех тысяч ветеранов. 2 из них перешагнули 100-летний рубеж, 20 – старше 90 лет. При проведении различных мероприятий совет опирается на помощь руководства района и нефтяников. В поселке работает клуб ветеранов, в котором есть возможность поиграть в шахматы, шашки, имеется своя библиотека, два телевизора, газеты-журналы и т.д. Ежегодно 470 ветеранов за символическую плату арендуют земельные участки под посадку картофеля. В перевозке урожая картофеля с поля помогают нефтяники и различные организации. Для ветеранов организуются экскурсии в различные исторические места.
Член Президиума Н.Хайруллина интересно рассказала о ветеранском движении. «Основной вектор работы с ветеранами – направление активности людей, накопивших богатый трудовой и жизненный опыт, на решение проблем, защита интересов и прав ветеранов, помощь в адаптации к происходящим переменам и ведении активного образа жизни», – сказала она в начале своего выступления. В районе работают 5 фольклорных ансамблей. Наши ветераны поддерживают тесную связь с ветеранами соседних районов, татарами из Санкт-Петербурга и Ленинградской области. Каждый вторник они посещают лыжную базу, где занимаются бесплатно, активно участвуют в различных соревнованиях. Помимо того для желающих работают различные кружки, организуются ярмарки, проводятся концерты. Для ветеранов также организуют компьютерные курсы. Планируется открыть кружок по изучению английского языка. Ветераны участвуют в спартакиадах и различных проектах республиканского масштаба, занимают в них призовые места, выигрывают гранты. А представленными на выставке, прошедшей в городе Альметьевск в апреле минувшего года, предметами рукоделия наших ветеранов заинтересовались даже иностранцы.
Н.Закиров ознакомил участников пленума с итогами минувшего года, коротко остановился на предстоящих задачах. Ветераны, поблагодарив за выполнение озвученных ими в ходе такой же встречи в минувшем году просьб, подняли новые проблемы. Скажем, прозвучали такие просьбы и вопросы: "Нужен клуб для ветеранов в райцентре", "Не смогут ли помочь депутаты в ветеранском движении?" "К кому обращаться при обрыве проведенной к дому линии электропередачи?" и другие. Ветеранов интересовал и такой вопрос: «Нельзя ли открыть автобусный маршрут в направлении Александровка – райцентр?». Несколько лет назад по просьбе населения в райцентре и в направлении Сакловбашева курсировал автобус. Но по причине малочисленности пассажиров, этот проект себя не оправдал, и движение автобуса по этим маршрутам было закрыто. Но Нафис Касимович сказал, что по этому и другим вопросам будут приняты соответствующие меры, ответил на другие вопросы ветеранов и отметил, что ответы на все прозвучавшие на пленуме вопросы будут опубликованы на страницах районной газеты.
Ветераны остались довольны состоявшейся деловой и теплой встречей, выразили уверенность в том, что поднятые в ходе пленума вопросы будут решены.
Во время отдыха ветеранов в центре для них были проведены встречи с представителями управления социальной защиты, Пенсионного фонда, центра труда и занятости, правоохранительных органов, регистрационной палаты, "Водоканалсервиса", информационно-редакционного центра, учреждений здравоохранения и других. Ветераны получили ответы на интересующие их вопросы.
 

Муниципаль район каршындагы балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе агымдагы елга бурычлар билгеләде. Бу хакта комиссиянең узган атнада үткәрелгән утырышында сүз алып барылды.
Аны комиссия рәисе Г.Сәляхова алып барды. Утырышта иң элек комиссиянең яңа составы сайланды. Соңыннан агымдагы елга эш планы расланды. Ул үз эченә күп төрле чараларны ала. Болар – балигъ булмаганнар тарафыннан эшләнгән җинаятьләр белән бәйле ситуацияләрне анализлау, балигъ булмаганнарның, шул исәптән инвалид балаларның мәнфәгатьләрен яклауның торышын игътибар үзәгендә тоту, балигъ булмаганнар арасында күзәтчесезлек, наркомания, алкоголизм, суицид, хокук бозуларны кисәтү, социаль авыр хәлдәге гаиләләр һәм балаларны ачыклау, балигъ булмаганнарның буш вакытларын, мәшгульлеген оештыру буенча чаралар күрү һәм башкалар. Эш планы кайбер үзгәртүләр һәм тулыландырулар белән расланды. Райондагы оператив хәл белән бәйле рәвештә аңа алга таба да үзгәртүләр һәм өстәмәләр кертелүе ихтимал. Г.Сәляхова эш барышында шулай ук тәрбиянең беренче планга куелырга тиешлеген, тәрбиягә авыррак бирелә торган балаларны кече яшьтән үк ачыкларга, һәр балага аерым якын килергә кирәклеген билгеләп үтте.
Утырышта Балигъ булмаганнар белән һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең 2011 нче елның 28 нче декабрендә үткәрелгән утырышы карары да өйрәнелде. Әлеге карарда билгеләп үтелгәнчә, республикада эчке эшләр органнарында һәм балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссияләрендә профилактик учетта торучы балалар һәм яшүсмерләрнең буш вакытларын оештыру буенча эзлекле эш алып барыла. 25 нче декабрьгә республикада балалар һәм яшьләр белән эшләүче 210 клуб исәпләнде. Аларда учетта торучы 440 яшүсмер шөгыльләнә. Аеруча Әлмәт шәһәре тәҗрибәсе игътибарга лаек. Биредә һәр клуб ел дәвамында - “каникулларсыз” эшли һәм һәркайсында социаль педагог штаты каралган. Ул клубларда 6694 яшь кеше буш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрә.
Республиканың өстәмә белем бирү учреждениеләре (аларның 23 проценты авыл җирлекләренә туры килә) 237 мең укучыны җәлеп итәрлек. Бу – барлык укучыларның 62,8 проценты. Балаларга шулай ук техник иҗат өчен шартлар тудырыла. Югары класс укучыларының социаль активлыгын һәм аралашу күнекмәләрен үстерү максатыннан, “Лидерлык нигезләре” программасы – хәрәкәттә. Быелгы уку елында аңа 6 меңнән артык укучы җәлеп ителгән. Бу уңайдан муниципаль берәмлекләрдә эшмәкәрлек, хәйрия эшчәнлекләрендә, яшьләр политикасын тормышка ашыруда катнашу күнекмәләрен формалаштыручы балалар һәм яшьләр оешмалары, хәрби-патриотик музейлар, клублар, эзләнү отрядлары эшчәнлекләрен үстерүгә, балалар һәм яшүсмерләрнең ялын һәм мәшгульлеген оештыруга зур игътибар бирелә.
Республика комиссиясе утырышы карары нигезендә муниципаль берәмлекләргә үзләрендә булган клубларны саклап калырга, яңаларын ачу өчен чаралар күрергә, эчке эшләр органнарында һәм балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссияләрендә профилактик учетта торучыларның аларда түләүсез шөгыльләнә алуларын тәэмин итәргә тәкъдим ителә.
Утырышта каралган мәсьәләләр буенча карар кабул ителде.

Узган атнада район башлыгы Н.Закиров «Шәфкать» үзәгендә ял итүче өлкәннәр янында булды, район ветераннар советы пленумы эшендә катнашты. Нәфис Касыймович очрашуда катнашучыларны узган ел йомгаклары, алда торган бурычлар белән таныштырды, сорауларга җаваплар бирде. Өлкәннәр шулай ук үзләрен борчыган мәсьәләләрне дә күтәрделәр.
Район ветераннар советы Президиумының узган елда башкарган эшләре белән ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Л.Фазуллин таныштырды. Ул иң элек эшнең өлкәннәрнең үтенеч-гозерләрен, фикерләрен тормышка ашыру юнәлешендә, республика Ветераннар советы күрсәтмәләре нигезендә һәм район хакимияте карарлары белән теләктәшлек йөзендә алып барылуын билгеләп үтте. Районда 11 меңгә якын өлкән кеше яши. Аларны 25 башлангыч ветераннар оешмасы берләштерә. Шуларның 23 е – җирле үзидарә Советлары, 1 се – район эчке эшләр бүлеге, 1 се “Җәлилнефть” идарәсе каршында эшли. Башлангыч оешмаларның эшен тагы да җанландыру, өлкәннәрне социаль яклау, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртудан тыш, төрле бәйрәмнәр билгеләп үтелә, тарихи урыннарга экскурсияләр һәм башкалар оештырыла. Л.Фазуллин аларның һәркайсының район җитәкчелеге ярдәме белән үткәрелүен билгеләп үтте. Шулай ук сугыш ветераннарына, аларның тол калган хатыннарына игътибар зур. Бүгенге көнгә 66 сугыш ветераны, 195 тол хатын фатирлар белән тәэмин ителгән. Район буенча законнар белән гарантияләнгән социаль чаралар үтәлеп бара. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр пай җирләре өчен, килешүдә каралганча, он, терлек азыгы белән тәэмин ителәләр, төрле чаралар үткәргәндә, агрофирмалар җирле үзидарәләргә, ветераннар советларына ярдәм итеп торалар. Ветераннарның башлангыч оешмалары рәисләре, Президиум әгъзалары, актив ветераннар өчен “Шәфкать” үзәгендә махсус заездлар һәм очрашулар үткәрелә. Л.Фазуллин үз чыгышында иң актив, тырыш башлангыч оешмалар рәисләрен, актив өлкәннәрне дә билгеләп үтте. Болар – Александровкадан Ф.Әхмәтҗанова, Карашай-Саклаудан М. Хәбибуллин, Мортамактан Т.Галиева, Петровка Заводтан Р.Юнысов, Ф.Хуҗин, Рангазардан Г.Ганиуллина, Янурыстан В.Әхмәтшина, Шәрләрәмәдән Р.Шәйгарданова, Җәлилдән С.Гыйззәтова. Президиум әгъзалары Д.Вәлиева, Н.Хәйруллина, Ә.Шакиров, Ф.Кушаева да актив җәмәгать эше алып баралар. Өлкәннәр быел Иске Имән авылы ветераннар советы рәисе Хәмәт абыйны, зурлап, күпьеллык тырыш хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, үз соравы буенча рәис вазифаларыннан азат иттеләр.
Соңыннан ревкомиссия рәисе Г.Ганиуллина отчеты тыңланды.
“Тормыштан ямь табып яшибез”, - диде Җәлил ветераннар советы рәисе С.Гыйззәтова. Поселокта өч меңнән артык өлкән кеше яши. Аларның 2 се – 100, 20 се 90 яшьтән өлкәнрәк. Төрле чараларны үткәргәндә, район хакимияте, нефтьчеләр ярдәменә таяналар. Ветераннар клубы эшли, аларда шахмат, шашка кебек спорт җиһазлары, китапханә, ике телевизор, газета-журналлар һәм башкалар бар. 470 ветеран һәр елны арзан бәягә бәрәңге утырту өчен җир ала. Кайтаруда нефтьчеләр, төрле оешмалар ярдәм итә. Өлкәннәр өчен төрле тарихи урыннарга экскурсияләр оештырыла.
Өлкәннәр хәрәкәте турында Президиум әгъзасы Н.Хәйруллинаның чыгышы кызыклы булды. “Өлкәннәр белән эшләүнең төп юнәлешләре – бай хезмәт һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләрнең активлыгын һәм тырышлыгын проблемаларны чишүгә юнәлтү, өлкәннәрнең мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау, тормыштагы үзгәрешләргә адаптацияләнүгә, актив тормыш рәвеше алып баруга булышлык итү”, - дип башлады ул сүзен. Бу уңайдан күпкырлы эш алып барыла. Районда 5 – рус, керәшен, татар фольклор ансамбльләре эшли. Өлкәннәр күрше-тирә районнарның ветераннар советлары, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары белән тыгыз элемтәдә торалар. Һәр сишәмбедә чаңгы базасында булалар, түләүсез шөгыльләнәләр, төрле ярышларда актив катнашалар. Төрле түгәрәкләр эшли, ярминкәләр, төрле урыннарда концертлар оештырыла. Өлкәннәр өчен компьютерда өйрәнү курслары эшли. Озакламый инглиз телен өйрәнү түгәрәген эшләтеп җибәрү күздә тотыла. Өлкәннәр республика күләмендәге спартакиадаларда, проектларда катнашалар, призлы урыннар алалар, грантлар оталар. Ә апрель аенда Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән күргәзмәдә өлкәннәребезнең кул эшләре белән чит ил вәкилләре дә кызыксынган.
Район башлыгы Н.Закиров пленумда катнашучыларны узган ел нәтиҗәләре белән таныштырды, кыскача алда торган бурычларга тукталды. Өлкәннәр, узган ел шушындый ук очрашуда әйтелгән үтенеч-гозерләренең үтәлүе өчен рәхмәт белдереп, яңа проблемаларны да күтәрделәр. Әйтик, “Район үзәгендә ветераннар өчен клуб кирәк. Өлкәннәр хәрәкәтендә депутатлар ярдәм итә алмас микән? Өйгә керә торган электр чыбыгы өзелсә, кемгә мөрәҗәгать итәргә?” һәм башкалар. Өлкәннәр шулай ук “Александровкадан район үзәгенә автобус йөртеп булмас микән?” – дигән сорауны да бирделәр. Моннан берничә ел элек халык соравы буенча Сарман эчендә, Саклаубаш маршрутында автобус йөртә башлаганнар иде. Ләкин автобус белән йөрүче аз булды, ул үз-үзен акламады һәм маршрутлар туктатылды. Шулай да Нәфис Касыймович моның, шулай ук башка мәсьәләләр буенча чаралар күреләчәген әйтте, сорауларга җаваплар бирде, аларга газета аша да җавап биреләчәген билгеләп үтте.
Ике арада булган эшлекле һәм җылы сөйләшүдән өлкәннәр бик канәгать калдылар, пленумда күтәрелгән мәсьәләләрнең хәл ителәчәгенә ышаныч белдерделәр.
Алар өчен үзәктә ял итү дәверендә социаль яклау, пенсия фонды, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге, хокук саклау органнары, “Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге”, теркәү палатасы, “Водоканалсервис”, сәламәтлек саклау һәм башка оешмалар вәкилләре белән дә очрашулар үткәрелде. Өлкәннәр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

 

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышларындагы проблемалар кимергә охшаган: “Уңайлы мохит” программасы кабул ителеп, тормышка
ашырыла башлады.
Татарстан Россиянең бу программада сынау рәвешендә катнашучы өч регионының берсе булып тора.
Чираттагы киңәшмәдә сүз, нигездә, шушы программа, районда аны тормышка ашыру юллары турында барды.
Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Р.Солтанов Башкарма комитетның 2011 – 2015 елларга “Уңайлы мохит” программасын раслау турындагы 506 нчы санлы карары булуын, шуның нигезендә эшче группа төзелеп, инвалидлар, эшкә вакытлыча яраксызлар, яшь балалы (коляскалы) аналар өчен уңайлыклар тудыру буенча социаль объектлар барлануын әйтте. Һәр тармак үз учреждениеләрендә һәм территорияләрендә мондый категория кешеләр өчен уңайлыклар тудыруга җаваплы. Башкарылган эшләрнең санитар норма һәм кагыйдәләргә туры килүен социаль яклау министрлыгы контрольдә тота. Социаль яклау идарәсе начальнигы Р.Шиһапова идарәнең районда программаны эшләүче һәм координацияләүче оешма булуын әйтеп, программаны тормышка ашыруның төп моментларына тукталды. Һәр оешма тарафыннан югарыдагы министрлыкларга заявкалар җибәрелгән.Мәсәлән, социаль учреждениеләр буенча алганда, “Шәфкать” социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында икенче катка күтәрелү җайланмалары куюга заявкалар киткән. Һәр министрлык аларны туплап, Министлар Кабинетына юллый. Анда, финанслау өчен, объектлар ачыклана һәм күпме акча – федераль, күпмесе – республика һәм күпмесе район бюджетыннан бүленүе билгеләнә. Проект -смета документларын подрядчы үзе ясата, подрядчылар үз чиратында, республика дәрәҗәсендә тендор узалар. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында барлык документлар белән танышырга мөмкин.
Россиядә – 13 миллион, Татарстанда – 300 мең инвалид яши. Райондагы 3 мең инвалидның 168е – балалар, 29 коляскалы инвалид (7се –балалар), 33 сукыр, 23 ишетмәүче инвалид бар. “Уңайлы мохит” алар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән башка категория кешеләр өчен уңайлыклар тудырачак.
Мәгариф бүлеге начальнигы З.Гыйләҗева чыгышыннан күренгәнчә, районда инвалид балаларны укыту өчен иң элек Сарман гимназиясе базасында шартлар тудырылачак. Бинага керү-чыгу, анда хәрәкәт өчен шартлардан тыш, уку йортлары махсус укыту әсбаплары, шул исәптән, компьютер җиһазлары белән тәэмин ителәчәкләр. Инвалид балаларны укыту, аерым алганда, аларга өйдә һәм дистанцион белем бирү өчен укытучылар әзерләнә. Районда 17 инвалид бала дистанцион укытыла. Дистанцион укыту үзәге булып, Сарман урта мәктәбе тора. Укытучылар үзләре “Телешкола” дип аталган система буенча укулар үткән. Ел ахырына кадәр тагын дүрт балага, дистанцион уку өчен, компьютерлар урнаштыру күздә тотыла.
Мәдәният бүлеге начальнигы Г.Латыйпова бу категория кешеләр өчен мәдәният учакларының уңайлылыгыннан тыш, аларның төрле чараларда катнашуларына ирешү мөһимлеген дә ассызыклады. Беренче чиратта район мәдәният йорты һәм Җәлил мәдәният сарае, үзәк китапханә, Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее, Сарман сәнгать мәктәбе биналары пандуслар һәм башка җайланмалар белән җиһазландырылачак. Алга таба бу эшләр авыл мәдәният йортларында башкарылачак.
Әйе, инвалидлар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр үзләрен җәмгыятьтән аерылган итеп хис итәргә тиеш түгелләр. “Уңайлы мохит” программасы Берләшкән Милләтләр Оешмасы Конвенциясен тормышка ашыру кысаларында эшләнгән һәм кабул ителгән. Аңа яраклы рәвештә законнарга да үзгәрешләр кертелүе көтелә.
Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Н.Закиров алып барды. Ул әлеге программаны тормышка ашыруда һәр тармакта аңлау булырга һәм эшләрнең тиешле югарылыкта алып барылырга тиешлегенә басым ясады. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, халыкка электрон хезмәтләр күрсәтү, автомобильләргә техник карау уздырудагы һәм киңәшмәдә күтәрелгән башка мәсьәләләр буенча җаваплы хезмәткәрләр алдына бурычлар куйды. Аерым алганда, коммуналь хезмәтләр өчен тарифларның артуына юл куймау ассызыкланды. Бу мәсьәлә республика гына түгел, ил Хөкүмәте контролендә тора. Халыктан кергән бер генә сорау да игътибарсыз калдырылырга тиеш түгел һәм аларга җавап бирелергә тиеш, дип билгеләде район башлыгы.
 

Сегодня 29.03.17

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Март 2017 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31    

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ. 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»