$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ

Бүген Морбаш авылында яшәүче әниебез Уразаева Замира Гаяз кызының гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.

Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәткән, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдергән газиз әниебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син, безнең өчен Һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Әни! Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа! Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, без – балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Гомерләрең булсын бәхетле.

Бәхетләрең булсын гомерле.

Җирдә булган бөтен изгелекне

Бирсен Ходай сиңа бу көнне!

Котлы булсын, әни, туган көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына

Табып була олы бәхетне.

Иң изге теләкләр белән, кызың Аделя, улың Альфарит, киявең Радик, оныкларың Ислам, Данис. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

Опубликовано в Котлыйбыз!

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Уңыш бәйрәмен билгеләп үткән көнне районда шикәр чөгендерен дә алып бетерделәр, дигән хәбәр алган идек. Быел ул мулдан булды. Бүгенге көндә татлы тамырны Зәй шикәр заводына озаталар. Агрофирмаларның төягечләрендә хезмәт куючы егетләр көнне төнгә ялгап хезмәт куялар. Җиде көн саен аларның эш күрсәткечләре буенча нәтиҗә ясала. Чираттагысы узган шимбәдә узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов һәм идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов соңгы җидекөнлек җиңүчеләрен тәбрикләделәр, акчалата бүләкләр тапшырдылар. Шикәр заводына 14275 тонна чөгендер төяп озаткан “Җәлил” агрофирмасы механизаторлары Дамир Моратов белән Айрат Салихов беренчелекне алдылар. Икенче урында – “Нөркәй”дән Илфат Йосыпов белән Рамил Салихов. Алар 10651 тонна чимал төягәннәр. “Сарман” агрофирмасыннан Ринат Илдарханов берүзенә 8704 тонна татлы азык төягән. Барлыгы районнан узган атнада 319 мең тонна шикәр чөгендере тапшырылган.

-         Һәр агрофирмадан 50-60 рейс ясала көнгә, - ди Илнур Хәйдәрович. – Җомга көнне “Нөркәй” агрофирмасыннан гына 100 машина озатылды. Көннәр яхшы торса, ай ахыры-декабрь башларына эш төгәлләнер, дигән өмет бар.

Аллаһы Тәгалә бөртеклеләрне вакытында югалтуларсыз җыеп алырга ярдәм итте, инде бу эш тә уңышлы тәмамлансын иде.  
 
           
 
фото һәм материал Альбина Сабированыкы
 
Опубликовано в Авыл хуҗалыгы

Янурыс авылында яшәүче Шакиров Фәһим Габдулла улына 70 яшь тулды. Алдынгы механизатор, күп еллар чөгендер игү звеносын җитәкләгән үз эшенең остасын районда белмәгәннәр сирәктер. Аның фидакарь хезмәте, тырышлыгы зур хөрмәтләргә лаек. “ТР атказанган механизаторы”н истәлекле бәйрәме белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин шәхсән үзе тәбрикләде. Аңа Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов та юбилярга матур теләкләрен җиткерделәр.

фотолар белән материалны Альбина Сабирова әзерләде

Сарман авылының кеше hәм машиналар иң күп йөри торган Муса Җэлил исемендәге урамының халык телендә ''военкомат остановкасы" дигән урынында күзем бер гаҗәеп матур итеп эшләнгән коега төште. Ул урында элек тә кое бар иде ул үзе. Борынгы кое, чыгырлы кое. Заманында кешеләргә күп файда итсә дә, инде ташландык хәлгә килеп, кызгану хисләре тудырган коега карап үтә идем. Эх, кеше кадерләре кимегән чакта коеларның да кирәге калмады микәнни, дип уйлап та куйгалый идем.

Менә шул коега бер игелеклесенең кулы җиткән бит, әй! Ул аны шулкадәр матур итеп эшләгән, челтәрле коймалар белән әйләндереп алган. Ә инде коедан су ала торган чиләген чып-чын сәнгать урнәге булырдай итеп эшләгән. Бу матурлыкны җимерергә дә, яисә кулын сузып вәхшилек кылырга да эчендә җаны булган бер генә кеше дә базмас.

Миндә инде "бу кем эше икән?",- дигән сорау тумый калмады, билгеле. Сораштым, белештем. Коеның тарихын да сөйләп бирделэр. Озак еллар шушы коеның суын эчеп яшәгән Сәкинә апаның сөйләве буенча коеның яше инде гасырдан артык икән:

- Мин 1963 елда шушы нигезгә килен булып төштем. Ул вакытта ук бу кое бар иде. Суы искиткеч тәмле булып, шушы тирә халкына бик озак хезмәт итте ул. Кое тирән булгангамы, аның суы шулкадәр салкын иде. "Тешеңне сындырырлык салкын" дип нәкъ менә шуның кебек суларга әйтелә. Аның тирә-юне сазлык булып, бик яхшы сыйфатлы мүк усә торган иде анда. Шуннан чыгарган мүк белән шушы өйне кутәрдек әле без. Соңгы елларда Сарман авылы усеп зурайгач, халык шәhәрләшкәч, акрын-акрын коега тукталып су алулар кими башлады, урамга колонкалар урнаштыргач гүпчим дә кирәге беткән кебек, ул бик кызганыч хәлгә төште. Аңа карап йөрәкләр сыза иде инде. Менә бит, игелекле кешеләр табылып, коены нинди матур итеп ясап киттеләр бу балалар. - дип сузен тэмамлады Сәкинә апа.

Сәкинә апаның "балалар" дигәне Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сахуриев Николай Иванович, безнең "Җәлил чаткылары" әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәис Әнис улы Кәлимуллин, аның дусты hәм хезмәттәше Илгиз Нурмиев, Илгизнең энекәше, яшь егет Илфат икән. Ә бу эшләр Сарман муниципаль район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин фатихасы белән эшләнгән.

Фото һәм материалны Рәис Кәлимуллин җибәрде

Опубликовано в Җәмгыять

 Үзенчәлекле язмышка ия булган, 15 ел дәвамында тамашачысына тугры булган көчле рухлы Илсөя халыкка ачылды. Үзе әйтүенчә, эчендәгесе - тышында. Залда утырган ирләргә дә күз яшен йөгәнләү кыен булды. 

"30 май көнне минем 13 ел яшәгән ирем, минем улымның әтисе, минем 300дән артык җырымның сүзләрен дә, көен дә язган автор, мине сәхнәгә чыгарган кеше, алай гына да түгел, дөнья йөзендәге иң кадерле кешеләремнең берсе - Илфак Шиһапов дөньядан китте. Бөтен татар җәмәгатьчелегенә көтелмәгән авыр хәл булды, ә безнең өчен нәрсә икәнен үзегез чамалыйсыздыр. Бер вакытта да алдап сөйли белмәдем, эчемдәге тышымда. Алдан ук әйтеп куям, ниндидер гайбәт сүзләргә ышанып йөргәнче, үземә карап, күземә карап сорагыз", дип башыннан ук бөтен килгән тамашачыны үзенә каратып куйды җырчы.

Миңа калса искиткеч концерт булды бу.

"Сармаааан 
Ващщще зурладыгыз 
Рәхмәт яусын" дип язган ул үзенең Вконтакте челтәренең рәсми төркемендә.
Үзегезгә рәхмәт,Илсөя! Иҗади уңышлар, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге теләп, тагын концертлар белән Сарманыбызда көтеп калабыз!
 
Опубликовано в Культура
<< Первая < Предыдущая 1 2 Следующая > Последняя >>
Страница 2 из 2

Сегодня 23.01.18

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Ноябрь 2017 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30      

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS