$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Самое читаемое

Контакты

 

Филиал АО «ТАТМЕДИА» - Газета.

Адрес редакции:
423350, Республика Татарстан,
Сармановский район,
с.Сарманово, ул.Ленина, дом 17.
2-40-31 - директор
2-57-76 - отдел рекламы
2-42-33 - ответственный секретарь, корреспонденты
2-42-35 - бухгалтерия (факс)
Эл.адрес: sarmangazetam11@mail.ru

Издатель: АО "ТАТМЕДИА"
420066, г.Казань,
ул.Академическая, 2.

Татмедиа
События
ИА Татар-информ

Бүген Сарманның "Кояшкай" балалар бакчасы төп мәйданчыгында "Авыл тәрбиячесе-2017" бәйгесе узды. Бәйгедә 10 авыл тәрбиячесе төрле яклап үзләренең белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Бәйгенең җиңүчесе итеп Рангазар балалар бакчасы тәрбиячесе Ильмира Хөснуллина танылды. Икенче-өченче урыннарны Шәрләрәмә балалар бакчасы тәрбиячесе Эльмира Гатиятуллина һәм Сарысаз Тәкермән балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Зарипова бүлештеләр. Калган тәрбиячеләр төрле номинацияләрдә җиңүче булдылар.

Опубликовано в Мәгариф

Вчера состоялось награждение победителей муниципального конкурса « Моя родословная», организованного музеем Великой Отечественной войны и краеведения совместно  с фондом «Тамырлар». Ученики Сармановской средней школы приняли активное участие в конкурсе, провели поисково-исследовательскую работу. В итоге Айназ Хазиев и Алия Фархутдинова (6 "В" класс), Илюс Хакимуллин (9 "А" класс) и  Рания Гильфанова( 4 "А" класс) заняли призовые места. 

Опубликовано в Конкурсы и акции

Бүген крестьян-фермер хуҗалыкларының район конференциясе узды. Анда катнашучылар алдында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең юридик мәсьәләләр буенча консультанты Айдар Гыйльметдинов, җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Айдар Нариманов, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Шәехов чыгыш ясап, узган елгы эшчәнлек турында сөйләделәр, фермерларга ярдәм төрләренә, аларга кагылышлы законнарга тукталдылар. Ахырда февральдә узачак республика конференциясенә делегатлар сайланды.

Конференция эшендә район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева катнашты һәм чыгыш ясады.

Опубликовано в Авыл хуҗалыгы

19-22 гыйнвар көннәрендә Мәскәүдә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең XVI съезды үтте. Аның эшендә РФ Хөкүмәте җитәкчесе, “Бердәм Россия” сәяси партиясе рәисе Дмитрий Медведев катнашты. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында төрле дәрәҗә депутатлар, укытучылар, мәдәният өлкәсе белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары бар иде. Партиянең Сарман районы җирле бүлекчәсенә караган Җәлил №6 беренчел оешмасы секретаре Лилия Шәймухамитова да әлеге сәяси вакыйганың шаһиты булды. Ул үзенең уй-кичерешләре белән уртаклашты.

Тулырак язма – газетабызның алдагы саннарында. 

Лилия Шәймухамитованың ВКонтакте челтәрендәге шәхси битеннән фотолар

Опубликовано в Җәмгыять

Ежегодно в школах Республики Татарстан проводятся парламентские уроки, с целью, помочь учащимся осмыслить сущность парламентаризма, углубить знания о роли и месте законодательной власти в РФ и РТ; содействовать развитию информационной, познавательной, коммуникативной и социальной компетентностей учеников; способствовать процессу формирования политической культуры и активной гражданской позиции учащихся. В этом году парламентские уроки пройдут на тему: «Татарстан-2030: мой вклад в будущее республики».

В связи с этим 26 января учителя истории и обществознания Сармановской средней школы Фарит Салихов и Рамиля Гильфанова в форме деловой игры провели познавательный, творческий парламентский урок, где роль главного эксперта был отведен гостю руководителю исполнительного комитета Сармановского сельского поселения Ильнуру Хасанову. 

На уроке состоялись «Парламентские слушания», в течение которых ребята в форме дебатов обсуждали насущные вопросы, касающиеся выборов, гражданской позиции нынешней молодежи и многое другое.

 

Опубликовано в Образование

23 январьда Россия ДОСААФ оешмасынын 90 еллыгы билгеләп үтелде.

Шул уңайдан Сарманның ДОСААФ оешмасында хәрби-патриотик айлык игълан ителде. Айлык кысаларына кергән чараларның берсе булып Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призына район мәктәпләре арасында оештырылган пневматик винтовкадан ату ярышлары узды.

24 январьда Сарман гимназиясе 13 мәктәптән килгән 32 укучыны ярышларга кабул итте. Киеренке ярышта шәхси беренчелектә Петровка Завод мәктәбеннән Илсаф Ганиев – беренче (тренеры – Дмитрий Иванов), Мортыштамак мәктәбеннән Наил Илдарханов – икенче (тренеры – Илдар  Хафизов), Петровка Завод мәктәбеннән Алмаз Садыйков өченче урыннарны алдылар. Команда беренчелегендә Петровка Завод мәктәбе җиңде, Иске Кәшер мәктәбе (тренер – Фәнүс Абдуллин) – икенче, Сарман гимназиясе (тренеры – Мансур Әскәров) өченче булдылар.

Җиңүчеләргә һәм командаларга Сарманның ДОСААФ оешмасы грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 

Опубликовано в Спорт

Сезгә йомырка рулеты рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- йомырка – 3 данә;

- майонез – 100 грамм;

- он – 2 чәй калагы;

- куркума – 1 чәй калагы;

- каты яки йомшак сыр – 100 грамм.

Йомыркаларны майонез, куркума һәм он белән болгатабыз. Табада коймак формасында (нечкә кирәк) кыздырабыз.

Коймакның эченә уылган сыр һәм майонез катнашмасы сөртәбез. Рулет итеп төрәбез, суытабыз, кисәкләргә турыйбыз.     

Барлыгы 30 минут вакыт кирәк.

Опубликовано в Җәмгыять

Первый Всероссийский музыкальный фестиваль-конкурс «Урсал тауда» имени Раиса Нагимова в Альметьевске собрал учеников и преподавателей музыкальных учебных заведений Татарстана, Удмуртии и Башкирии. Свои творческие способности показали 76 учащихся и 153 преподавателя. Конкурс проводился в номинациях «Юный исполнитель на баяне и аккордеоне», «Конкурс педагогического мастерства преподавателей» и «Конкурс методических разработок».

Памятный подарок получил один из победителей Всероссийского конкурса-фестиваля «Урсал тауда» Айнур Юзлибаев. В торжественной обстановке юному солисту трио гармонистов-тальянистов из поселка Джалиль вручили гармонь.
Инструмент из своей личной коллекции передал Айнуру советник генерального директора компании «Татнефть» Ардинат Нугайбеков. Айнур уже закончил обучение по классу баяна, освоил игру на гармошке и сейчас занимается кларнетом. 

Преподаватель музыки и руководитель ансамбля «Өмет» Рамзия Юзлибаева также стала победителем конкурса в номинации «Методические разработки». Ей вручили диплом и «Альметьевскую энциклопедию» от фонда «Рухият».

Телерадиокомпания "Альметьевск РТВ"

Фото: стоп-кадр

Опубликовано в Культура

...Узган гасырның 90нчы ел башларында Кече Пургада туып-үскән удмурт егете армиядән кайтканда хәбәрсез югалган дигән хәбәр Әгерҗегә дә яшен тизлегендә килеп ирешкән иде.

Ул чакларда базарда сату итүче удмурт түтәйләреннән солдат егетнең язмышы турында сораштырып торсам да, яхшы хәбәр ишетмәдем. Латвиядә ике ел хәрби бурычын үтәп кайтучы егет суга төшкәндәй юк булды. Әнисе, ике апасы кайлардан гына эзләмәгәннәр дә, кайларга гына язмаганнар, күрәзәчеләр бусагасын да күп таптаганнар. Беренче каналдагы “Жди меня“ тапшыруына да кат-кат хатлар юллаганнар. Әгерҗе халкы арасында да  танылган күрәзәче солдатның әнисе Лиза түтине: “Улың исән, әмма каты авырый. Кайчан да булса кайтачак“, – дип тынычландырырга тырышкан. Тик анага төпчек улы турында бернинди җылы хәбәр дә килми. 14 елдан сон туган ягында Владимир ВАХРУШЕВны үлгән дип таныйлар.

БАГУЧЫ ХАК ӘЙТКӘН БИТ

Багучыга барма, күңелеңә яра алма“ дисәләр дә, бу очракта теге күрәзәче карчыкның сүзләре дөреслеккә туры килә бит. Володя исән!

... Солдат поездда туган якларына кайтканда, аны ерткычларча кыйнап, документларын алып бер сарайга кертеп ташлыйлар.  Егет аңына килгәндә үзенең кем, кайдан, якыннары кемнәр  икәнлеген хәтерләми. Ул кайда? Ничек монда килеп эләккән? Әйтерсең лә, моңарчы аның шәхси тормышы булмаган. Башында мең төрле сорау, әмма берсенә дә җавап табалмый. Без еш кына мондый җанөшеткеч хәлләр кинода гына була дип уйлыйбыз. Чынлыкта удмурт егете дә нәкъ менә шундый ифрат авыр хәлдә кала. Күз күрмәгән якларда япа-ялгыз, хәтта исем-фамилияңне дә хәтерләмәгән килеш, бернинди документсыз калып кара әле! Кемгә барып бәрелергә, кемнән ярдәм сорарга? Кая барганын да белмичә юл тотканда Володя зур гына бер абхаз авылына барып чыга. Урамда өсте-башы таушалган таныш булмаган егетне күреп, аның кем булуы белән кызыксынсалар да, бер генә сорауларына да җавап бирә алмый ул. Бер абхаз аяныч хәлгә төшкән егетне үз йортына алып керә. Володя шунда яшәп кала. Әмма ул бит исемен дә, милләтен дә хәтерләми. Абхазиядәге яңа гаиләсендә аны Виталий дип йөртә башлыйлар. Гаилә башлыгы аны үз энесе кебек якын итә. Володя-Витя авыл халкына төрле эшләрдә булыша, сүз тыңлаучан, кулыннан эш килә торган егетне абхаз халкы бик тиз үз итә.

ЯЗМЫШ СЫНДЫРЫП СЫНЫЙ

Менә шулай ел артыннан ел уза. Удмурт егете 90нчы елларда Абхазия-Грузия бәрелешләрен дә үз күзләре белән күрә. Ул яшәгән Түбән Эшера авылы аша фронт линиясе уза, аның күз алдында йортлар шартлый, мәетләр аунап ята. Сугышлар бераз тынгач, авылда йортларны торгызу эшләре башлана. Шул эшләр барышында егетне ток суга. Бик авыр хәлдә ята удмурт егете хастаханәдә. Табиблар аның исән калуына да шикләнәләр. Үлем белән яшәү арасында көрәшкән егет көч-хәл белән яңадан йөрергә өйрәнә.

Ий, язмыш, адәм баласын нигә шулкадәр сындырып сыныйсың икән син?! Дистә елдан артык чит җирләрдә үзенең кем икәнлеген дә белмичә яшәүче егетне алда тагын бәхетсезлек көтә. Ул юлда авариягә очрый. Алты ай дәвамында хастаханәдә ятканда башына нинди генә уйлар килмәде икән аның?! Чү... Нәрсә бу? Егет үзе дә аптырашта. 24 (!) елдан соң иң беренче ике апасы булуы, үзенең удмурт егете икәнлеге исенә төшә башлый. Ул бит Удмуртиядән! Бераздан әнисе, туган авылы Кече Пурга урамнары күз алдына килә башлый. Хәтта өй телефоны номеры да исенә төшә. Егет бу турыда беркемгә дә сөйләми. Телефоннан апасына шалтыраткач, хәтеренең бераз кайтуына үзе дә ныклап ышана башлый.

Төн йокыларым качты. Болар барысы да матур төш кебек тоелды. Качып кына елап та ала идем. Кече Пургадагы апам белән телефоннан сөйләшкәч кенә Абхазиядәге якыннарыма бу турыда сөйләдем. Шатлыктан алар белән кочаклашып еладык. 24 ел бернинди документсыз яшәгәч, мин ялгызым гына олы юлга чыга алмадым. Якыннарым мине алырга килделәр. Шулай итеп, менә мин туган ягымда!

Боларны Владимир Вахрушев туган ягына кайтып, тугыз айдан соң аңа Россия гражданины паспорты тапшыру тантанасында журналистлар белән очрашуда сөйләде.

Рәсми рәвештә үлгән тамгасы тагылса да, 24 ел буе газиз улының исәнлегенә өметен өзмәгән, аның кайтуын көткән әнисе генә әллә инде улы табылу шатлыгыннан каты авырып китә. Хәзер Лиза түти инсульттан соң тернәкләнеп килә. Ана улының еллар узгач яшьлек мәхәббәте белән кавышып, гаилә тормышын башлавына да сөенеп туялмый.

МӘХӘББӘТ ТАРИХЫ

...Володя белән Рита арасында мәхәббәт хисләре туксанынчы елларда кабына. Әмма араларына ниндидер кара мәче керә дә, егет армиягә киткәч аралашулар өзелә.

Володяның хәбәрсез югалуы бөтен авылны тетрәндерде инде ул елларда. Мин дә якыннарыннан гел сораштырып тордым, ул армиядән кайткач хисләребез яңадан яңарыр кебек тоела иде, – дип искә ала Рита.

Кыз, кияүгә чыгып, ике бала таба. Әмма гаилә тормышы барып чыкмый, ире белән аерылыша.

– Менә шулай канатларым каерылган авыр көннәр кичергәндә танышларым Володяның кайтуын, алардан телефонымны сорап алуын әйткәч, өнсез-телсез калдым, ышанмадым. Ник минем белән шулай шаяртасыз дип ачуланып-үпкәләп тә алдым бугай әле. Берничә көннән үзе шалтыраткач та саташам дип уйладым. Бик матур гына яшәп киттек. Йорт эшләренә бик оста, әле менә мунча төзеп куйды, – ди Рита, сөенеп.

Тормышта могҗизалар булмый, диләр. Әмма Владимир Вахрушевның авариягә очрап, чирек гасырга якын вакыттан соң хәтере кайтуы, туган ягында якыннары белән очрашуы, 44 яшендә яшьлек мәхәббәте белән кавышуы могҗиза түгелмени?!

Р.S. Әле шушы көннәрдә генә Владимир белән Рита Мәскәүдә “Россия -1“ каналындагы “Туры эфир“ тапшыруында катнашканнар. Биредә удмурт егетенең гомерен саклап, дистә еллар үз туганнары кебек күреп, гаиләләрендә тоткан абхаз гаиләсе белән җылы очрашу да булган. Киләчәктә ерак араларны якынайтып, ике гаилә арасында кунакка йөрешүләр дәвам итәр әле.    

Рәмзия ЗАРИПОВА, Әгерҗе шәһәре.

Әгерҗе хәбәрләре

Опубликовано в Җәмгыять

Сарман районы Рантамак авылында туып-үскән Бөек Ватан сугышы ветераны Тимергали Миннебай улы Вахитов кичә, 25 январьда, 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне юбилярны котларга район, авыл җирлеге җитәкчелеге, туганнары җыелган иде. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты тапшырылды, матур теләкләр җиткерелде.

Тимергали ага тормыш иптәше Даимә апа белән өч кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә 7 оныгы, 8 оныкчыгы куанычы белән яши. Аңа ныклы сәламәтлек, якыннарының игелеген күреп, гомер итүен теләп калабыз.

Опубликовано в Котлыйбыз!
<< Первая < Предыдущая 1 2 Следующая > Последняя >>
Страница 1 из 2

Сегодня 25.02.18

Поздравляем

Смотреть все новости

Мы в контакте

 

Архив

« Январь 2017 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
            1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31          

© 2011 - 2018. САРМАН . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа». 

Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»

Политика о персональных данных
RSS