$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ

Бу җомгада, район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре ГТО нормаларын тапшырды. 30дан артык кеше биш секциягә бүленеп, спорт өлкәсендә булган хәзерлекләрен күрсәттеләр. Алар пневматик мылтыктан ату, урыннан озынлыкка сикерү, яткан килеш гүдәне  яртылаш күтәрү, “отжимание” ,   турникта күтәрелү буенча норматив тапшырдылар. Ир-егетләр бер кул белән гер дә күтәрде. Әлбәттә инде, норматив тапшырганда яшь үзенчәлекләре дә искә алынды. Гомумән алганда,  район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләренең барысы да  ГТО нормативларын уңышлы үтәде.

Фотоларны Гаделшин Илгизәр җибәрде

язма материалны Роза Ганиева әзерләде.

 

Опубликовано в Спорт

Әниләр көне белән!
Һади Такташның: «Ана – бөек исем! Нәрсә җитә ана булуга?! Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда!» – дигән юлларын һәрберебез яхшы хәтерли. Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган якты бәйрәм – Әниләр көне нәкъ менә аларга булган хөрмәтебезне, яратуыбызны, аларны олылавыбызны белдерү өчен тагын бер мөмкинлек бирә. 
Әлеге бәйрәмне билгеләп үтү күркәм традициягә әйләнде. Ул – балаларның әниләренә булган мәхәббәтен белдерү генә түгел, ә җәмгыять тормышында аналарның тоткан урынын, дәүләтебезне, әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга керткән хезмәтләрен тану да. 
Әни – тормышын башыннан алып ахырынача балаларына багышлаган бердәнбер кеше. Безгә ничә яшь булуга карамастан, нәкъ менә алар уңышларыбызга иң нык сөенүче, баласының тормыш юлындагы һәр адымы өчен чын күңелдән борчылучы да. Һәр әни баласының акыллы, укымышлы, уңышлы булуын тели. Без бүген үз балаларын гына түгел, тәрбиягә алып, бала үстерүче әниләргә дә рәхмәт әйтәбез. Әни вазыйфасын районның иҗтимагый тормышы, хезмәт белән бергә уңышлы алып баручы хатын-кызларыбызга хөрмәт белдерәбез. Ветераннарыбыз һәм яшьлекләре сугыш елларына туры килгән апаларыбыз аеруча олылауга, кадерләүгә лаек. Кадерле әниләр! Бу бәйрәм көнендә безнең иң җылы теләкләребезне кабул итеп алыгыз. Чын күңелдән сезгә озын гомер, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телим. Гаиләләрегездә һәрчак мәхәббәт һәм аңлашу яшәсен, киләсе көнгә ышаныч булсын, бөтен уй-хыялларыгыз чынга ашсын. 
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Опубликовано в Котлыйбыз!

Тәмәкенең организмга зур зыян салуы турында белмәгән кеше юктыр да инде ул. Әмма бу кадәресен...

Матбугат конференциясендә чыгыш ясаган Республика наркология диспансеры баш табибының медицина эшләре буенча урынбасары Резедә Хаева әйткәннәрне искә алсак, эш харап икән безнең. Ил күләмендә алганда, ел саен шушы тәмәке зәхмәтеннән 6 миллион кеше гомерен кисә. Һәм, миңа калса, иң куркынычы, шуның 600 меңе – тәмәке төтененнән. Ялгыш ишетмәдегез, әйе, тәмәке төтененнән. Димәк, ирем тәмәке тарта икән, аның төтенен иснәргә мәҗбүр булган миңа, көннәрдән бер көнне йә инфаркт, йә инсульт, булырга мөмкин икән. Саннарга гына күз төшереп алыйк: Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белешмәләреннән күренгәнчә, дөньядагы үлем-китемнәрнең 90 проценты үпкәдә барлыкка килгән яман шеш авыруыннан; 25 проценты – хроник бронхиттан; 25 проценты – ишемик йөрәк авыруыннан. Ә сәбәпчесе, әлбәттә инде, тәмәке.
Аңлашыла ки, тәмәке төтенендә никотин булу организмны аңа көне-сәгате белән ияләштерә дә куя. Никотин организмга эләгүгә үк, 15 секунттан соң, баш миенә барып җитә. Шуңа да тәмәкегә бик тиз күнегәсең. Ул бик тиз гадәткә әйләнә. Кеше тәмәкене ташлауның беренче 4 сәгатендә үзен начар хис итә: аның башы әйләнә, ул тиз кызып китә, аңа нидер җитми, ул үзен чирле кеше сыман тоя, көчле йөткерү башлана. Мондый хәлдә белгечкә күренергә кирәклеге көн кебек ачык. Наркология диспансеры каршында эшләүче өч кабинет тәмәкедән үзләре теләп баш тартучылар өчен көйләнгән. Диспансерның балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий: «Бездә бушлай консультация, авырулар карамагында – яхшы белгечләр», – дип, 2017 елда, 2013 ел белән чагыштырганда, тәмәке тартучыларның күләме 12 процентка кимүен дә әйтеп алды. «Тәмәкечеләр, тәмәке тартмаучылардан, 9 елга кимрәк яшиләр», – дип тә кисәтте ул.
Организмны әкренләп үтерә барган бу явызга каршы ниләр эшләнә соң? Бу сорауга җавапны Казан шәәһренең «Выбор» кисәтү үзәге белгече Луиза Хакимова бирде: «Әле күптән түгел генә без шәһәрнең бер уку йортында «Бер көн» дип аталган акция үткәрдек, – диде ул. – Яшь волонтерларыбыз яшьләргә тәмәке төтененең зыяны турында сөйләделәр. Укучыларга уку бинасы янында тәмәке тартырга ярамаганлыгы турында әйтелде. Интерактив тавыш бирүдә катнашкан егет һәм кызлар: «Гаиләдә тәмәке тартучы булуын теләмим», – дип белдерделәр. Бу яман гадәтнең нәтиҗәсе бик яман шул: тәмәке тарткан кешегә хәтта мактаулы «Виагра» да ярдәм итми. Тәмәкегә тотылган акча турында әйтеп торасы да юк. Исәпләп карагач, бу сан елына 36 мең сум тирәсе чыккан. Бер уйласаң, бик күп бит инде бу. Тәмәкене ташлау өчен ни кирәк? Әлбәттә инде, теләк... Теләк булмаса, файдасыз.

 

Опубликовано в Иминлек

Чәйне ничек дөрес итеп эчәләр соң? 

Кайнар чәй эчәргә ярамый. Ул тамакның лайлалы тышчасын, йоткылык һәм ашказанын ярсыта. Ашказаны-эчәк тракты авыруларына да китерергә мөмкин. 

Кайнар чәйне бал белән эчәргә кирәкми. Кайнар чәйгә кушылган балның бер файдалы

Фото һәм материал: https://vk.com/sabatannargroup 

Опубликовано в Сәламәтлек саклау

Яраткан җырчыбыз, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, арабыздан вакытсыз киткән Хәния Фәрхинең кызлары Алия Гәрәева һәм Алсу Валик әниләре турында үзләренең хатирәләре белән уртаклаша.

Алсу истәлекләре: «Әнием мине 35 яшендә тапкан. 1995 елның 24 декабре ул. Ә моннан нәкъ бер ел элек – 1994 елның 24 декабре көнне әти белән әни язылышкан булган. Әле сәгате дә туры килеп тора бит: аларның язылышу тантанасы көндезге өченче яртыда узган, мин дә шул сәгатьләрдә туганмын.
Без ул вакытта Чаллыда яши идек әле. Әти белән әни гастрольләргә киткәндә, без Алия апам белән калабыз. Хәтерлим: әни кайтышка һәрвакыт ниндидер сюрпризлар әзерләп куя идек: рәсем яки открытка, ниндидер кул эше була иде ул.
Мин икенче сыйныфта укыганда без инде Казанга күчендек.



Әни безнең белән уйнарга ярата иде. Ике катлы өебез буйлап дөбер-шатыр куышабыз, качыш уйныйбыз, көләбез, шаярышабыз. «Өйне җимерәсез бит», – ди әти.
Кыш көне исә иң яраткан эшебез – тимераякта шуу. Әни дә бик ярата иде тимераякта шуарга. Әти безнең өчен ишегалдына боз катыра иде хәтта. Тагын бер шөгылебез – чаңгыда йөрү. Без урманга якын гына яшибез, әнинең буш вакыты булды исә, гаиләбез белән чаңгыга чыга торган идек. Яхшы шуа иде ул, текә таулардан да выжылдатып кына шуып төшәр иде.
Бергә киноларга да еш йөрдек. Әни безнең белән кинога йөрергә бик ярата иде.
Мин укыган мәктәп безнең ишегалдында гына иде. Һәркөн иртән, әнием мине тәрәзәдән карап озатып кала һәм... тәрәзәне ачып, бөтен ишегалдына: «Кызым, әйбәт билгеләр алып кайт, яме!» – дип кычкыра. Ә мин шулкадәр оялам! «Әни, ник бөтен урамга кычкырасың инде?» – дип ачуланам үзен...



Һәр туган көнебездә әти белән әни зур бәйрәм оештыралар иде. Без әле балалар бакчасына йөргәндә – бөтен төркемебез белән, мәктәптә укыганда бөтен классыбыз белән кунакка чакыралар. Җыйнаулашып, батут үзәгенә батутта сикерергә барабыз. Әни дә рәхәтләнеп безнең белән күңел ача, безнең дусларны үз баласыдай якын итә, ярата иде.
Гомумән, безнең әни бик миһербанлы, йомшак бәгырьле кеше иде. Ул безне беркайчан да ачуланмады. Беркайчан да! Аның белән рәхәтләнеп сөйләшеп була, киңәшләшеп була иде. Нәрсә генә эшләсәк тә, ул безне аңлый торган иде. Хәер, без үзебез дә ул ачуланырлык эшләр эшләмәскә тырыштык».



Алия истәлекләре: «Мин – әниемнең олы кызы. Ул мине кечкенәдән үк үзе белән гастрольләргә йөртте. Ә бөтенләй дә кечкенә булганда мин картыйда (без дәү әнине картый дип йөрттек) калдыра торган иде. Ә минем әнидән бер дә каласым килми, елыйм. Әни гастрольләргә иртә таңнан чыгып китәсе булса: «Киткәндә мине уят», – дим. Ә ул уятырга кызгана, елый-елый китә икән. Юлга көндезге якта кузгаласылары булса, әнине җибәрмәс өчен, инде мин елыйм. Шуңа да әни тынычлап чыгып китә алсын өчен, картыем мине хәйләләп, урманга җиләк җыярга, болынга, дусларына – кая да булса алып китеп тора. Без кайтканда инде әни киткән була.



Бераз үскәч, әни мине сәхнәгә алып чыга башлады. «Әти, кайт!», «Балан», «Мин сине яратам» җырын җырлыйбыз. Мәктәптә укыганда инде әни белән гастрольләргә бара алмыйм, күрше апа белән калып торам. Һәм сәгатьләрне санап, әнинең кайтканын көтәм.
Аның кайтуы зур бәйрәм була торган иде. Ул дөнья кадәр күчтәнәч, бүләк төяп кайта. Кассеталы магнитофон дусларым арасында иң беренче миндә булды. Барби курчагы да. Аннары... әни миңа чемодан тутырып матур күлмәкләр алып кайта.



Башлангычта укыганда минем язуым бик начар иде. Кайбер хәрефләр бөтенләй дә килеп чыкмый. Матур язарга мине әни өйрәтте. Һәр хәрефне икешәр, өчәр бит язып чыгабыз. Әни сабыр гына кулымнан тотып яздыра. Безнең менә хәзер балалар белән бергә дәрес әзерләргә сабырлык җитми, кычкырып та куясың, ярсыйсың да. Ә әни мине беркайчан да ачуланмый, кычкырмый. Минем белән диктанталар яза, шигырьләр ятлаша. Өй эшенә шигырь яки инша язарга кушсалар, иң матур шигырь, иң матур инша минеке була торган иде. Чөнки аларны миңа әни языша.
Чаллыга күченгәч, инде минем укуым белән әти шөгыльләнде.



Нинди генә хәлләр булмасын, әни гел йомшак күңелле булып калды. Ул мине аңлый иде. Шаярсак та, шуклансак та, ачуланмады. Мин үзем дә әти белән әнине борчырга курка идем. Үземне аларга лаеклы тотарга кирәген белдем. Аларның йөзенә кызыллык китермәскә тырыштым. Мин бит үзем генә үстем дисәм дә була, ирекле идем, артымнан күзәтүче кеше юк. Әмма мәктәптә укыгандамы, институттамы, мин әти белән әнигә авырлык китерүдән курыктым. Аларның мине ничек яратканнарын, әнинең мине ничек яратканын белә идем. Аларның яратулары минем өчен бик кыйммәтле, һәм мин аны сакларга тырыша идем.
Үсә төшкәч, әни мине сәхнәдә күрергә теләде. «Әйдә, кызым, бергә җырлыйбыз», – ди. Ә минем сәхнәгә чыгу теләгем юк, кеше алдына чыгып җырларга яратмый идем. Җырчы тормышының никадәр авыр булуын белеп үстем бит. Әнинең язмышын күреп, үземә андый язмыш теләми идем. Алай да юбилей концертларында әни белән бергәләп җырладык әле без.



Хәзер, әниебез китеп баргач, аның юлын дәвам итүне үземнең бурычым саныйм. Әниебезнең җырлары ярты юлда өзелеп калырга, онытылырга тиеш түгел».

Фото һәм материал: http://almet-rt.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/bez-khniya-kyzlary

 

Опубликовано в Мәдәният

Моның өчен бәрәңге, каймак, су, сыр, яшел тәмләткеч, суган, тоз, борыч кирәк.

Каймак белән суны бертигез күләмдә алып, яхшылап болгатабыз.

Суганны боҗралап, бәрәңгене юка гына телемнәргә турыйбыз. Майлы табага суган белән бәрәңгене катламлап салабыз. Һәр катлам өстенә тоз сибәбез. Иң өскә каймаклы катнашманы агызып, вак итеп туралган яшел тәмләткеч сибәбез. 

45-50 минут пешкәч, өстенә уылган сыр сибеп, тагын 15 минут газ мичендә тотып алабыз.

Опубликовано в Сәламәтлек саклау

Сегодня 23.01.18

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Ноябрь 2017 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30      

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

RSS