$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ

 Бүген “Старт” чаңгы базасында, Бөтенроссия күмәк чаңгы ярышлары кысаларында, “Татарстан чаңгы юллары” масса-күләм спорт чарасы үтте. Иң куанычлысы, елдан ел анда катнашучыларның саны арта. Авылларда, Җәлил поселогында  яшәүчеләр дә аннан читтә калмадылар. Мәктәп укучыларыннан алып, муниципаль хезмәткәрләр, җитәкчеләр, ветераннар да  чаңгы юлына теләп басты. Барлыгы 500дән артык чаңгычы көч сынашты.

Ярышка килүчеләрне район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев сәламләде.  Аннан соң ярышларга старт бирелде. Катнашучылар төрле яшь төркемнәренә бүленеп, төрле дистанцияләрдә көч сынаштылар. Билгеләнгән араны аз вакыт эчендә килеп, җиңү яулаганнар Мактау кәгазьләренә, бүләкләргә лаек булдылар. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе дә чаңгыга басучыларның “Иң яшь”енә, “Иң өлкәне”нә  һәм ел да әлеге чарага күпләп катнашучылар әзерләгән  “Старт” чаңгы базасына истәлек бәләкләре тапшырды. Чара хакында тулырак – газетабызның алдагы саннарында.

Опубликовано в Спорт
 
Зәйнәгытдиновлар Акмәлетдин белән Венера. Игәнәбаш авылыннан. 23 февральда  бергә тормыш корганга 50 ел була.
Опубликовано в Конкурслар һәм акцияләр

Һөнәрләр илендә.

08 нче февраль көнне Кәүҗияк мәктәбенең Фатихова Л.М. җитәкчелегендәге 7, 8 нче сыйныф укучылары агитбригадасы Иске Кәшер авылының мәдәният йортында узган “Һөнәрләр иле” районкүләм конкурсында катнашты һәм призер булды.

Опубликовано в Җәмгыять

Әлмәт авылыннан Рафаэль һәм Хәния Хафизовлар. 3 балабыз, 5 оныгыбыз, 3 оныкчыгыбыз бар. Аллага шөкер кылып гомер итәбез. Бу безнең өчен зур бәхет.

Опубликовано в Конкурслар һәм акцияләр

Сарман авылында 5 ел бергә гомер итәбез.Ике балабыз бар, Мәрьямгә 2 яшь, Әмиргә 4 яшь. 

Опубликовано в Конкурслар һәм акцияләр

Без әле ой-ой-ой, һич кенә картаерга уйламыйбыз

Әй, рәхәт тә яшибез инде. Аптырап торырлыкмыни соң, тамак тук, өс бөтен. Ай саен көне-сәгате белән лаеклы ялның әҗерен биреп торалар (никтер пенсия диеп әйтәсе килми генә бит). Татар халык мәкалендәгечә, “бисмиллаңны әйтеп ашасаң, туярлык”. Юк диеп утырсаң , юк инде ул. Әнкәй мәрхүм әйтә торган иде: “беркайчан әйтмәгез “ юк” диеп. Юк дип әйткән саен тапкан малыңның да бәрәкәте кими”. Бик дөрес сүзләр.

3 февраль көнне, без зур автобуска төялеп, Әлмәт шәһәренә киттек. Безне анда “Тирән тамырлар” диеп аталган фестивальнең зона турына чакырганнар иде. “Ак калфак” фольклор ансамбле татар халкының “Шома бас” дип аталган, яратып җырлый торган шаян җырын, ә “Родники фольклор ансамбле рус халкының яраткан бәйрәмнәреннән берсе булган “Праздник Кузьминки” күренешен алып бардык. Шулай ук Гөлсинә апа Шигапова бик тә борынгы, инде онытылып бара торган “Тәзкирә” җырын башкарды. Җәлилдән килгән ике коллективны гына түгел, Сарман районыннан килгән коллективларны да, талантлы сәхнә йолдызы Нәвия Гатиятуллина тәкъдим итте. Ә үзе - җырлап, шигырен сөйләп, гармунында сыздырып уйнап “Гармуннар кирәк әле” дип аталган искиткеч номерын тәкъдим итеп, халыкны гынга түгел, жюри членнарын да шаккаттырды. Тагын шуның белән мактанып алыйм әле, безнең күз яуларын алырлык матур итеп тегелгән милли киемнәребез, килгән артистлар арасында иң затлылары иде дисәм, һич ялган түгел. Аны безгә шунда эшләп , лаеклы ялга чыккан идарәбез “Җәлилнефть” тектереп биргән иде.

Арабызда төрле яшьтәге ханымнар – өлкәннәре дә, әле урта яшьтәгеләре генә булса да - без сынатмадык. Үзебезнең күңелләрне дә күтәреп, башка районнардан килгән коллективлар белән аралашып, үзебезнең Сарманнар белән әле кабат - кабат күрешергә сүз куешып, шат күңел белән кайттык.

Мәдәният йорты безнең кебек өлкәннәрне үзләренең канаты астына җыеп, репетицияләр ясатып, өйрәтеп бик зур һәм игелекле эш эшлиләр. Бу аларның өлкәннәргә булган хөрмәтенең билгесе түгелмени.

Шул ук мәдәният йортында өлкән яшьтәге абый-апаларыбыз буш вакытларында фитнес белән дә шөгыльләнә башладылар. Бу да безнең өчен бик зур яхшылык дип кабул итзбез. Чыгымнарны үзебезнең идарәбез дә, мәдәният бүлеге дә күтәрә, рәхмәт аларга.

Безне шулай онытмыйча, теләгән җиребезгә алып барыр өчен техника белән тәэъмин иткән “Җәлилнефть” идарәсенә зур рәхмәт. Эшләрендә уңышлар телик аларга.

Җәлил ветераннар Советы председателе,

“Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат

берләшмәсе члены : Әнисә Минһаҗева

Без бергә булганда көчле.

Без бергә булганда көчле.

Сездәй дуслар бар чагында

Моң , сагышка юк урын.

Озаграк күрешмәсәк

Салынып төшә борын.

Очрашуга сәбәп эзләп

Һич тә тормыйм мин үзем.

Шалтыратып әйтү җитә,

“Сагындым” дигән сүзем.

Чакыруың гына җитсен,

Тиз алар килеп җитә.

Дөрес эшлиләр, дөньяның

Кайчан соң эше бетә.

Текәлекләрен күрсәтеп

Интектерми үзләре.

Җырлары да нинди матур,

Нинди тәмле сүзләре.

Татарның гүзәл мәкале

Дустың булсын якшырак.

Алар яхшы булган саен

Көннәр була яктырак.

Картлыкны да алдап була,

Бары ният кенә ит.

Я дусларыңа барып кил

Яки чакыруларын көт.

Ашыгулар нигә кирәк,

Яшәү матур чынлыкта.

Нигә соң аңлыйбыз моны,

Яшибез бит муллыкта.

Бүген кием дә кирәкми

Табын тулы сый-хөрмәт

Яшә бит инде сөенеп,

Тормышлар бара гөрләп.

Бит әле вакыт узмаган,

Йөрәкләр нык тузмаган.

Картлык чабудан тотмаган,

Сукмаган һәи екмаган.

Картлык тапмасын безләрне

Теләгенә ирешмәсен

Адашсын, йөрсен саташып

Сукмаклар кисешмәсен.

Без бу көнгә озак килдек,

Үттек бит урау юллар.

Җиңелдән генә узмады,

Катлаулы булды еллар.

Балалар үстеләр хәзер

Булдылар инде олы.

Табыннар мул, сокланырлык,

Сый –хөрмәт өстәл тулы.

 Бу көнгәчә күп йөрсәк тә,

Һәр мизгел үзгә, матур.

Егылсак та торып киттек

Булдык тормышта батыр.

 Бәлки булгандыр арада

Үкенечле юлы да.

Бәлки әле булганбыздыр

Язмышларның колы да.

Тик шулай да сынатмыйча

Алга барыйк- без исән .

Сынмый –сыгылмыйча атлыйк

Ходай матур көз бирсен.

Әнисә Минһаҗева Җәлил-Мөслим 7 февраль 2018 ел

 

Опубликовано в Җәмгыять

8 февральдә Иске Кәшер мәдәният йортында "Һөнәрләр дөньясы" бәйгесе үтте. Бәйгедә Күтәмәле мәктәбе укучылары да катнаштылар. Алар җырлар, биюләр, миниатюралар аша төрле һөнәр үзенчәлекләрен күрсәттеләр (җитәкче - Фәйзрахманова М.И.).

Опубликовано в Җәмгыять

Районда балалар бакчалары катнашында, балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча “Яшел ут -2018” бәйгесе бара. Без дә Сарманның №3 “Ләйсән” балалар бакчасының Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән бу бәйгедә катнашабыз. 31 яньварьда «Яшел ут белән сәяхәт” дип аталган эшчәнлек күрсәттек. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары юл йөрү кагыйдәләре буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр..Юлда йөрү кагыйдәләрен белү, аларны үзләштерү - бүгенге көн таләбе. Балалар белән эшчәнлек мәктәпкәчә яшьтә үк, бакчаларда ук башлана.Балалар кечкенәдән үк юл йөрү кагыйдәләрен үзләштереп үсәләр. Алар киләчәктә юлларда йөргәндә югалып калмасыннар, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үти белсеннәр өчен без балаларга шөгыльләрдә өйрәтү өчен төрле алымнар, чаралар кулланабыз. Юл чатларына максатлы прогулкалар, эстафеталы уеннар, күңелле бәйрәм иртәләре,төрле мавыктыргыч эшчәнлекләр,уеннар болар барысы балаларны төрле кыен ситуацияләрдән чыгу юлларын тиз һәм дөрес таба белергә өйрәтә.. Без шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре белән һәрдаим тыгыз элемтәдә торабыз. Инспекторлар үзләре дә бакчада еш булалар, балалар белән әңгәмәләр уздыралар, юл йөрү куркынычсызлыгына багышланган чыгышлар ясыйлар.

Шул максатта әти-әниләр белән дә эш алып барыла. “Сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме?”Мәктәпкә әзерлек төркеме әти-әниләре hәм балалар белән 6 февраль көнне үткәрелгән бәйге дә шуның ачык мисалы.

Без барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашабыз.Ә юл аңа кагылышлы кагыйдәләрне төгәл үтәүне таләп итә. Бүгенге очрашуыбыз юкка гына әти-әниләр белән түгел, чөнки газиз балаларыбызны балалар бакчасына китергәндә юл йөрү кагыйдәләрен әти-әниләр дә өйрәтә. Шулай булгач, алар да балалар гомере өчен җавап бирә, алар да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.

Әлеге чарада әти-әниләребез дә үзләренең булган белемнәрен ике командага бүленеп күрсәттеләр. Төрле сорауларга җаваплар бирделәр.уеннар уйнадылар. Аларның белемнәрен жюри төгәл бәяләп барды.Кичәбез балаларның җырлары ,шигырьләре белән үрелеп барды.Кичә ахырында жюри нәтиҗә чыгарды. “Уткүз” hәм “Зебра” командалары 30:30 нәтиҗәсе белән җиңүчеләр булдылар. Кичәгә йомгак ясап ЮХИДИ хезмәткәре Ситдикова Алсу Разиновна балаларга hәм әти-әниләргә үзенең теләкләрен җиткерде,истәлекле бүләкләр тапшырды Кичәбез кызыклы hәм эшлекле төстә узды.

Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре:

Фаррахутдинова Люция 

Хаертдинова Гульназ 

Опубликовано в Җәмгыять
<< Первая < Предыдущая 1 2 3 Следующая > Последняя >>
Страница 1 из 3

Сегодня 25.02.18

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Февраль 2018 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28        

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

Политика о персональных данных
RSS