$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ

Хәерле кич, дуслар!

Опубликовано в Котлыйбыз!

Хатыны: “Бабаемны сезгә озакка калдырмыйм". Ире өч айдан бәрәңге базында ис тиеп үлгән

Түбән Кама районы Төзүчеләр бистәсендәге Үзәк урамында фаҗига булган. Шәхси йортта яшәүче 84 яшьлек ир-ат, бәрәңге саклау өчен урын бушатырга дип, базга төшә. Аңа кадәр пенсионер газ плитәсенә мал-туар өчен азык пешәргә куеп җибәргән була. Көйгән ризык исенә ир-атның кызы уянып китә, әтисен эзли башлый һәм аның гәүдәсен базда таба.

Соңрак ачыкланганча, фаҗига алдыннан базда коры саламга ут кабып, ут чыккан була. Гаилә янгынны тиз генә сүндерә, аннары базны каплап куялар. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенең өлкән тикшерүче-криминалисты Александр Мещанов әйтүенчә, якынча мәгълүматларга караганда, базны чистарту өчен төшкән ир-ат ис тиеп агуланган булырга мөмкин.

Күршеләре сүзләренә караганда, ир-ат мәһабәт гәүдәле булган. Сәламәтлегенә беркайчан зарланмаган. Ике ел элек үз өендә аның бертуган апасы истән агуланып үлә, өч ай элек ул хатынын җирләгән була. “Үләр алдыннан “бабаемны сезгә озакка калдырмыйм, үзем белән алып китәм дип әйткән иде”, - дип мәрхүмәнең сүзләрен искә төшерә күршедә яшәүче ханым.

Хокук саклаучылар базның куркыныч тудыручы урын булуын истә тотарга, төшкәндә кислород һәм җилләтелгән булуына инанган булырга киңәш итә.

 

Опубликовано в Җәмгыять
Яр Чаллы кешесе Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефонына шалтыратып, полиция хезмәткәре Радик Янаевка рәхмәт белдергән . Бу хакта "Челнинские известия" газетасы яза. 

20 август көнне кич, патруль-сак хезмәтенә гаилә конфликты турында хәбәр килә. 40 яшьлек ир пенсионер әнисенә ташлана.  Хатынны ире яклый алмый, шул сәбәпле, полициягә чыга. Гауга чыгарган ир исерек була һәм әти-әнисен тыңламый. 

Тәртип сакчылары ир-атны кулга алып «Комсомольский» полиция бүлегенә алып киләләр. Ир-ат тынычлана һәм үзенең гаебен таный. 

Ирнең әтисе, ышаныч телефонына шалтыратып, полиция хезмәткәренә рәхмәтен җиткергән, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. 

 
Опубликовано в Общество

Иртәләрегез хәерле, күңелләрегез тыныч, ялларыгыз ямьле үтсен.

Опубликовано в Котлыйбыз!

Тиздән кабаклар да өлгерә, үзегезнең якыннарыгызны без тәкъдим иткән кабак коймагы белән сыйлагыз әле, дуслар!

Зур булмаган кабак кисәгенең кабыгын чистартырга, угычтан уарга, бүленеп чыккан суын сыгарга кирәк. 
Шулай ук уртача зурлыктагы алманың кабыгын әрчергә, нәзек итеп турарга. 4 аш кашыгы карабодай яки бодай онын 2-3 аш кашыгы су белән болгатырга, ярты стакан суда 0,5 чәй кашыгы соданы эретергә һәм он белән бутарга, шул катнашмага кабак белән алманы кушарга. Камыр куе каймак кебек булырга тиеш. 
Табаны кыздырып үсемлек мае салырга, кашык белән камыр салып, коймакның ике ягын да 2-3 шәр минут әйләндереп пешерергә. 
Тәмле дә, файдалы да, туклыклы да.

Опубликовано в Сәламәтлек саклау

Сегодня 21.11.17

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Сентябрь 2017 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
        1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30  

© 2011 - 2017. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS