$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ

Джекпот сорвал студент из Казани.

250 млн рублей выиграл житель Татарстана во время розыгрыша теле-лотереи «Русское лото». Об этом стало известно после выхода передачи на канале «НТВ».

В официальной группе «Столото» один из подписчиков по имени Амир назвал себя победителем, как выяснилось позже, он является студентом из Казани. Подробные данные о  победителе организаторы не назвали.

Кроме того, во время этого розыгрыша еще один татарстанец выиграл загородный дом. Ведущие даже пошутили, что Татарстан бьёт все рекорды по выигрышам. 

 

 

 

 

Ранее, 11 декабря другой житель нашей республики выиграл суперприз лотереи «Золотая подкова» - почти 5 млн рублей. Отмечается, что билет выиграл три раза в одном тираже: сначала суперприз, затем автоматически ему достался приз 1-го тура и приз 21-го тура. 5 чисел в одной горизонтальной строке билета совпали уже на пятом ходу. Общая сумма выигрыша по билету составила чуть больше 4,9 млн рублей. Имя победителя неизвестно. 

Всех счастливчиков организаторы розыгрыша приглашают приехать в лотерейный центр «Столото» для оформления выигрыша.

Фото из:https://vk.com/paznakaevo

Опубликовано в Общество

 Бүген Сарман авылында гомер кичерүче Йосыпова Мәгъдәнүс Зәки кызына 90 яшь тулды. Россия Президенты котлавын, район башлыгының истәлек бүләген аңа район Советы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илсур Сәлимгәрәев тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев иң изге теләкләрен ирештерде.

Чукмарлы авылында туып-үскән Мәгъдәнүс апа авырлыкны күп күрә, яшьли әнисез кала. Җиде классны бетерүгә колхозга эшкә килә. Анда төрле хезмәт башкара. Тормыш иптәше, сугыш һәм хезмәт ветераны Тимергали ага белән 1968 елда Сарманга күчеп киләләр. Ни кызганыч, Тимергали ага инде күптән вафат. Сарманда Мәгъдәнүс апа лаеклы ялга чыкканчы “Кояшкай” балалар бакчасында костелянша булып эшли. Бүгенге көндә ул биш баласы, 8 оныгы, 11 оныкчыгының кадер-хөрмәтендә һәр туган көнгә шөкерана итеп яши. “Тормыш матур, инде еллар гына тыныч булсын,”- ди тыл һәм хезмәт ветераны. Аның хакындагы тулырак язмабыз газетаның - алдагы саннарында.

Опубликовано в Җәмгыять

Районда алтын куллы, фантазиягә бай кешеләр шактый. Ниләр генә ясамый да алар, ниләр генә уйлап чыгармый. Без, гадәттә, яңа ел алдыннан, мәш килеп, өйгә куярга чыршы, аның янәшәсенә кыш бабай эзлибез. Кибет, базарлардан әллә күпме суммаларга сатып алабыз. Беркөнне үзәктәге заправкага кергән идем, тәрәзә төбенә урнаштырылган чыршы белән кар бабайларны күреп, “аһ” иттем. Чыршылар “дождик”тан эшләнсә, зур кар бабай -бер тапкыр кулланыла торган пластмасс стаканнардан, икенчесе - мамык салфеткалардан. “Матурмы, бар кеше соклана. Аны безнең хезмәттәшебез Флера Халикова ясады,” - диләр заправка кызлары, горурланып. Афәрин, Флера!

Опубликовано в Җәмгыять

“2017 ел тарихка башкарылган күләмле эшләребез белән кереп кала, -ди авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев.- Мәдәният йорты, китапханә, почта, саклык банкы, агофирманың - “Үрнәк”, АТС, полициянең участок инспекторы бүлекчәләре, авыл җирлеге урнашкан бинага мәктәптәге музей да күчерелү аны күпфункцияле үзәк итте.” Мәдәният йорты каршында чигү, фитнес, теннис, шахмат, бильярд түгәрәкләре эшли. Алар әледән-әле район күләмендәге бәйгеләрдә уңышлы чыгышлар ясап, призлы урыннар яулыйлар. “Чишмә” вокаль ансамбле эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Район күләмендә үткән “Без –сәнгатьле халык” дип исемләнгән смотр-конкурста авыл җирлекләре арасында Мортыштамак икенче дәрәҗә дипломга лаек булды. “Быел Мортыш күле буенда 450 төп агач утыртылды, авыл сабантуе мәйданы булдырылды. Җирлек эчендәге юлларны төзекләндерү буенча да нәтиҗәле эшләнде. Колмәт авылына 2 километр озынлыкта юл салу эше башланды.Мортыштамакның Комсомол урамына 1 километр озынлыктагы су линиясе сузылды. Яшьләр урамына газ линиясе сузу эшләре башланды. Колмәт авылы зиратының коймасы алыштырылды,”- ди җирлек башлыгы. 2017 ел 15 кенә кеше торган Боламык авылы өчен дә сугыш һәм тыл ветераннарының, сугыш чоры балаларының исем-фамилияләре язылган обелиск ачылу белән хәтерләрендә калачак. Мортыштамак авылы һәйкәленә дә сугыштан кайтканнарның исемлеге язып урнаштырылган. Дамир Әхмәтов исемендәге ял паркына балалар өчен карусельләр кайтартылган. Авыл җирлекләре арасында үткәрелә торган республика бәйгесендә узган ел Мортыштамак җирлеге бер миллион сумлык грант отып, аңа трактор алуга иреште. Яңа елда да яңадан яңа уңышлар сезгә, мортыштамаклылыр!

Опубликовано в Җәмгыять

Район үзәгендәге матурлыкны әйтеп-аңалатып бетерә торган түгел. Моңа кадәр ял көннәрендә өйләрендә генә ятарга күнеккән сарманлылар хәзер кичләрен, вакытлары булуга, урамга, паркларга йөрергә чыга. Үзәктәге ял паркы бала-чага тавышыннан гөр килә. Аларга карап ата-ана сөенә, балалары белән бергәләп тау шуучылары да бар. Гаилә белән парк әйләнүчеләр дә шактый. Янып тора торган куян, бүре сыны янына тагын “чыршы” белән болан да өстәлгән. Кичен алар янәшәсендә фотога төшәргә теләүчеләр бихисап күп була. Яңа сыннарны сурәткә алу өчен безгә дә чират беткәнен шактый көтәргә туры килде. Күрегез әле, чират торырлык та шул, әйе, бит!

Опубликовано в Җәмгыять

РФ Президенты Владимир Путин Ана капиталы программасын 2021 ел ахырына кадәр озайту турындагы законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган.

Әлеге канун нигезендә, гаиләләр Ана капиталы акчаларын бала мәктәпкә кергәнче үк белем бирү хезмәтләренә түләргә тота алачак. Элеккеге мөмкинлекләр дә (әни кешенең пенсиясенең тупланма өлешен тулыландыру, баланы укыту, физик мөмкинлекләре чикләнгән баланы дәвалау, гаиләнең торак шартларын яхшырту) үз көчендә кала.

Моңка кадәр документ Дәүләт Думасында кабул ителде һәм Федерация Советында хупланды. Закон 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде.

http://tatar-inform.tatar

Опубликовано в Җәмгыять

2017 елда Россиядә барлыгы 22 миллион тонна бәрәңге җыеп алынган, аның 15,5 миллион тоннасы шәхси хуҗалыкларда үстерелгән.

2018 ел башында бәрәңге бәясе артачак, дип белдерә Аграр базар конъюнктурасы институты экспертлары.

Аларның сүзләренчә, моңа Россиядә үстерелгән бәрәңге гадәттәгедән иртәрәк бетүе сәбәпче булачак, дип яза «Интерфакс». Агымдагы елның апрелендә бәрәңге бәясе соңгы биш елда иң югары ноктага менгән иде.

2017 елда Россиядә барлыгы 22 миллион тонна бәрәңге җыйганнар, аның 15,5 миллион тоннасы шәхси хуҗалыкларда үстерелгән. Шул ук базарга читтән 530 мең тонна кертелгән. Нигездә, бәрәңге Мисырдан кертелә.

Экспертлар фаразларына караганда, суган, чөгендер, кәбестә һәм кишер бәяләре үзгәрешсез калачак, әмма киләсе елда аларның табыш китермәве сәбәпле, җитештерүчеләр чәчү мәйданнарын кыскартырга мөмкин, дип хәбәр итә «360» телеканалы.

http://tatar-inform.tatar/

Фото:https://pixabay.com

Опубликовано в Җәмгыять

Бер мошенник көндез авыл кибетләренең берсенә шалтырата.

Лениногорскидагы авыл сатучысы трубканы ала. Аңа шалтыратучы үзен түләү терминалларына хезмәт күрсәтүче белгеч дип таныштыра. Ир-ат касса терминалының программасын читтән торып яңартыра кирәк ди. Сатучы берничә минут дәвамында ул әйткән сүзләрне үти. Шулай итеп ул аферистка 14 мең сум акчасын күчерә.

Чыганак:https://vk.com/atannary

 

Опубликовано в Җәмгыять

Фото: http://pixabay.com

Чәйләр тәмле, көннәр ямьле, көннәр уңышлы булсын.

Кулыгызда көне буе эшегез уйнап торсын!

Юлларда йорүчеләр исән-имин йөрсеннәр,

Ә инде өйдәгеләр бик рәхәт ял итсеннәр.

Опубликовано в Җәмгыять

Сегодня 23.01.18

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Январь 2018 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS